16+

«Париксыз сәхнәгә чыкмыйм, өзегез концертны!»

Олыязның чәче коела башлады. Нәкъ уртадан. Чаңгыда шуу трамплинын хәтерләтә.

«Париксыз сәхнәгә чыкмыйм, өзегез концертны!»

Олыязның чәче коела башлады. Нәкъ уртадан. Чаңгыда шуу трамплинын хәтерләтә.

Башның урта өлеше көзге сымак яктырып, ялтырап тора. Ашыгырга кирәк! Авыруны вакытында кисәтү мөһим!

Каяндыр кул астына бер игълан килеп керде. Ниндидер бер гәҗиттә.  Әйтерсең бу гәҗитләрне бары тик игълан бастырыр өчен генә чыгаралар. “Чәче коелганны  - чәчле итәм. Яшенә, эшенә карамыйча. Доктор Фуат.” - дип язылган иде анда. Фуатны ул башта доктор Фауст дип укыды. Коты очты!

Олыяз, көзгегә карый-карый, бәхетле елмайды. Көләч чырае белән бергә абзыйның пеләше дә елмайгандай тоелды. Артист  кешегә һич кенә дә пеләшләнеп йөрергә ярамый, чөнки аның сәхнәгә, халык алдына чыгасы бар. Ә залда күбесенчә яшь, чибәр туташлар, гүзәл ханымнар утыра, алар каршына пеләш башыңны ялтыратып чыгу хәтәр! Эстетика, этика дигән  төшенчәләр бар, онытмыйк...

Китте! Адрес бар. Шулай да ерак. Казан каласының икенче башында, Дәрвишләр бистәсендә. Бара-бара башы гына түгел, автобусның күн утыргычына тиклем пеләшләнеп чыкты.

Каядыр җир астында, подвалда булып чыкты доктор Фуатның кабинеты. Бер якта – грот (мәгарә) бар, анда - музыка,  яшьләр, икенче якта - кабинет, сәламәтлек җәгъни, карт доктор.

Керде! Ах итте! Доктор Фуат та шул хәлдә икән бит! Башында чәче юк, ул да  пеләш. Чыгып китәргә уйлаган иде, тик кире уйлады. Түләнгән чөнки. Алдан түләргә өлгергән иде, онлайн аша.

Артист доктор каршына килеп утырды. Тегесе үзе турында сөйләде. Кайчандыр хастаханәдә хирург булып эшләгән, хәзер шәхси бизнес ачкан. Чәчсезләрне чәчле итә җәнәмәсе.
- Тыңлыйм сезне? – дип йомшак кына эндәште доктор.
- Минем менә шул инде, иптәш духтыр, - диде Олыяз, башындагы түбәтәен салып, - чәч коела, пеләшләндем...
- Хәлемнән килсә, - дип көлде шулчак доктор. – мин үземнең чәчемне үстерер идем, синең каршыңда менә шул килеш утырмас идем...чәчсез...

-  Ә игълан?
-  Нәрсә булган игъланга?
-  Сез бит игълан биргәнсез гәҗиткә, дәвалыйм дип..
- Бирелә инде ул, яшәргә кирәк бит! - дип борынын сузды табип. – Мин сине беләм, артист бит син, мәзәк сөйләп, җыр җырлап йөргәнеңне беләбез, күрдек.. Бушка җырламыйсыңдыр бит син дә!

Җаны ярсыган артист Олыяз инде чыгып китәргә дә уйлаган иде. Тик тукталып калды. Түләнгән чөнки...

- Мин җырлыйм, ие, мәзәкләр дә сөйлим, бушка җырламыйм, ие, ләкин мин бит аны эшләп алам, җырлап...
- Ярар, - дип елмайды доктор, - бик телеңә салынма, минем янда артистланырга кирәк түгел. Менә мин сиңа бер төрле  мазь биреп җибәрәм, шуны  иртә-кичен  сөртерсең...пеләшеңә...
-   Ярый, - дип баш какты Олыяз, - файдасы булыр микән суң?
-   Карарбыз, - диде доктор, - Бер айдан соң кабат килерсең...
-   Кабат түләпме?
-   Әлбәттә...

Өмете сүнмәде Олыязның.  Ай буе шул доктор биреп җибәргән флаконнан ачы исле сыекча тамызып, учы белән пеләшенә сөртте. Ышкый-ышкый. Ташлар иде, әмма дару өчен түләнгән. Исе дә, үзе дә зәһәр! Сылаганда әчеттереп, чеметтереп ала.Ике атнадан соң Олыязның башы бозыла башлады, пләш өсте кутырланып чыкты. Түзмәде! Икенче бер бәла килеп чыгудан куркып, пыяла савытны чүп чиләгенә атты. Кычыту, әчетүләр акрынлап бетте, кутыр да югалды. Олыяз шуңа бик нык сөенде.

Өметен өзмәде. Икенче бер чәч докторына китте. Бу юлы аны бер депутат абзый алып барды, ул түләде. Концертлар биреп, шул депутатны мандатлы иткән иде ул. Бу юлы аны чәчле доктор кабул итте. Яңа технологияләр белән эш итәбез диеп, Олыязның дәү башын әллә нинди аппараталар эчен тыгып тикшерттерде. Алай карады, болай карады. Соңыннан доктор, юк, булмый, өмет юк, дип депутатка карап, башын чайкады. Депутат тагын бер тапкыр каратты. Үзе түләде чөнки. Ләкин артистның башыңда бер нинди чәч төпләре калмаган, аны үстерү, җәгъни күтәрү мөмкин хәл түгел иде.

“Абзый, юкка башың катырма, парик киеп кенә чык сәхнәгә!” – дигән киңәш бирделәр аңа акыллы коллегалары. Олыяз, сөенеп, үзенә ярашлы бер парик сатып алды. Яратып киде. Чөнки түләнгән. Бер чыкты, ике чыкты, халык аны парик дип белмәде. Ләкин анысы да озак бизи алмады Олыязның дәү башын. Концерт алдыннан гына  югалды ул, табалмадылар. Кая китеп олакканын беркем дә белми. Шуңар охшашлы парикны хәтта  күрүчеләр дә булган ди урамда! Кемдер киеп киткән, дип тә сөйләнделәр! Әллә инде үз аягы белән атлап киткән? Әйе,  була андый хәлләр дә,  дөнья булгач!
- Юк, париксыз сәхнәгә чыкмыйм, өзегез концертны!” – дип кычкырды шулчак Олыяз.
- Юк, берничек тә өзә алмыйбыз! – дип җавап бирде аңа администратор.- Түләнгән чөнки...админстрация түләгән!

Ахир
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

3

4

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading