16+

"Полиция хезмәткәрләренә 3000 сум штраф түлим", - ди бакчачы эшмәкәр

Укудан кайтканда Чехов базары аша узарга туры килә. Шунда сатучы әби-апалар, алма ал, кызым, дип кала. Кайчак, кызыгып, өч-биш алма, бакча грушасы алгалыйм.

"Полиция хезмәткәрләренә 3000 сум штраф түлим", - ди бакчачы эшмәкәр

Укудан кайтканда Чехов базары аша узарга туры килә. Шунда сатучы әби-апалар, алма ал, кызым, дип кала. Кайчак, кызыгып, өч-биш алма, бакча грушасы алгалыйм.

Сатучылар гел үзгәреп тора, Елена апа гына гел шунда.
- Гел монда сатасыз, ахрысы? - дип сүз каттым беркөнне аңа.
- Әйе, җәен - җиләк-җимеш, көз көне алма сатам. Төп эш урыным шушы минем, - ди ул.
Елена апа инде биш ел дәвамында Чехов базары янында яшәүчеләрне җиләк-җимешләр белән сыйлап тора икән. 99нчы елдан башлап эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Бирегә килгәнче 12 ел Колхоз базарында сату иткән. Яшь чакта заводта эшләгән, бухгалтер, сатучы һөнәрләрендә дә сыналган.

- Иртәнге биш-алтылар тирәсендә килеп басам. Аллага шөкер, улым бар, ул миңа товарны алып килергә, бушатырга ярдәм итә. Аннан соң, бөтен әйбер дә сатылып бетми бит - кире төяп кайтып китәргә дә кирәк.

- Бу сый-нигъмәтләр үзегезнекеме? Кайдан аласыз?
- Казан артында 16 сутый җирем бар. 1991 елда биргәннәр иде. Шул вакытта бакчачылык белән шөгыльләнә башладым. Хәзер анда нәрсә генә үсми: биш-алты төрле алма, кара миләш, сырганак, гөлҗимеш, балан...
Хәзер Елена апага 57 яшь. Әле сату эшеннән китәргә җыенмый. Мин килгән көнне өстән коеп яңгыр ява иде, сукранганын зарланганын ишетмәдем.
- Салкын көннәрне дә эшлисез икән.
- Җылы итеп киенәсең дә бернәрсәсе дә юк аның. Менә зур кулчатырым астында яңгырдан да сакланам.
- Полиция хезмәткәрләре бәйләнмиме соң?
- Кая инде ул. Башта 1500 белән генә котыла идем, хәзер 3000 сум штраф түлим.
- Штрафлар түләп бөлгенлеккә төшмисезме соң?
- Юк, аннан гына хәерчеләнмим (көлә). Яшәргә җитә.
- Даими сатып алучыларыгыз бармы?
- Бар. Муеннан! Мондагылар гел миннән ала. Кайсы алма төчерәк, кайсысы баллы икәнен миннән яхшырак беләләр.
Без сөйләшкән арада гына да Елена апа 600 сумлык алма сатып җибәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading