Бүген безнең эш көне кунак каршылаудан башланды.
Кунакның да ниндие бит эле - Рабит әфәнде Батулла! Татар телендәге "алама" сүзләр, татар матбугаты "теле", татар теленең бүгенге хәле турында сөйләшеп, киңәшләшеп, бәхәсләшеп, шул исәптән, "Шәһри Казан" газетасына күзәтү ясап, вакыт үткәнне сизми дә калганбыз. Очрашуда Рабит әфәнде гаиләсе, иҗатына багышланган экзсклюзив (бу сүзнең татарчасын сорарга онытканбыз) яңалыклары белән дә уртаклашты. Бүген күпләр яратып фильмын караган "Ак чәчәкләр" әсәре турында үз сүзен әйтте Батулла. Алар хакында видеодан карагыз.
Комментарийлар