16+

Резеда Бикбулатова: «Брендлы костюмнар, кофталарны киеп карап, шуларга охшатып бәйләргә өйрәндем»

Резеда Бикбулатова (Мифтахова) Арча районында әле яңа кеше. Гомеренең күп өлешен Мәскәүдә уздырган. Шунда эшләгән, балалар үстергән. Әти-әниләре Арчага күченеп кайтканнан соң, терәк, иптәш булыйк дип, алар да, йорт салып, Казан артына күченгәннәр. Кайда гына яшәмәсен, эшләмәсен, Резеда ханым яраткан шөгыленнән аерылмый.

Резеда Бикбулатова: «Брендлы костюмнар, кофталарны киеп карап, шуларга охшатып бәйләргә өйрәндем»

Резеда Бикбулатова (Мифтахова) Арча районында әле яңа кеше. Гомеренең күп өлешен Мәскәүдә уздырган. Шунда эшләгән, балалар үстергән. Әти-әниләре Арчага күченеп кайтканнан соң, терәк, иптәш булыйк дип, алар да, йорт салып, Казан артына күченгәннәр. Кайда гына яшәмәсен, эшләмәсен, Резеда ханым яраткан шөгыленнән аерылмый.


- Кул эшләре - тормышымның аерылгысыз өлешедер. Чигүме ул, бәйләүме - аермасы юк. Мәскәүдә яшәгәндә, хезмәттәшләремнең ирләре чит илгә командировкага йөриләр һәм ул чорларда бик тә дефицит булган «Бурда» журналларын алып кайталар иде. Мин шулардан карап, аларга киемнәр бәйләп бирә торган идем. Беләсезме, бу акча эшлисе килү теләге генә дә түгел, нәкъ менә шулай итеп бәйлисе, булдырасы килү теләге иде. Аннан соң аерым кибетләрдә кыйммәт бәягә бәйләнгән брендлы костюмнар, кофталар сата башладылар. Монда да аз гына хәйләләргә туры килде. Кибеттә киемнәрне киеп фотога төшәбез дә, аннан соң үзебез нәкъ шулай итеп бәйлибез. Бу бит инде күпләп сату өчен түгел, үзең өчен генә, шулай булгач, гаеп булмагандыр. Әйткәнемчә, чигәргә дә яратам. Әнием дә чигүче, - дип сөйләде үзенең яраткан шөгыле турында әңгәмәдәшем.
Кеше затлы әйбергә акчасын кызганмый, дигән фикердә ул.

- Бу әйбер аңарда гына булачак, аның гәүдә төзелешенә туры китереп эшләнә, шуңа күрә һичшиксез килешәчәк, - ди ул. - Хәтта җеп алып, гап-гади оекбаш кына бәйләп сатсаң да, акча эшләргә була. Шунысын да истән чыгармыйк: кул эшләре белән шөгыльләнү кешенең үзе өчен әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Ә инде шуның өчен акча да түлиләр икән, нигә бәйләмәскә, чикмәскә? Арчага күченгәннән соң, үзем белгәннәрне башкалар белән дә уртаклашу теләгеннән, кечкенә генә сату ноктасы ачтым. Киләчәктә хыялым - кул эшләре белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрү.



Резеда ханым белән сөйләшүдән соң, «Шәһри Казан» газетасы сайтында «Матурлык туганда» дигән бәйге башлап җибәргән идек. Бәйге иганәчесе дә ул булды. Безнең адреска 30га якын эш килде. Конкурсның шартлары буенча, соңга калып килгән эшләрне кабул итә алмадык, 23 кешенең эше конкурста катнашты. Җиңүчене тавыш бирү юлы нәтиҗәләре белән сайлап алдык. Менә алар:
1нче урын - Ләйсән Абдуллаева (55 930 тавыш)
2нче урын - Лилия Шәмсетдинова (45 928 тавыш)
3нче урын - Чулпан Галиева (44 747 тавыш)
Әлеге конкурс укучыларыбызга аеруча ошады. Катнашырга теләк белдерүчеләр дә бик күп. Көзгә таба, бер кат бакча эшләре беткәч, без аны кабат үткәрербез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading