16+

Рәшит Шамкай: «Гаиләбездә тәрбия көчле – мишәрчә»

- Эстрадада мин «Иң өлкәннәр» рәтенә кердем, яшем 70тән узды. Сәламәтлек тә бирешә. Инфаркт кичергәннән соң дару ашаудан өзелмим. Һәрвакыт тикшеренеп кенә торам. Табиблар да минем өчен үлә язып тора, мин - бик кирәкле кишер яфрагы икән, дим. Гаиләм дә, Аллага шөкер, бик яхшы карый. Ул яктан безнең тәрбиябез көчле...

- Эстрадада мин «Иң өлкәннәр» рәтенә кердем, яшем 70тән узды. Сәламәтлек тә бирешә. Инфаркт кичергәннән соң дару ашаудан өзелмим. Һәрвакыт тикшеренеп кенә торам. Табиблар да минем өчен үлә язып тора, мин - бик кирәкле кишер яфрагы икән, дим. Гаиләм дә, Аллага шөкер, бик яхшы карый. Ул яктан безнең тәрбиябез көчле - мишәрчә.
Ике оныгым бар: Әмир белән Адел. Бик тыйнак, тыныч балалар. Шәп укыйлар. Чиста татарча сөйләшәләр. Бу безнең гаиләдә төп мәсьәлә булып тора. Урыс телен яратмаудан түгел, ә туган телебезне, үзебезне яратканга күрә. Балаларым, оныкларым көн саен килеп йөриләр, кадеремне беләләр.

Пенсиям җитә. Җитмәсә, халыкка тузга-язмаган сөйләп, эшләп алам. Камал театрыннан киткәннән бирле шулай эшлим. Шул рәвешле балаларга, оныкларга фатир алдым. Үзем яшәгән өч бүлмәлесен театрда эшләгәндә хөкүмәт бирде. Кыскасы, бик рәхәт яшим, эчеп, тартып йөргән чаклар артта калды, хәзер бары тик сәламәтлекне кайгыртып, үз-үзем өчен борчылып яшәр вакыт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading