16+

Шәһәр чебеннәре маҗаралары: «Ачка үләбез икән»

Шәһәрнең өч чебене җиңел автомобиль эчендә авылга ияреп кайтты. Төтенгә-газга ияләнгән бу җан ияләре авылның саф һавасыннан исереп, берничә сәгать аңсыз ятты.

Шәһәр чебеннәре маҗаралары: «Ачка үләбез икән»

Шәһәрнең өч чебене җиңел автомобиль эчендә авылга ияреп кайтты. Төтенгә-газга ияләнгән бу җан ияләре авылның саф һавасыннан исереп, берничә сәгать аңсыз ятты.

Каратист кушаматлы яшь чебен алданрак айнып, иптәшләрен өнгә китерде.

– Тамак ачты монда, әйдәгез, сыер фермасындагы тирестә сыйланып килик, –диде ул.
Аркылыга-буйга сәгатьтән артык очтылар, ләкин ферманы да һәм андагы тиресне дә тапмадылар. Колхозның таратылганлыгына, терлекчелек фермасының сүтеп бетерелгәнлегенә биш былтыр гына түгел, утыз былтыр икәнлеген белми иде шул шәһәр чебеннәре.

– Ачка үләбез икән. Кайлардан гына кереп утырдык машина эченә, – дип еларга тотынды Яшелкәй чебен туташ. 
– Тынычлан. Кешеләрнең абзарларындагы сыер тиресе дә җитә безгә, – дип юатты аны өлкәнрәк Шәһәрский чебен.

Авылны урап чыккач, хәйран гаҗәпләнеп утырдылар. Ике йөзгә якын хуҗалыклы авылга нибары кырыкка якын сыер малын санап чыгардылар. 
– Әйттем бит, ачтан үләбез монда. Теге машинага кереп утырыйк, шәһәргә кузгалганнарын көтик, – дип, тагын еларга тотынды Яшелкәй.
– Елама! Башкалар авылда яши бит, без дә җаен табарбыз. Эшкә урнашырбыз, – диде Шәһәрский.
– Нинди эш? Авылда бер эш урынына ун кеше чират тора икән, дип ишеттем. Теләсә ни кылыгыз, мин кире шәһәргә китәм, – дип сулкылдады Яшелкәй. 

Ләкин, машиналы өйгә очкан чагында урамнан мотоблокта җилдереп барган гайрәтле Зәңгәр чебен егетенә гашыйк булды да куйды.
– Шәһәрский, син дөрес сөйлисең. Матур күренә бу авыл, китеп тормабыз, ахырысы. Кич җиткәч клубка чыгарбыз, – диде Яшелкәй. 
– Мин карт инде, клубка йөреп булмас. Әнә, Каратист белән чыгарсыз, – диде Шәһәрский.

Клубка керсәләр ни күрсеннәр, нибары дүрт кыз моңаешып утыра. Каратист авыл чибәре Мәтрүшкәне беренче күрүдә үк ошатты, Мәтрүшкә дә күңеле булып безелдәп алды. Тик бу авыл кызлары янына күрше авыл егетләре килеп йөри икән. Авыл егетләре, киресенчә, күрше авылга бара, ди. Мәтрүшкә күрше авыл егетеннән баш тарткан, “башканы сөям”, дигән. Әлеге сүздән соң күрше авыл егетләре Каратистны клуб артына чакырып дөмбәсләргә ниятләгән. Әмма безнең егет тегеләрнең дүртесен дүрт якка чәчеп ыргыткан. 

Ул кичтә Каратистка да шактый йодрык эләккән. Машиналарына утырып качкан күрше авыл егетләреннән түгел, ә авыл кызларыннан. “Хәзер алар куркып, безгә башка килми инде”, – дип, елый-елый төйгәннәр генә Каратистны. Чын егет, чын спортчы хатын-кызга гомерендә кул күтәрми, безнең Каратист та түзгән. Мәтрүшкә һәм тавышка урамнан йөгереп кергән Яшелкәй белән Зәңгәр яклап калмаса, тәмам имгәтәсе булганнар, билләһи. Мәхәббәт дигәннәре яшь чакларда шулай аңны томалый бит ул.

 Клубка ялгызлары гына чыгып киткән Каратист – Мәтрүшкәне, ә Яшелкәй Зәңгәрне ияртеп кайтып кергән. Капка төбендә ни күрсеннәр, Шәһәрский авылда ялгызы гына яшәүче Элпәкәй җаный белән кочаклашыплар ук утыра, ди. Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр, ди.

 Шәһәрдән ялгышып кына кайтып эләккән чебеннәр әнә шулай авылда бәхетләрен тапканнар, авыл чебеннәрен дә бәхетле иткәннәр. Бәхетле гаиләнең аның шәһәре яки авылы юк, сөйгәнең белән бергә булу кайда да бәхет. 
 
Фото: .freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading