16+

“Салават күпере” журналы “Олыларны олылыйк” бәйгесенә йомгак ясады

Өлкәннәр көнен "Салават күпере" журналы үзенчә билгеләп узды. Балалар журналы булып саналса да, журналның абунәчеләре күбесе дәү әти, дәү әниләр.

“Салават күпере” журналы “Олыларны олылыйк” бәйгесенә йомгак ясады

Өлкәннәр көнен "Салават күпере" журналы үзенчә билгеләп узды. Балалар журналы булып саналса да, журналның абунәчеләре күбесе дәү әти, дәү әниләр.

Журналны яздырып өлкән буын оныкларына бүләк ясый.

"Салават күпере" журналы еш кына хәйрия акцияләре уздыра. Бүген исә редакциядә "Олыларны олылыйк" бәйгесенә йомгак ясадылар.

- Июнь аенда балаларның иҗади мөмкинлекләрен активлаштыру, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан бәйге игълан иткән идек. Нәни укучыларыбыз үз кулы белән ясалган эшләнмәләр җибәрергә тиеш иде. Барлыгы 100дән артык хезмәт кабул ителде, - ди "Салават күпере"нең баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Җиңүчеләргә иҗат мөмкинлекләрен тагын да үстерер өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды. Казаннан Әлфия Кәримова, Юныс Салихов, Балтачтан Гайшә һәм Гомәр Камалиевлар, Кукмарадан Мәрьям Шәһабиеваның эшләре иң яхшылары дип табылды. Җиңүче Таисия Морозова татарча укый белмәсә дә, "Салават күпере"н алдыра икән.

- Яңа Савин районындагы 292нче рус-татар балалар бакчасында журналны күпләр алдыра. Татар телен белмәгәннәргә әсәрләрен тәрҗемә итәбез, еш кына балалар "Салават күперен" өйләренә алып кайтып укый. Басманы дәресләрдә дә ярдәмлек буларак кулланабыз, - ди Таисиянең тәрбиячесе Ильмира Идрисова. Иң төп җиңүче 10 яшьлек Зөлхиҗә Салихова исә бәйгегә "Алла" сүзе язылган тәлинкә ясап җибәргән.

- Мин җәй көне дәү әнием янына Азнакайга кунакка кайтам. Бизәкле тәлинкәне дә дәү әни белән бергә ясадык. "Салават күперен" яратып укыйбыз, - ди Зөлхиҗә.

Аның дәү әнисе Әминә апа дүрт оныгына да журналны яздыра икән. Зөлхиҗәнең дәү әнисе белән төшкән фотосы "Салават күпере" журналының беренче бит тышлыгын да бизәячәк.

Өлкәннәр көне уңаеннан декада барышында укучылардан кул эшләнмәләре, тәкъдимнәр, фикерләр кабул ителә. Аннары бу бүләкләрне, бәйгегә килгән кул эшләнмәләрен барысын да Арча картлар йортына тапшырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading