16+

«Сатлык җаннар – долларга, патриотлар сумга сатыла»

Тормышны үзгәртергә кирәк. Бүгеннән телевизорга утырып диван карый башлыйм. * * * Статистика нәтиҗәләре. Кешелекнең 96 проценты интернетсыз яши алмый, 4 проценты - телевизорсыз. Һәм нибары бер процент кына ашамыйча тора алмый. * * * Мәгълүмат диңгезендә дә белемсезлеккә тончыгып үләргә мөмкин. * * * Эшләргә теләгән кеше эшләү җаен...

Тормышны үзгәртергә кирәк. Бүгеннән телевизорга утырып диван карый башлыйм.
* * *
Статистика нәтиҗәләре. Кешелекнең 96 проценты интернетсыз яши алмый, 4 проценты - телевизорсыз. Һәм нибары бер процент кына ашамыйча тора алмый.
* * *
Мәгълүмат диңгезендә дә белемсезлеккә тончыгып үләргә мөмкин.
* * *
Эшләргә теләгән кеше эшләү җаен эзли, теләмәгән кеше - акланыр сәбәп.
* * *
Сатлык җаннар - долларга, патриотлар сумга сатыла.
* * *
Актерның төп вазифасы - тамашачыны буфет турында оныттыру.
* * *
Сатып алучының күзләре сатучы кулында.
* * *
Сәясәт җиңелгән урында сугыш башлана.
* * *
Акча артыннан куарга кирәкми, аңа каршы барырга кирәк.
* * *
Азчылык күбәйгән чор...
* * *
Ахмакларны Ходай яралта, ә интернет тигезли.
* * *
Дәүләтнең яңа программасы: «Һәрбер эткә - затлы хуҗа».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading