16+

Шәһәр кәефе: ялга кая барабыз?

Казанлылар быел кайсы тарафларга ял итәргә бара? Кайда ял бик “кесәгә сукмый” һәм кайчан арзангарак төшә, пандемиядән курыкмыйлар?

Шәһәр кәефе: ялга кая барабыз?

Казанлылар быел кайсы тарафларга ял итәргә бара? Кайда ял бик “кесәгә сукмый” һәм кайчан арзангарак төшә, пандемиядән курыкмыйлар?

Илнар Хөснуллин, журналист:
– Чит илләр турында уйлыйбыз инде уйлавын, ләкин быел коронавирус сәбәпле, еракка сәфәрләрне кичектереп торабыз. Җәйге ял-отпускада Зәй районындагы туган авылым Чыбыклыга әти-әни янына кайтабыз. Аллага шөкер, авыл белән тамырларым киселмәгән, кайтып йөрим. Туган як белән элемтәне, төп нигезне ничек тә сакларга кирәк аны. Туып-үскән йортын сатып җибәргән кешеләр соңыннан үкенә. Сәяхәт димәктән, Россиянең үзендә дә бай тарихлы урыннар күп бит.

Ирина Монина, баш мөхәррир:
– Ирем Валера белән Батуми шәһәрендә булган идек, хәзер Тбилисига барырга хыял бар. Грузия белән мөнәсәбәтләр катлаулырак торганлыктан, әлегә бу илгә сәяхәт ясарга шикләнебрәк тә куябыз. Грузия белән дуслык урнашсын иде, безне тарих һәм СССР дәверендәге уртак тормыш бәйли. Быелгы җәйдә машинада Азов диңгезенә барырбыз, мөгаен. Машинада сәяхәт иткәндә истәлекләр һәм мәгълүмат көчлерәк була.

Эльвира Мозаффар, журналист:
- Быелгы ялларда үзебезнең Татарстан белән якынан танышырга, күрергә исәп. Гадәттә чит илләргә чыгып чабабыз, аларның тарихын өйрәнәбез, ә үзебезнең туган җиргә игътибар һәм вакыт җитми дә кала. Ялларыбыз туган районнарыбыз – Яшел Үзән белән Кама Тамагы районнары арасында чабулап уза. Бу төбәкләрнең табигате бик матур. Татарстаныбызның берәр тарихи урынына машинада барып кайтырга ниятләп куйдык.

Алия Садыйкова, технолог:
– Ялдан эшкә чыктым гына әле. Туган районым Мамадышны аркылыга-буйга гиздем. Дусларым янына Балык Бистәсенә бардым, анда Чулман елгасы ярларында яланаяк йөрдем. Әниемә 55 яшь тулды, аның туган көнен билгеләп уздык. Мамадыш районындагы Кләвеш һәм Тәкәнеш авылларында кунакта булдым. Каен җиләген дә һәм җир җиләген дә җыйдым. Татар халык ризыкларын әзерләргә яратам, рәхәтләнеп, тәмле ашлар пешердем.

Роберт Шәрипов, инженер:
– Тауларны бик яратам. Быел ерак илләргә сәяхәткә барып булмас, тауларны үзебезнең Сочи шәһәренә яки Абхазия Республикасына барып карарга исәплим. Әлбәттә, гаилә белән бергәләшеп барабыз. Абхазиядәге тауларны, шарлавыкларны, күлләрне бик ошатып кайткан идем. Шарлавык янында басып тору сихри тәэсир итә, уңай энергия бирә. Абхазиядә Кара диңгез ярлары вак ташлы. Шул вак ташлардан яланаяк атлап баруымны күз алдына китерәм инде, хәтта.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading