16+

«Шәһри Казан»ның беренче мөхәррирендә кунакта булып кайттык

«Шәһри Казан» газетасы 19 май ир­тәсен үзенең «Беренче номерлы ветеран»ын Матбугат көне белән котлаудан башлады. Үзе генә дә түгел, ә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән бергәләп.

«Шәһри Казан»ның беренче мөхәррирендә кунакта булып кайттык

«Шәһри Казан» газетасы 19 май ир­тәсен үзенең «Беренче номерлы ветеран»ын Матбугат көне белән котлаудан башлады. Үзе генә дә түгел, ә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән бергәләп.

Хәлим Гайнуллин - «Шәһри Казан» газетасының беренче баш мөхәррире. Туксанынчы елларда нәкъ менә аның җитәкчелегендә газетабыз чыга башлады. Хәлим Абдулла улы белән Илдар Ирек улы туксанынчы елларда - илебездә үзгәрешләр чорында шул вакыйгаларның уртасында кайнаган шәхесләр. Шуңа да аларның искә алып сөйләшерлек уртак хатирәләре җитәрлек.

Дөрес, шунысы бар: бүген Хәлим ага каты авырудан соң тернәкләнү юлында. Әлегә ул бар уйлаганын-фикерләгәнен сүзләр белән әйтеп бетерә алмый. Аның аралашуы ишарәләр, баш кагулар, елмаю­лар аша.

Хәлим ага белән эшләгән чакларын редакциябезнең корректоры Рәзинә Мәрданова да искә алды. Рәзинә ханымны - әле генә диплом алган яшь кызны - моннан 25 ел элек нәкъ менә Хәлим ага эшкә алган.
- Эшкә шулкадәр җаваплы карый иде. Нинди генә тәҗрибәле журналистлар эшләмәсен, аларның язмаларын «сүтеп җыя» иде, - дип искә алды ул Хәлим ага турында. - Кычкырып ачуланмый, бик сабыр, җайлы итеп эшли белә иде.

- Журналистларның язмаларын кызыл кара белән төзәтә иде. Анысы миннән күчкән гадәттер инде, мин укытучы бит, гомерем буе мәктәптә эшләдем, - дип сүзгә кушыла Хәлим аганың тормыш иптәше Фәнисә ханым. Хәзер ул, мәктәпне калдырып, бар вакытын ирен тәрбияләүгә багышлаган.

Туксанынчы еллар «Шәһри Казан»ы Татарстанның милли җанлы шәхесләрен үзенә тартып торган бер мәркәз була белде. Шушы «казан»ны җай гына кайната, ташытмыйча тоту өчен, Хәлим ага кебек тәҗрибәле, сабыр җитәкче кирәк иде ул чакта.

Илдар Ирек улы Хәлим ага белән бергәләп туксанынчы еллардагы актив иҗтимагый тормыш, газета-журналлар чыгару мәшәкатьләре һәм аның «тәме» турында сөйләштеләр. Хәлим ага, баш кагып һәм елмаеп, Татарстаныбызның һәм бөтен татар тормышы өчен җан атып йөргән депутатка уңышлар теләде.
Ә без Хәлим ага Гайнуллинга сәламәтлек һәм озын бәрәкәтле гомер телибез.

Фотода сулдан уңга: Хәлим Гайнуллин, Рәзинә Мәрданова, Илдар Гыйльметдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading