16+

«Синең кебек аркамны тырнап кайтардылар!» (юмореска)

Йортлардагы утларны тикшерергә җибәрделәр. Индус – районның баш электригы.

«Синең кебек аркамны тырнап кайтардылар!» (юмореска)

Йортлардагы утларны тикшерергә җибәрделәр. Индус – районның баш электригы.

Индусның хәле мөшкел иде.
Каян гына килеп кергәндер инде!
Җибәрәләр шул, сорап тормыйлар!

Электрикаларны, електрикалар дип атыйлар авылларда. Өч кешелек бригада белән Бортас авылына килеп төштеләр. Өч урамны өчесенә бүлеп, ут счетчикларын карап йөрделәр. Индус Бортас авылының алгы урамында Махирәләрнең утларын тикшерергә дип кергән иде, шуннан тиз генә чыга алмады. Кунакчыл хуҗабикә Индусны  зурлап табын артына чакырды. Абзый рәхәтләнде, Маһирә куе итеп чәй ясаган арада, рәттән өч рюмка әче су кабып, рәттән ике тавык ботын ботарларга өлгерде.

Аннан өченчесе, аннан инде дүртенчесе дә китте...

Бригада егетләре, йорттан-йортка йөргән арада, баш е(э)лектрик үз эшен бетереп куйган иде инде. Әйе, сөю-сөешү өчен күп вакыт кирәкми, кайвакыт биш-ун минут та җитә. Әле шул арада Маһирә, йомшак ятакта, җылы юрган астында төренеп  ятканда ничек итеп тол калганын һәм ялгызы гына бер бала, ягъни бер кыз үстереп ятканын сөйләргә дә өлгерде.

Ковидтан, дөресрәге, йөрәк параличыннан җан тәслим кылган мәрхүм ире. Ә Маһирә әле яшь, күркәм, дәртле, аста да, өстә дә алтын тешләре балкып тора. Ике институт тәмамлаган, китапхәнәдә эшли, китап өләшә. Белемле бик, укымышлы. Әле ул шунда халык санын алу  мәсьәләсен (янәсе, узган санауда татарларны бик нык киметеп күрсәткәннәр!) күтәрергә җыенган иде, ләкин Индус аны, вакыт юк, дип бик тиз туктатты...

Әйе, ввыл җирлегендә булгалый андыйлар, алар янына гел шулай кереп, кергәләп йөриләр. Зыянсыз алар андый ханымнар. Бу юлы да ул  яңа танышын: “Онытып бетермә, җаным, кереп йөре, җәме!” – дип баш електрикны елмаеп озатып калды...

  Һай!
  Бар да әйбәт!
  Бар да күркәм!
 Тик!
  Үтереп аркасы сызлый башлады Индусның!

Икенче бер йортка кергәч, хуҗага сиздермичә генә, киемнәрен салып, көзгедән аркасына бакты. Караса, аркасында – тирән тырнак эзләре ярылып ята! Кайбер урыннарында канланган да хәтта! Менә сиңа, мә! Менә сиңа Маһирә! Менә сиңа сиңа зыянсыз ханым! Җенле дәрман! Яман! Инде хәзер өйгә ничек кайтыр? Хатыны янына?! Күлмәген салуга ук, күрәчәк бит инде, ачылачак бөтен җинаять! 

 Нишләргә?
  Шундук Кирам искә килеп төште!
  Кирам дигәннәре шушы Бортас авылының электригы иде. Карасу йөзле, дәү күзле, күп сүзле, артык үзсүзле. Каш астыннан гына елмаеп карар, хатынына да, “Мәстүрә”гә дә ярар.

Озак та узмады, Кирам үзе үк Индусның каршына килеп чыкты!

- Сәлам, абзый! – дип киң итеп елмайды ул, - ничек хәлләр, эшегез беттеме? Безгә кереп, чәй эчеп чыкмыйсыңмы?
- Нинди чәй!? – дип кулын гына селтәде тегесе.
- Ник? Ни булды?

- Эш түгел, баш бетте әле монда! – дип чыраен сытты Индус.
- Нәрсә булды, сүлә! – дип сайрады Кирам. – Бәлкем, мин ярдәм итә алырмын!

Индус барысын да сөйләп бирде. Хәтта күлмәк иңен каерып, аркасын да ачып күрсәтте. Икесе дә, бердәм рәвештә, зарланыштылар, орыштылар. Кемнән? Кемне? Маһирәдән...Маһирәне, әлбәттә!
 - Борчылма әле син, - дип тынычландырды аны Кирам, - мондый хәл минем белән дә булды...

-  Ну-да! – дип тел шартлатты Индус. – Син дә Маһирәдә булдыңмы?
- Юк! Аның белән түгел, башкасы! – дип аңлатты Кирам. – Маһирә янына барырга теләгем бар иде барын, яшермим, тик  мине кертми ул, якын да китерми...

- Нишләп? Менә мин кердем бит әле!
     -Синең бит белемең бар, абый, институт бетергән. Ә мин тәк сибә...Училище белән генә калдым...

- Андый эштә белем нәрсәмә кирәк?  Белемсез дә...
- Алай түгел шул, абый,  син әле аңлап бетермисең...Хатын-кызга  сөю  эше генә аз, хатын-кыз ул сөйләшеп  утырырга да ярата. Әйтик, дөнья  хәлләре турында, палитика, әдәбият...

-Тукта ле, Кирам, син әллә кайларга кереп киттең! – дип бүлде ул аны. – Монда минем үз хәлем хәл! Аркам аркылыга-буйга тырналган! Хатын күрсә, миңа хана! Нишләргә? Үзем дә белмим! Бер айсыз  төзәлмәячәк бу арка! Ичмасам, иртәгә шимбә, ә без һәр шимбә хатын белән мунча керәбез. Традиция ул безнең, ата-бабадан калган. Мин бит инде күлмәк киеп керә алмыйм мунчага...

Абзый озак сыкранды. Кирам түзмәде, шырык-шырык килеп, көләргә тотынды. Шырык-шырык көлгәндә Кирамның җилкәләре, җир тетерәгәндәй, чайкалып, уйнаклап тора. Индус аны салкыны карашы белән өтеп алды. Янәсе, син нәрсә, җүләр сымак, кеше кайгысыннан көлеп торасың!

- Абзый! Син бит мине тыңлап бетермисең, - дип кабат көлде Кирам. – Мондый хәл минем белән дә булды! Минем дә нәкъ синең кебек аркамны тырнап кайтардылар!
- Кит аннан! – дип шаккаты Индус.  – Ә ничек котылдың? Хатыныңа ни дип аңлаттың?
-  Кайттым да, капка төбенә җиткәч, аркамны өч мәртәбә капка баганасына бәрдем! Ике көн хатынга аркамны күрсәтмәдем, инде тәннәрем каралып чыккач кына, күрсәттем. Әйттем! Аңлаттым!

Күрше авылда армиядән кайткан егетләр белән сугыштым, көчләр бик тигез түгел иде, алар күп, мин бер үзем, юлга егып салып, бик озак аркамны типләделәр, дидем...
- Алай икән…
- Сиңа да шулай итәргә киңәш итәм, брат! – дип кабат хихылдады Кирам. -Гаиләңнең тынычлыгын саклап каласың килсә, кайтасың да, минем кебек аркаңны капка баганасына бәрәсең инде!

Индус, күңелсезләнеп кенә, башын аска иде. Нишләсен, башка чарасы юк. Гематома, гадәттә, ике көннән соң гына чыга, күренә. Шимбә көнне, бабаларыннан калган олуг традицияне бозып,  хатыны белән мунчага кермәде. Өченче көнне, гематома чыккач кына, аркасын ачып күрсәтте. Хатыны ах итте! Утырып елады! Индус, тынычланып, йокларга ятты. Әмма иртән йокыдан уянганда  каршысында участковый Мидхәт Гомәр улы басып тора иде. Зур кеше, белемле, Мәскәүдә укып кайткан.  Тикшерергә, протокол язарга дип кергән.

- Җәле, дускай, аркаңны ачып күрсәт әле безгә, кемнәр кыйнады икән сине шулай!? – дип дусларча гына елмайды ул Индуска. Нишләсен, - ачып күрсәтте. Индусның сөекле хатыны өзгәләнеп дулады, бертуктаусыз урам хулиганнарын сүкте. Участковый аңладым, дип, ым какты...

Шуннан соң алар, ике ир урамга тәмәке тартырга дип чыктылар. Дөньяда ирләр бердәмләгеннән дә олы нәрсә юктыр, мөгаен. Үзе дә  мәхәббәт маҗараларыннан арынып өлгермәгән участковый иптәш, мыек астыннан гына елмаеп:

- Хатының тырнак эзләре белән гематоманы аермаска мөмкин, ә мине син бер ничек тә алдый алмыйсың,  - дип җылы вә серле итеп кенә эндәште ул аңа. – Сиңа Кирам киңәшләренә колак салмаска кирәк иде, бырат, эз яшерүнең башка юллары да бардыр дип уйлыйк...

Индус дәшмәде, шулай да тынычсызланды. Тизрәк тәмамлыйсы килгән иде аның бу эшләрне!

- Нәрсә! – Ниһаять, Мидхәт Гомәр улы зыян күрүчедән сорау алуга күчте. – Син дә Махирәләрдә  булдыңмыни...

Язмага реакция белдерегез

3

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading