16+

Соңгы акчаңны кешегә бирсәң...Ә сез ышанасызмы?

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

Соңгы акчаңны кешегә бирсәң...Ә сез ышанасызмы?

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

– Корсаклы вакытта баллы әйбер ашыйсы килсә – кыз бала туа диләр. Тозлыга тартса – малай. 
– Өстәл почмагына утырсаң, җиде елсыз өйләнмәссең яки кияүгә чыкмассың.
– Имтиханга аяк киеме астына тимер биш сумлык салып барсаң, “бишле” аласың.

– Юлны кара мәче киссә, юл уңмый.
– Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килә.
– Бер көзгегә икең бергә карарга ярамый, ярың уртак була.

– Ватык көзге кыйпылчыгына карасаң, чирлисең, бәла-казага тарасың.
– Кечкенә сабыйны көзгегә каратырга ярамый, сакау кала, яки озак тел чыкмый.
– Савыт-саба ватылса, бәхеткә.

– Өйдә кителгән, ватык савыт-саба тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә.
– Миңе күренми торган җирдә булган кеше бәхетле була.
– Элек баланы тугач ук бәхетле булсын дип әтисенең күлмәгенә төргәннәр. 

– Өй кыегына саескан кунса, хәбәр ишетәсең. 
– Идәнгә пычак төшсә – ир-ат кунак, чәнечке төшсә – парлы кунак, аш кашыгы төшсә – хатын-кыз, бал кашыгы төшсә бала-чага килә. 
– Яңа фатирга, йортка иң башта песи кертеп җибәрсәң – мул тормыш көтә.
– Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса, киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.

    Тоз түгелсә – ызгыш-талашка.
    Ишегалдында тыныч кына йөреп торган тавык-чебеш ду килеп йөгерешә, кыткылдый башласа, шулай ук, ызгышка. 
– Өйгә кош очып керү – начар хәбәргә.

– Өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире әйләнеп керсәң, юлың уңмый. Инде кергәнсең икән, чыгып китәр алдыннан көзгегә карарга яисә бер чеметем тоз кабарга кушалар.
– Өстәлдән ипи валчыгын кул белән сыпырып алу – үзеңә хәерчелек теләү.
– Бүләккә пычак ише очлы әйберләр бүләк итәргә ярамый, аралар бозыла.

– Күршедән бик кирәк булса да тоз, сарымсак, суган ише әйбер алып торырга ярамый, ызгышка-талашка, хәерчелеккә юрыйлар. Бурычка тоз, сарымсак, суган биргән кеше ул әйберләрне кире алмасын.
– Киемдәге ертык-сүтекне өскә кигән килеш тегү – бәхетсезлеккә, кайберәүләр хәтерсезлеккә дип тә юрый.
– Берәр кеше белән араңны өзәсең килсә – булавка бир.

– Кеше кулъяулыгын алырга ярамый, аның түгәсе күз яшьләре сиңа килә.
– Чәчеңне үзең киссәң, гомерең кыска була.
– Соңгы акчаңны кешегә бирсәң, акча керми.
– Баш киемен, сумканы өстәлгә куйсаң, акча булмый.
– Өйдә кара таракан, кырмыска барлыкка килсә, байлыкка.

Фото:https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading