16+

Спектакльләрне ничек карарга?

Галиәсгар Камал театры, репертуарларындагы биш спектакльне туплап, DVD диск чыгарган иде. 199 сум түләсәң, бер ай дәвамында интернет аша да карап була дип аңладым. Сатып алырга җыенган идем, диск өчен акчаны интернет аша түләп булмаганлыгы ачыкланды. Моның өчен банкка йә почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк. XXI гасырда мондый нәрсә башка да...

Галиәсгар Камал театры, репертуарларындагы биш спектакльне туплап, DVD диск чыгарган иде. 199 сум түләсәң, бер ай дәвамында интернет аша да карап була дип аңладым. Сатып алырга җыенган идем, диск өчен акчаны интернет аша түләп булмаганлыгы ачыкланды. Моның өчен банкка йә почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк. XXI гасырда мондый нәрсә башка да сыймый. Бу спектакльләрне ничек карап була икән соң?

Анурбик Гобәйдуллин, Чаллы.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тамашачылар белән эшләү буенча директор урынбасары Рәнис Сәхибуллин аңлатуынча, сайтның сату бүлеге вакытлыча эшләми. Ул эшләнә, камилләшә. Система администраторлары эшне төгәлләмичә, ниндидер үзгәрешләр турында, шул исәптән квитанцияне түләү тәртибе турында да төгәл әйтеп булмый. Театр хезмәткәрләре еш кына Чаллыга баралар. Юл уңаенда, сезнең белән күрешеп, дискларны кертеп чыга алалар. Анурбик әфәнде, тиздән электрон адресыгыз аша сезнең белән элемтәгә чыгачаклар. Электрон почтагызны күзәтеп торыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading