16+

Сталинның яраткан уенчыгын 40 миллионга саталар

фото: avito.ru Буа эшмәкәре Рафаил Шәйхетдинов бушлай игъланнар сайтына үз вакытында Иосиф Сталинның яраткан уенчыгы дигән исем алган беренче совет лимузины - «ЗИС-110» машинасын сатарга куйган. Бәясе - 40 миллион. - Монда бернинди дә ялгышлык юк - төп-төгәл 40 миллион, - диде игълан астында күрсәтелгән телефон номеры хуҗасы Фәнил. Машина...

фото: avito.ru

Буа эшмәкәре Рафаил Шәйхетдинов бушлай игъланнар сайтына үз вакытында Иосиф Сталинның яраткан уенчыгы дигән исем алган беренче совет лимузины - «ЗИС-110» машинасын сатарга куйган. Бәясе - 40 миллион.

- Монда бернинди дә ялгышлык юк - төп-төгәл 40 миллион, - диде игълан астында күрсәтелгән телефон номеры хуҗасы Фәнил.
Машина хуҗасының шалтыратуларга җавап бирергә вакыты юк икән, шуңа да сөйләшүләр Фәнил аша бара. Аның сөйләвенчә, «ЗИС-110» машинасын Рафаил өч ел элек Волгоградтан сатып алган. Күпмегә икәнен әллә әйтергә теләмәде, әллә чынлап та белмиме - миндә андый мәгълүмат юк, дию белән чикләнде ул.
- Автомобиль белән кызыксынучылар бармы соң?
- Шалтыраталар. Әмма сатып алучылар түгел, күбесенчә журналистлар кызыксына.
- Ә сатылмаса?
- Бигрәк әйбәт, үзебездә калыр. Беренче максат ничек тә машинадан тизрәк котылу түгел бит безнең...
Игълан текстыннан аңлашылганча, «ЗИС» 4 999 чакрым юл үткән, эшләп чыгарылган елы - 1948, бензинда эшләүче двигатель күләме - 6 литр, төсе - кара. Куелган фотосыннан караганда, машина өр-яңа күренә.
Совет чорының иң матур автомобиленнән саналган «ЗИС-110» чын мәгънәсендә уникаль машина санала икән, чөнки мондый машиналар бары тик 2072 данә генә чыгарылган. Икенчедән, бу модельне эшләүдә бары тик үзебезнең совет белгечләре генә җәлеп ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading