16+

Татар музыканты Төркиядә калды...

Апрель азагында Төркиягә барган җирендә музыкант Арион Рәхмәтуллин вафат булды. Ул җир куенына да шунда ук тапшырылды. Төркиягә алар музыкант Сәйдәш Гарифуллин белән бергә баралар. Арион Рәхмәтуллин Сәйдәш әфәнденең кулында диярлек җан бирә.

Татар музыканты Төркиядә калды...

Апрель азагында Төркиягә барган җирендә музыкант Арион Рәхмәтуллин вафат булды. Ул җир куенына да шунда ук тапшырылды. Төркиягә алар музыкант Сәйдәш Гарифуллин белән бергә баралар. Арион Рәхмәтуллин Сәйдәш әфәнденең кулында диярлек җан бирә.

Арион әфәнде инде озак еллар җәйге курорт сезонында Төркиядә яши һәм эшли иде. Аның анда йорты да бар. Эстрадада эшләгән чорымда, 90нчы еллар башында дип хәтерлим, мине дә бер сезон бэк-вокалда эшләргә чакырганы булды. Антальяның купшы бер отелендә арт-директор һәм музыкант булып эшли, музыкаль һәм күңел ачу чаралары уздыра иде. Ул елларда әле Төркиягә югары даирә кешеләре генә йөри ала иде. Президентлар гына... Аңа мине Төркиягә чакырырга Клара апа Хәйретдинова тәкъдим иткән иде. Арион әфәнде белән телефоннан сөйләшү истә калган. «Сез нинди телләрдә җырлыйсыз?» - ди ул. «Татарча», - дим. «Тагын?» - ди. «Русча «Самарские страдания»не җырлый алам», - дим, шаярып. «Безнең отельдә күбрәк немецлар ял итә. Немецча беләсезме?» «Беләм ике сүз», - дим. Бер күрмәгән кеше белән бу кадәр кылтаеп сөйләшү килешмәсә дә, шаяруны дәвам итәм. Хәер, башка чара юк бит, татарча җырлап, немецны шаккатырып булмаска охшап тора. «Нинди сүзләр ул?» - ди Арион. «Ауфидерзейн белән хенде хох», - дим. Трубкада Арионның кычкырып көлүе яңгырый. «Все, Вы мне подходите. У вас все в порядке с чувством юмора, всему остальному я вас научу», - ди ул, көлеп туктагач.

«Подходите»сы - хак та бит, минем чит ил паспорты да, ул елларның фәкыйрьлеге сәбәпле, «кесә акчасы» да юк. Бар булганы - шул юмор хисе дә «Ах, мой милый Августин» җырын оригиналда өйрәнү теләге генә.

Опера театры каршында очрашып сөйләшәбез. «Ярый, юлыгызга мин үзем түләрмен. Паспорт ясатыгыз, бер атнадан китәргә», - ди Арион... Озын сүзнең кыскасы... барып булмады. Паспорт та ясатып өлгермәдем, җитмәсә кайбер дусларым да минем анда озак тора алмаячагымны аңлаттылар. Баянчы Рамил Баһаутдинов белән бик дус идек (күптән мәрхүм инде), ул да: «Барма, Зимфира, берәр карт төреккә арзанга сатарлар үзеңне», - дип «куркытты».

Арион белән танышлыгымның бар тарихы шул, ләкин исемен телгә алганда: «Мин аны беләм бит» диярлек булды.

* * *
Дустын Төркиядә җир куенына тапшырган аккордеончы Сәйдәш Гарифуллин белән Арион Рәхмәтуллинны искә алып сөйләшеп утырдык.

- Сәйдәш абый, Арион белән дуслыгыгыз кайчан башланды?
- 1973 елны Франциягә тарихи гастроль булды. Татарстан комсомолы җитәкчелегендәге сәяхәт иде ул.

Ул заманда КХТИда «Ровестники» дигән төркем бар иде. Җитәкчесе - Арион, ә Опера театрының хәзерге директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов анда синтезаторда уйный иде. Барлыгы биш кешелек төркем иде инде ул. Ул заманнарда ТАССР мәдәният министрының беренче урынбасары Лилия Нарбекова иде, Франциягә киткәнче, ул Арион белән әңгәмә уздырган: «Син яшь кеше, чит илдә калырга уйлама», - дип. Арионның гел озын итеп йөртә торган чәчен дә бераз кистерттеләр ул чакта.

Минем филармониядә эстрада бүлеге җитәкчесе булган вакыт. Сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов үзенә чакырды да, Франциягә делегация бара, аларга аккордеончы кирәк, диде. Франция буйлап ун көнлек гастрольләр булды.

- Юлда кеше беленә инде: холкы, фигыле...
- Холкы яхшы иде аның. Ул үзе Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә туып-үскән. Әнисе - оста биюче. Мәскәүләрдә чыгыш ясаганы булган. Улына да Пушкин герое исемен кушкан - Арион дип. Кыяфәте буенча әллә нинди халыкларга охшаган иде ул. Аны япон дип тә, кытай, кореялы, вьетнам, башкорт дип тә атап булыр иде.

Интеллигент иде, үзен кешеләрдән югары кую, аерым таләпләре булмады, адекват, нормаль кеше. Мин җитәкче дип, беркайчан өйрәтмәде, кисәтмәде, музыкант буларак, безнең барыбызга да ышанды. Ә бит ул чакта инде ике ел София Ротару төркемендә эшләп кайткан иде.

- Ул төркемгә ничек эләкте икән?
- Казан консерваториясендә ике яһүд укып чыкты. Берсе - Гамма Скупинский, Черновцыдан. Ул хәзер Голливудта эшли, фильмнар өчен көйләр яза. Икенчесе - Анатолий Коган. Арион алар белән ничек танышкандыр, белмим, алар гел хезмәттәшлектә булдылар. Алар белән тагын Володя Гурьянов дигән музыкант бар иде. Алар дүртесе «Червона Рута» дигән ансамбль төзи һәм Черновцы филармониясенә китеп, эшкә урнашалар. София Ротаруны аларга яшь солистка итеп тәкъдим итәләр. Шул ук дәвердә Арион ничектер Казан консерваториясендә дә укыган. Зилә Сөнгатуллина, Вафирә Гыйззәтуллиналар белән бер вакытта укыган ул.

- Консерваториягә керерлек музыкаль белемне кайда, ничек алган икән?
- Сугыш вакытында Ленинградның Хәрби дирижерлар мәктәп-интернаты Уфада эшли. Арион ун ел шунда укый. Фатыйх исемле дусты белән Казан консерваториясенә берсүзсез алалар аларны. Арион әле дүрт ел Натан Рахлин оркестрында да эшли, чөнки аның төп белгечлеге - гобойчы. Симфоник оркестрда, Рахлинда эшләү бик зур нәрсә инде ул. Ротаруда эшләүнең исеме зур, ә менә Рахлинда эшләү - дәрәҗә.

- Татар музыкасына мөнәсәбәте ничек иде аның?
- Менә бер тарих. Минем әнидән генә ишеткән җыр бар иде, Тукай сүзләренә ул - «Сандугач һәм Фатыйма» дип атала. Аны белүчеләр юк диярлек. Илһам абыйдан да, Рафаэль Ильясовтан да сораганым булды, ишеткәнебез юк, диделәр. Бөтенләй онытылганчы, радиога яздырырга кирәк бит инде бу җырны дип уйладым да, музыкант егетләр белән сөйләшеп, арада Арион да бар, инструменталь вариантны язар өчен, радиога килдек. Репетициясез язылдык. Арион ноталарны язып бирде, аның язуы бик матур каллиграфик язу иде. Арионны шулай да кисәттем - миңа Чикагоча уйнарга кирәкми, мин әйтәм. «А что, по деревенски что ли надо?» - ди. Нәкъ шулай, минәйтәм. Шундук уйнап бирде, бер сәгатьтә без ике көй яздык.

Арионны чын татар музыканты дип атап булмый иде, ул Битлз белән җенләнгән, көнбатыш музыкасына юнәлгән кеше иде. Ләкин Илһам Шакиров белән эшләп алу аны бераз милләткә якынайткандыр дим. Илһамда эшли башлагач, бик көчле генә төркем җыйды ул, яхшы гына эшләделәр. Ренат Ибраһимов төркемендә ун еллап эшләде, музыка җитәкчесе булды. Соңгы елларда «Җырлыйк әле!» тапшыруында уйнады. Шунда үзе моңарчы уйнамаган да, мөгаен, ишетмәгән дә көйләрне, Сара Садыйкова җырларын, халык җырларын ишетеп: «Смотри, какие шедевры оказывается есть в татарской музыке», - дип таң калып сөйләгәне булды. Арион күпме дөнья гизгән, күпме күргән, шаккатырып булмас кебек, ә татар көен ишетеп, соң булса да шаккаткан. Мин аңа күптән түгел «100 халык көе» дигән җыентык бирдем. Ул аны Гамма Скупинскийга, Голливудка җибәрергә тиеш иде. Татар көйләрен чын-чынлап соңгы елларында тоя, санлый башлады ул.

- Сез гаилә дуслары булып яшәдегезме?
- Арион белән якын, көн дә аралашкан дуслар идек дип булмый. Эш буенча аралаша идек. Аның хатыны Надежда да музыкант, скрипкачы. Арионның беренче хатыны Алмаз Монасыйповның кызы иде. Ул хатыны да музыкант, әлеге никахтан туган кызы да музыкант, пианистка.

- Төркиягә яшәргә ничек чыгып китте икән ул?
- Филармониядә ул заманнарда Вадим Усманов җитәкләгән «Орфей» ансамбле бар иде. Шул ансамбльнең солисты Гүзәл Әхмәтшина Голландия кешесенә кияүгә чыгып, шунда китте. Иренең төрек дусты бар, ә аның отельләре күп икән. Шул отельләргә музыкантлар кирәк иде. Арион мине чакырды да, без иң беренче музыкантлар булып, шунда киттек. 1990 еллар башы. Өч ай эшләп кайттык анда.
Арионга анда бик ошады, Антальядан ерак түгел генә йорт та сатып алды, ел саен бара башлады.

Ә соңгы елларда ул инде күбрәк Казанда, соңрак Мәскәүдә булды. Быел апрель башында: «ӘйдәТөркиягә барып эшләп кайтабыз», - дип шалтыратты. Мин Мәскәүгә поезд белән бардым да, аның машинасына утырып, Кавказ, Грузия аша Төркиягә киттек. Юл буе рульдә, юл буе кызык хәлләрне искә алып бардык. Май башында эшли башларга тиеш идек.

Арионның йортына барып җиттек. Беркөнне Арион ашый алмый, укшый башлады. Урынына илтеп салмакчы булам - атламый, суламый. Аңсыз дип уйладым инде. Күршеләре белән «Ашыгыч ярдәм» чакырдык. Килделәр. «Үлмеш», - диделәр. Табиблар: «Инсульт та, инфаркт та, тромб та булырга мөмкин», - диделәр. Төгәл сәбәбе төрекләрдә ике айдан гына билгеле буласы.

Арионны Төркиядә мөселман зиратында җирләдек. Үзе дә бервакыт Төркиядә күмелү турында телгә алган булган, ахрысы. Гаиләсе дә каршы килмәде. Бирегә алып кайтып күмү күп вакыт, зур чыгымнар сорар иде. Төркиядә күмгән өчен бер тиен дә түлисе түгел. Барысын да оештыручы махсус кешеләр бар, җиренә җиткереп, йоласын үтәп башкаралар. Аның анда йорты калды, күршеләре, төрек дуслары күп. Кабере ташландык тормас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading