16+

Татарча Яңа ел

Тиздән Яңа ел. Һәркем бүләк сайлый, ата-аналар балаларын шатландырырга ашыга. Күпләр үзләре үк алган бүләкне Кыш бабайдан тапшырту, 30 минутлык Яңа ел тамашасы оештыру өчен шактый акча түләргә дә риза. Иң мөһиме - серле, могҗизалы Яңа ел бәйрәме бала күңелендә онытылмаслык булып калсын. Тик менә татар Кыш бабаена - кытлык,...

Татарча Яңа ел

Тиздән Яңа ел. Һәркем бүләк сайлый, ата-аналар балаларын шатландырырга ашыга. Күпләр үзләре үк алган бүләкне Кыш бабайдан тапшырту, 30 минутлык Яңа ел тамашасы оештыру өчен шактый акча түләргә дә риза. Иң мөһиме - серле, могҗизалы Яңа ел бәйрәме бала күңелендә онытылмаслык булып калсын. Тик менә татар Кыш бабаена - кытлык,...

Барлык татар баласына - 1362 урын

Редакциябезгә Казаннан уку­чыбыз шалтыратты.

«Камал театрында 23 декабрь көнне Яңа ел тамашасы булырга тиеш иде. Билетлар да сатып алдык. Тик кинәт кенә: «Спектакльләр булмый», - дип игълан иттеләр. Мин хәзер балаларымны кая алып барыйм? Алар бит нәкъ менә татарча Яңа ел көтте», - диде ул.

Бу сорау белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының тамашачылар оештыру эшләре буенча директор урынбасары Рәнис Сәхибуллинга мөрәҗәгать иттек. 23 декабрьдә көндезге сәгать икедә булырга тиешле өстәмә Яңа ел тамашасын чынлап та куймаска булганнар.

- Артистлар өлгерми, - дип аң­латты Рәнис әфәнде. - Бу көннәрдә театрның 110 еллыгына зур әзерлек эшләре бара. Артистлар репетициядә. Матур килеп чыкмады, әлбәттә. Ләкин борчылырга сәбәп юк. Без акчаларны кире кайтарабыз, шулай ук балаларга башка көнне булачак Яңа ел тамашасына чакыру да бирәбез.

Быел Камал театры балалар өчен яңа спектакльләр әзерләмәгән. Узган еллардагы репертуарлардан «Авыл эте Акбай», «Кәҗә, сарык һәм башкалар», «Кечтүкле уен» спектакльләре куелачак. Аның каравы, башка премьералар җитәрлек. Яңа ел тамашалары элек гыйнвар аенда да дәвам итсә, быел бары декабрьдә генә күрсәтеләчәк. Гыйнварда зурлар өчен спектакльләр күбрәк куелачак. Дөрес, 2 гыйнвар көнне Камал театры, физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны җыеп, хәйрия тамашасы уздырырга җыена. Балалар өчен Яңа ел спектакльләренә барлык билетлар да сатылып беткән.

Театрда балалар спектакль генә карап калмый, фойеда әйлән-бәйлән дә уйный. Кыш бабай, Кар кызы да килә, тамашада әкияти персонажлар катнаша. Рәнис әфәнде әйтүенчә, Камал театрында фойеда чыршы тирәли күп баланы сыйдыра алмыйлар, шуңа да бәйрәм спектакльләрен дә 162 кешегә исәпләнгән кече залда куярга туры килә. Билетларның тиз сатылып бетүе шуның белән аңлатыла да, күрәсең. Быел Яңа ел тамашалары бары 10 тапкыр гына уздырылачак.

- Ә менә киләсе елларга, юбилей шаукымыннан арынгач, балалар өчен яңа спектакльләр әзерләргә, Яңа ел тамашаларын да 25әр тапкыр кабатларга мөмкин булыр, - дип ышандырды Рәнис Сәхибуллин.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында да шундый ук хәл. Яңа ел тамашаларына санаулы гына билетлар калган. Репертуар яңа түгел, балаларга өч спектакль тәкъдим ителә: «Әкият китабы», «Али баба, өч карак», «Шүрәле онлайн». Зал 350 урынлык, әмма бер генә. Шуңа да зурлар өчен спектакльләр белән чиратлаштырып җайларга туры килә.

Театрда тамашачылар оештыру эшләре буенча директор урынбасары Илфат Фәхертдинов: «Көн саен диярлек өчешәр спектакль күрсәтелә. Бик күп премьералар әзерләнә. Без - балалар театры түгел, шуңа да ел саен үзенчәлекле программа әзерләп өлгереп булмый. Шулай да балалар театрда татар мохитен тойсын, Яңа ел тамашасын үз телендә карый алсын дип тырышабыз», - ди.

Балалар театрларына килгәндә, ни гаҗәп, «Әкият» курчак театрында булачак спектакльләргә билетлар әле сатуда бар. «Әкият»тә быел берничә премьера куелса да, бәйрәм көннәрендә татар телендә бары күптәнге «Сертотмас үрдәк» кенә күрсәтеләчәк. Театрның баш администраторы Эльмира Миңнегарипова аңлатуынча, театр элек тә Яңа елга махсус спектакль әзерләмәгән. Татар телендәге тамашаларны исә яңа бинага күченгәч кенә куя башлаганнар. Аннары, хак булса, тамашачыларның күбесен рус телендәге спектакльләр кызыксындыра, татарча тамашаларга ихтыяҗ бик юк икән.

Ә менә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел яңа спектакль тәкъдим итә. 20-29 декабрьләргә кадәр балаларга ике телдә «Кар патшабикәсе өчен бал» интермедиясе куелачак. Спектакльләр «Әкият» курчак театры залында бара. Билетлар сатуда бар. Чакыру буенча артистлар «Кышкы әкият» спектакле белән балалар бакчаларына да баралар икән.

Казанда татарча Яңа ел тамашалары, гадәттә, шушы санап кителгән дүрт театр бинасында бара. Җәмгысы - 1362 урын дигән сүз.


Кыш бабай чакырту көненә, вакытына, программасына бәйле рәвештә 1000 сумнан 5000 сумга кадәр тора. Котлау программасы 15 минуттан ярты сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин.

Яшел Кыш бабай

Беркөнне редакциябезгә Яшел Үзән районыннан ата-аналар шалтыратты. «Татарча сөйләшә торган Кыш бабай табып бирә алмыйсыз­мы? Авылда хатын-кызларның Кыш бабай булып киенеп йөрүе балаларга кызык түгел, алар чын милли Кыш бабай көтәләр. Авито.ру сайтын да карап чыктык, аяз көнне шәм яндырып эзләсәң дә юк татар Кыш бабае», - диләр.

Чынлап та, татар Кыш бабайлары бармак белән генә санарлык шул. Инде алты еллап Кар кызы булып йөргән Вәсилә Сабирова: «Кыш бабайга гаризалар кабул итүдән 20 декабрьдә үк туктадык инде. Буш сәгатьләр калмады. Татар кыш бабайларына чынлап та кытлык», - ди. Вәсилә Яңа ел тамашаларын, гадәттә, Кыш бабай - Эльнар Яркәев белән алып бара. Эльнар бу рольне инде алты ел чамасы башкара.

- Татар Кыш бабаена ихтыяҗ, чыннан да, бар. Рус телендә сөйләшүче коллегаларым да: «Ата-­ана­лар татарча котлау да ишетергә тели, сценарийның бер өлешен татарчага тәрҗемә итеп бир әле», - дип киләләр, - ди Эльнар.

2015 елда ул «Иң яхшы Кыш бабай» исеменә лаек булган иде. Быел исә «Халык Кыш бабае» бәйгесендә катнаша.

Татар Кыш бабае, Кар кызы башкалардан аерылып тора.

- Кар кызы гадәттә сары чәчле, бизәнгән, зәңгәр күзле кыз образында күзалланса да, безнең Кар кызы кара толымлы, тыйнак, күлмәге дә озын, сыланып тормый, костюм милли орнаментлар белән бизәлгән. Татарча аралашабыз, милли уеннар уйнатабыз, татар ­җырлары башкарабыз, табышмаклар әйтәбез, татар әкият­ләрендәге персонажлар турында сөйлибез, - ди Эльнар белән Вәсилә.

Сирәк булса да, мөселман гаи­ләләре дә Кыш бабай чакырта икән, тыйнак образ сайлаулары шуңа да бәйле.

- Гадәттә, мин - Кар кызы беренче керәм, аннары гына балалар белән бергә Кыш бабайны чакырабыз. Бу - балалар курыкмасын өчен дә эшләнә (психологлар, балага дүрт яшь тулганчы, Кыш бабайны өйгә чакыртырга киңәш итми. - Авт.). Кыш бабай үзе белән «Мин чын татар, Арча урманында яшим» дип таныштыра, - ди Вәсилә.

Эльнар фикеренчә, Кыш бабай булу өчен кием генә җитми, балалар белән уртак тел табарга, әкият геройлары кебек үзенчәлекле итеп сөйләшә белергә, хәйләләргә, җитез дә булырга кирәк.

Милли Кыш бабай дигәннән, Идел Кыямов тарихка беренче «яшел Кыш бабай» булып кереп калыр, мөгаен. Ул татар милли Кыш бабае нәкъ менә яшел төстәге костюмнан булырга тиеш дип саный. Ләкин кайберәүләрне яшел Кыш бабай сагайта икән. «Костюм­ны кызылга алыштырып булмыймы дип сораучылар да бар», - ди Идел.

15 ел Кыш бабай булып йөргән тамада Гамил Нур хәрәкәтчән, биюче Кыш бабай буларак таныш. Шуңа да аны күбесенчә корпоративларга чакыралар. Хәер, балалар бакчаларындагы кичәләргә дә бара ул.

- Элек Кыш бабай чакырту бөтенләй сирәк күренеш иде. Акча да җитмәгәндер, тулай торакта гомер иткәндә Кыш бабай чакырасы килеп тормыйдыр. Аннары популярлашып китте. Хәзер менә тагын кимеде. Бу - туган телгә мөнәсәбәт күрсәткече кебек. Хәер, татарлар Кыш бабай чакырмый дип борчылмыйм. Мине чакыру, әйтик, ике мең сумга төшә. Ул акчаны кеше ипотека түләве итеп кертсә, яхшырак бит инде. Мин үземне гаиләләрне талаган кебек хис итәм. Шуңа да рус Кыш бабае булуы рәхәтрәк. Русларда акча күп, - ди Гамил.

Ул, татар Кыш бабае русныкыннан холкы белән аерыла, дип саный.

- Безнең суык бабай, гадәттә, ишектән тыныч кына, шыпырт кына килеп керә. Акрын гына сөйләшә, кычкырмый, акыллы, хәйләкәр. Кечкенә балалар Кыш бабайдан куркырга мөмкин, ә зуррак­лары ышанмый, капчыктан бүләк чыкканны гына көтеп утыра. Ишектән кергәч, багана кебек басып тормыйча, балалар белән уртак тел табып, рольгә кереп уйнаган татар Кыш бабайлары чынлап та сирәк шул, - ди Гамил Нур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading