16+

Татарстан терлекләренә куркыныч вирус яный

Авылларда яшәүчеләргә сыер яки ат бик кадерле җан иясе. Олы мал авырып китеп, җан тәслим кылганда, хуҗалары моны бик авыр кичерәләр. Ни кызганыч, бөтен авылың белән елавың да ихтимал икән әле.

Татарстан терлекләренә куркыныч вирус яный

Авылларда яшәүчеләргә сыер яки ат бик кадерле җан иясе. Олы мал авырып китеп, җан тәслим кылганда, хуҗалары моны бик авыр кичерәләр. Ни кызганыч, бөтен авылың белән елавың да ихтимал икән әле.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә терлекләр арасында авырулар таралу куркынычы турында хәбәр итте. Владимир өлкәсендәге Собин районының Вышманово авылында 90 сыерның тилчә (ящур) белән авыруы теркәлгән.
- Самара өлкәсе ветеринария департаменты белдергәнчә, алардагы Шигон районында биш шәхси хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит вирусы булуы ачыкланган. Бу инде республиканың Нурлат районына чиктәш төбәк, - диде Александр Козлов.
Мал табибы сөйләгәнчә, нодуляр яки төенле дерматит вирусы 3-30 көн эчендә үзен сиздерә. Сыердагы дерматит авыруы билгеләре: сөте кискен кими, сөт тамчылап кына килә һәм ул кызгылт төстә була, сыерның температурасы нык күтәрелә, тиреләрендә күпсанлы 1-7 сантиметр калку төеннәр-таучыклар барлыкка килә, алар берничә йөзгә җитәргә мөмкин, сыер ашамый, ятып кына тора, күз кырыйларында бетчәләр барлыкка килә, күз тоныклана, күрүе начарая. Мондый сыерларның еш кына карыннарындагы бозавы да үлә.
- Нодуляр дерматит вирусы кеше өчен куркыныч түгел. Ләкин мондый авырулы мөгезле эре терлеккә тотынырга ярамый. Дерматит авырулы сыер, әлеге сыер белән мөнәсәбәттәге үгез суймый-нитми генә юкка чыгарыла. Белгечләрнең өске киемнәре, шулай ук хуҗалыктан читкә чыгучы транспорт чаралары дезинфекция­ләнә. Тилчә белән авырган мөгезле эре терлекләрнең итен пешереп ашарга ярый. Тик, андый итне ашамавың яхшырак. Хәзер сугыш чорындагы ачлык заманнары түгел бит инде. Тилчә белән авырган терлекне шулай ук юк итү әйбәтрәк, - диде Александр Козлов.
Сыерларда дерматит авыруы тәүге мәртәбә 1929 елда Мадагаскарда табылган. Аннан соң төрле елларда Әфганстан, Иран, Монголия, Төркия, Греция, Болгариядә булган. Узган елның көзендә Чечнядагы сыерларның шушы вирусны йоктыруы ачыкланган. Бер ел да үтмәстән, чаткылар Дагыстанда, Төньяк Осетиядә һәм Әзәрбайҗан республикасында күзәтелгән. Нодуляр дерматит вирусына каршы вакцина әлегә уйлап табылмаган. Мөгезле эре терлекләргә профилактика сыйфатында сарыклардагы чәчәк авыруына (оспа) каршы кулланылучы вакцина кадала. Киләсе 2017 елның язында терлекләргә профилактика уздыру өчен 200 мең вакцина сатып алыначак.
Нодуляр дерматит авыруы элек көньяк илләрдә генә очраган.
- Авыруны чебеннәр, черкиләр, ябышкаклар, урман бетләре тарата. Көньякта гына булган бөҗәкләр Себергә таба күченә. Терлекләргә вакцина чебен-черки кузгалган язгы якта ясалачак. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр өчен дарулар алу, абзарны черки һәм озынборыннарга каршы агулау зарур, - дип искәртте Александар Козлов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading