16+

Татарстанда елына 5600 тонна шампиньон җитештерә башлыйлар

Рөстәм Миңнеханов гомуми суммасы 12,6 миллиард сумлык биш проектны хуплады.

Татарстанда елына 5600 тонна шампиньон җитештерә башлыйлар

Рөстәм Миңнеханов гомуми суммасы 12,6 миллиард сумлык биш проектны хуплады.

2017 елда Татарстанда төзеләчәк фабрикада елына 5600 тонна шампиньон җитештерер­гә ниятлиләр. Бу - «Алабуга» махсус икътисади зонасының Күзәтчеләр советы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов хуплаган биш проектның берсе.

Сумала җитештерү ­заводы. «Каматех» җаваплылыгы чик­ләнгән ширкәте тәкъдим иткән инвестиция проекты буенча малеин ангидриды, ягъни эпоксид сумалалар өчен чимал җитештерү заводын төзергә уйлыйлар. Киләчәктә сыек хәлдәге һәм гранулалар рәвешендәге малеин ангидридын елына 60 мең тоннага кадәр җитештерергә ниятлиләр. Яңа завод 157 кешене эш урынлы итәр дип планлаштырыла. Әлеге проект 2018 елның икенче кварталында эшли башлар дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов исә бу теманың республика өчен генә түгел, Россия күләмендә дә актуаль булуын ассызыклады.

Плитә, бетон блоклар җитештерү җайланмалары. «Плентмак» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте исә тротуар плитәсе, плитә һәм бетон блоклар җитештерү өчен җайланмалар чыгарырга уйлый. Шулай ук ваклау-­сортларга аеру машиналарын да булдырырга ниятлиләр. Проектның инвестиция күләме - 160 миллион сум.

Шампиньон гөмбәсе. «Татарстан шампиньоны» гөмбә компаниясе елына 5600 тонна шампиньон гөмбәсе җитештерә торган фабрика булдырырга тели.

«АйДжиЭс Агро» җаваплы­лыгы чикләнгән компания­сенең инвестиция проекты буенча да компост җитеште­рү белән бергә шампиньон үс­терү заводы төзергә җыеналар. ­Әлеге компания товарны сату буенча «Сладкая жизнь», «Магнит», «Бәхетле» кибетләр челтәре белән хәзердән үк сөйләшүләр алып бара башлаган инде.

- Россия базары бик зур, ике компаниягә дә урын җитәчәк. Сезнең проектлар җентекләп эшләнергә тиеш, шул исәптән финанс ягыннан да, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Компрессорлар, эретеп ябыш­тыру җайланмалары. «ИНТЕР­СКОЛ» акционерлык җәмгыяте заводта электр инструментлары җитештерүдән тыш, компрессорлар, эретеп ябыштыру җайланмалары чыгарырга ниятли. Бу эшчеләр санын 200 кешегә арттырырга ярдәм итәчәк, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading