16+

Телсезләнү

Рәхәт заман. Кемнең кайда ни эшләп йөргәнен белер өчен аңа шалтыратып торасы да юк. Интернет бар, андагы социаль челтәрләр бар.

Телсезләнү

Рәхәт заман. Кемнең кайда ни эшләп йөргәнен белер өчен аңа шалтыратып торасы да юк. Интернет бар, андагы социаль челтәрләр бар.

Игътибарлырак булсаң, бернинди махсус хезмәт кешесе булмаган килеш тә кемнең кемне яки нәрсәне яратканын яки яратмаганын, кемнең нинди сәяси платформага якын икәнен генә түгел, ә кичә кем белән төн кунганына кадәр белеп була хәзер. Нәрсә ашаганын әйтеп тә тормыйм инде.

Барыбыз да инде туйса да ташлап бетерә алмаган «Вконтакте» челтәрендәге статуслардан алып, соңгы вакытта шактый популярлашкан «Инстаграм» фотоларын берәмтекләп карарга гына кирәк. Нәрсә генә юк ул челтәрләрдә иренмичә актарынсаң! Әле бер танышым үзен шактый акчалы эшкә алмауларына зарланып торды. Сәбәбе - кадрлар бүлеге хезмәткәре моның социаль челтәрләрдәге фотоларын карап чыккан һәм җитди түгел дигән карар чыгарган.

Инде шактый вакыт очрашып йөргән, эшләре туйга таба барган бер яшь парның аерылышканнарын ишетеп шаккаттым. Анда да шул интернет гаепле. Баксаң, егет элек йөргән кызының фотоларына «лайк» куеп барган икән. «Лайк» ул лаек дигән сүз түгел, шулай да ничектер яхшы билгесе кебегрәк бер нәрсә инде. Шуны куйдың, димәк, син бу кешене яратмасаң да, кадерле күрәсең дигән сүз. Куймадың икән - юк.

Интернетта актарынып кына да, кемнең бу елны ничә кеше белән очрашканын, аларның кайларда ниләр эшләп йөргәнен белеп була. Күпме өмет җимерелә шул сәбәпле, күпме булачак гаилә төзелми кала. Смартфон һәм интернет синең турында барысын да белә ул. Белә һәм саклый.

...Кич, гап-гади гаилә өйдә утыра. Бар да смартфонына «кадалган», безнең якта әйтмешли. Аш бүлмәсендә утыручы анасы йокы бүлмәсендә телефонында казынып утыручы кызын интернет аша гына чәй эчәргә дәшә - бу гадәти хәл. Күрешеп түгел, телефон аша булса да сөйләшү дә бетеп килә бугай. Бер таныш кыздан сорыйм: «Хәбәрләштеңме бүген әниең белән?» «Ие, язышып алдык». Менә шундый җавап. Чөнки телефоннарда ватсап дигән бер каһәр бар, аның аша язасы гына. «Син ничек?» - «Нормально» - «Илшат яздымы?» - «Юк, ул үзе һаман онлайн, үзе берни язмый. Кем беләндер языша. Все, бүтән килеп йөрмәсен дә». Бетте, Илшатның язмышы хәл ителде.

Әле бит «Фейсбук» дигән бер зәхмәт бар. Анда ни дә булса язып куясың икән, үзләрен бу гамәлдәге иң олы акыл ияләре дип санаган «дусларың» шунда ук сиңа кемлегеңне күрсәтәләр. Язып, әлбәттә. Укыйсың - йә тешеңне кысып түзәсең, йә талашка кереп китәсең инде. Әле бу челтәрдә, ни дисәң дә, үз гомерендә берничә булса да китап укыган кешеләр утыра.

Бер танышыма шалтыратам. Телефонын алмый. «Сөйләшә алмыйм, нәрсә бар?» дигән смсы килеп төште. «Берни юк, - минәйтәм, - сөйләшеп аласы килгән иде». «Яз монда», - дигән. Соң, күңелдәгене язып бетереп буламы инде телефон хәбәрендә?! Соңрак шалтыраттым - шул ук хәл. Ачу килде. «Мин үлә-нитә калсам, авылга алып кайтып азапланып йөрмәгез», - дип яздым. Шундук шалтыратты теге. Ә минем бит гап-гади итеп телефон аша булса да бер тере кеше белән сөйләшәсе килгән генә иде. Тик без бит бүген телсез килеш кенә яшәргә ашыгабыз, барыбызга да ни дә булса җитми. Кайбер көнне шул телсезләнеп барган телефонны стеналарга бәреп ватасы килсә дә түзәм. Чөнки... Чөнки ичмасам иртәләрен мин кадерле дип санаган кешемнән шул ук телефон аша «Хәерле иртә, матурым!» дигән хәбәр килә. Шул «матурым» өчен булса да түзәм инде мин бу телсезлеккә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading