- Яңа гына Владимир шәһәреннән килгән балалар автобусны авыл башындагы ферма янында туктатканнар. Берьюлы әллә ничә сыерны шулай якыннан беренче тапкыр күрүебез, диделәр. Ишегалдына килеп кергәч, гаҗәпләнүләреннән бөтенләй телсез калдылар, - ди әңгәмәдәшем.
- Чит шәһәрләрдән килүчеләр сезнең турыда каян беләләр? - дип кызыксынам мин аңардан.
- Казан гына түгел, Мари Эл, Түбән Новгород, Киров өлкәсендәге туристлык агентлыклары белән эшлибез. Үзебезнең сайтыбыз, социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар, - ди ул.
Экскурсиянең бәясенә килгәндә, өч яшькә кадәрге балаларга - түләүсез, өч яшьтән зурракларга - 150, олыларга - 200 сум. Шунда ук балык тоту да кергән. Мәктәп программасы белән килүчеләргә шул ук бәяләр, аларга кафеда коймак белән чәй дә эчертәләр.
Агротуризм белән шөгыльләнү идеясе аңарда тәвә кошы йомыркасыннан әзерләнгән тәбә ашаганнан соң туа. Әлеге кош йомыркасын Абхазиядән дусты алып кайткан булган. Аны ашыйсы килгән саен Абхазиягә чыгып китеп булмас, үзем үрчетеп карыйм дигән фикергә килә ул. Бик тиздән ул тәвә кошларын юнәтә. Африка һәм Австралия страусларын Габделәхмәт Котдусов Волгоградтан һәм Әстерханнан алып кайткан. Аның сүзләренчә, тәвә кошлары башларын комга да, туфракка да яшерми. Хуҗалыктагы башка кошлардан аермалы буларак, кайбер очракларда югалып кына калгалыйлар.
- Яңгыр ява башлагач, тавыклар сарайга кереп кача, ә болар тик басып торалар. Беренче тапкыр алып кайткач, сарайга кертә алмый азапландык. Сарайга таба куабыз, ә алар артка таба бара, - ди страуслар хуҗасы. - Ә менә үзләренә һөҗүм иткәндә, тибеп кенә җибәрәләр. Алар хәтта арысланны да тибеп очыра ала.
Страус йомыркасын Сабан туйларында чүлмәк урынына да вата башлаганнар. Бәйрәмнәр алдыннан махсус килеп алып китәләр икән.
- Тәвә кошы йомыркасына сорау зур. Һәр көнне килеп алып китәләр. Бер йомырканың бәясе - мең ярым сум. Ә ике ана һәм бер ата коштан торган тәвә кошлары гаиләсе - 300 мең сум. Бер тәвә кошы 40 килограмм ит бирә, - ди кошлар «атасы».
Әйтергә онытып торам: тәвә кошлары арасында Терминатор иң олысы гына түгел, ул әле шоу-бизнеска да катышып йөри. Аны төнге клубка кызык өчен чакырган булганнар. Шунда, читлектә басып торып кунакларның күңелен күргән өчен, 25 мең сум түләгәннәр.
Африка тәвә кошларыннан аермалы буларак, Австралия страуслары иректә йөри. Аеруча ипи яраталар, үзләренә кунакка килгән балаларның кулында ипи күрсәләр, артларыннан бер адым да калмыйча тик ияреп йөриләр. Балаларга биредә күңелле.
- Һөнәрем буенча мин - ветеринар. Егерме елдан артык фермерлык эшчәнлегемдә терлекчелек белән дә шөгыльләнеп карадым, үземне үсемлекчелектә дә сынадым, күңелемә иң якыны исә менә шушысы, - ди Габделәхмәт Котдусов.
Иске Казан
Биектау районында икенче маршрут - Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигый музей-тыюлыгы. Районның Камай, Рус Урматы һәм Татар Әйшәсе авылларыннан ерак түгел урнашкан музей-тыюлыкта борынгы тарихи-археологик һәм архитектур истәлек-һәйкәлләрен күрергә мөмкин. Иске Казан XIII гасыр ахырында барлыкка килеп, ике гасыр ярым яшәп кала. Баштагы йөз елда ул хәрби-сәяси үзәк булып тора, Алтын Урда чорында биредә акча сугыла. Казан ханлыгы вакытында исә монда хәрби кирмән төзелә. Ул Явыз Иван тарафыннан җимерелә.
Биредә яшәүчеләрдә әлеге урын турында бик матур риваять сакланган. Аның буенча, Аксак Тимер Болгар кирмәненә бәреп кергәннән соң, Габдулла хан аңа каршы торып булмавын аңлый һәм Мулла хаҗи исемле иң яшь хәрбине чакырып ала да аңа ике улын - Алтынбәк белән Галимбәкне сакларга куша. Габдулла хан һәм аның гаиләсе янгында үлә. Аксак Тимер янгынга сокланып басып торганда, аның эченнән чыгып килүче Габдулла ханның Гайшәбикә исемле кызын күрә. Гайшәбикә кечкенә энесе белән була. Аксак Тимер, кызның гүзәллегенә сокланып, аңа хатыны булырга куша. Гайшәбикә кире кага, әмма ул аны үзе белән Сәмәркандка алып китә. Аксак Тимер үлгәч, Гайшәбикә сәүдә кәрваны белән кайта. Элекке шәһәр тирәсендә энеләре яңа кала төзегән була. Гайшәбикә аларны коткарган Мулла хаҗига кияүгә чыга. Ирле-хатынлы хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Мулла хаҗи вафат булганнан соң, берничә көннән аның кабере астыннан чишмә бәреп чыга. Авыл халкы моны аның изгелеге белән бәйләп карый һәм шушы изге урынга махсус килә башлыйлар. Чишмә суы белән битләрен юган кешеләр авыруларыннан сихәт тапкан.
Музей территориясендә чүлмәк ясау остаханәсе, тимерче алачыгы, җил тегермәне, сугыш кораллары галереясы урнашкан. Биредә тарих белән генә таныштырып калмыйлар, түбәтәй чигү буенча мастер-класслар да оештыралар, биредә арбалеттан атып карау мөмкинлеге дә бар. Музей территориясендәге ачык сәхнәдә «Иске Казан җәүһәрләре» ансамбленә йөрүче татар әбиләре концерт та куя.
Комментарийлар