16+

Тормышлар матур, барысы җитеш, яшьләргә нәрсә җитми?

Соңгы арада яшьләр радиосын тыңларга ияләшеп киттем. Рус телле бу радиода шактый ук татар яшьләре дә җырлый икән. Рамил, Идрис, Рәүф, Фаикъ, тагын абыйлы-энеле Гаязовлар бик популяр.

Тормышлар матур, барысы җитеш, яшьләргә нәрсә җитми?

Соңгы арада яшьләр радиосын тыңларга ияләшеп киттем. Рус телле бу радиода шактый ук татар яшьләре дә җырлый икән. Рамил, Идрис, Рәүф, Фаикъ, тагын абыйлы-энеле Гаязовлар бик популяр.

Алар Россия яшьләренең кумирларына әйләнеп килә. Әлбәттә, милли темага җырламыйлар. Шулай да исемнәрен үзгәртмәгәннәр. Тиз ритмда җырлыйлар, сүзләрен дә үзләре үк яза. Рэп – текст уку формасындагы бу җырларны җыр дип атарга тел дә әйләнми тора инде анысы. Әмма тәнкыйтьли алмыйм. Сүзләрендә мәгънә табып була. Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр, акча эшләү, мәхәббәт, интернет... Дөресрәге интернеттан тую, әти-әнинең үзара дус булмавы, яратуның ялганга төренгән ялтыравык дөньяда көчкә генә исән калуы турында чаң сугу кебек ул текстлар. Дөреслек бар аларда.

Дөньяның һәр катламы турында хаклыкны яшьләр авызыннан ишетү кызык икән. Әле кичә генә үзебез яшь идек. Нәкъ алар уйлаганча уйлый белдекме соң? Әллә башкачамы? Шулай ук әрсез, кыю түгел идек кебек. Радио дулкынны кушып уйланып киткән бер мәлдә “Бабушкин сундук” дип суздылар да безнең яшь чакта яратып тыңлаган “Руки Вверх” төркеменең җырын куйдылар. Сөбханалла! Менә мин ятлап бетергән, әле ким дигәндә унбиш ел элек бии-бии дискотекаларда тыңлаган җыр әбиләрнекенә әйләнгән дә куйган икән ләбаса. Үпкәләп тә куйдым. Эх, мин әйтәм, үзегез әби булмассызмы? Бигрәк иртә картайталар түгелме соң? Кырыкка да җитмичә... Шуннан бер атналап тыңламадым теге радионы. Ә күңелгә тизлек, әрсез җырлар җитми. Ярар әбиләр җыры дип булса да, безнең чор җырларын да тыңлыйлар бит әле. Ничек булса да тыңлыйлар минәйтәм. Яңадан кушылдым яшьлек дулкынына. Беләсезме, аннары нәрсәгә төшенә башладым, бу җырлар, бу яшьләрнең яшәү рәвеше без үзебез, безнең әйтеләсе сүзләр, безнең тормыш... Әти-әни турында җырлыйлар икән алар бит безне күреп нәтиҗә ясый, интернет алар тормышын биләп алган икән, ул бит инде без төзегән киләчәк. Ягъни, яшьләр кыю, балалар тыңламый икән, димәк, без үзебез шундый. Ә без үзебезне тыйнаграк, акыллырак дип уйлыйбыз икән, димәк безнең әти-әниләребез шундый. Һәр буын үзенә нәрсә сеңдереп үсә, шуны тормышка ашыра. Үзебездән әти-әнине эзләсәк, балалардан үзебезне эзләргә кирәк. Хәзер балаларны безне тәрбияләгән кебек тәрбияләмибез. Йә вакыт тар безнең, йә замана кушканы башка. Димәк, алардан үзебезнең дөреслекне күрергә тиешбез.

Ә безне тәртипле, кешелекле бул, һәр нәрсәнең кадерен бел дип үстерделәр. Без әле чикләүнең, хезмәтнең, чын хисләрнең, әти-әни игътибарының нәрсә икәнен белеп үстек. Ә безнең буынның балаларга шундый игътибары булдымы соң? Әллә замана, шаукымы үз хаосын өстән төшереп, балаларны артык өйрәтергә ярамый, аларга чикләр куярга кирәкми дип, артыннан иярттеме? Кеше баласында кәрәзле телефон бар дип, балалар бакчасы бусагасын атлап чыгуга кулларына гаджетлар тоттырабыз, янәсе кимсенмәсен. Аннары уйныйлар дип зарланабыз. Эш күп, юлларда бөкеләр, арыдым дип аларга битарафлык күрсәтәбез. Узган һәр минутны кайтарып алып булмаячагын белсәк тә...

Менә шуңа яңа яшьләр битарафлык, интернетның барлыкны камавы, мәхәббәт чын булмавы турында чаң суга да. Алар өчен нәрсә дөреслек икәнен бәргәләнеп эзлиләр. Димәк, аларны үстергәндә безнең дөреслегебез булмаган. Туксанынчы елгы буынның балалары безнең яшәеш, безнең үткән, бүгенгебез ул. Аларның җырлары безнең җырлар. Үз җырларын җырларга әле аларның тормыш тәҗрибәләре дә, кыйблалары да юк. Телиләрме, теләмиләрме безгә карап компас көйлиләр. Шуңа да ай-һай хәзерге яшьләр тегенди-мондый дип уфылдау, аларны гаепләү дөрес түгел, менә без нинди икән дияргә кирәк.

Тормышлар матур, барысы да җитеш, аларга нәрсә җитми соң? Узгандагы авыр елларны белми бит алар дибез. Әйе, алар үскәндә ата-аналары никтер Америка формасындагы тормыш моделен күрсәтергә теләгән. Хәер, бәлки үзеннән-үзе шулай килеп чыккандыр. Иң текә тормыш Америкада дип тукып торсыннар да. Балаларга иң яхшысын бирергә омтыла бит инде һәр ата-ана.

Димәк, менә бездә дә ким түгел дип тырышу гаеп түгел. Ә үсеп җиткәч, чынбарлык белән очрашу барыбер котылгысыз. Чынбарлыкта дистә елларга сузылган кредитлары да, хезмәт хакларының нольләре дә, түләүләрнең, аеруча уку өчен түләүләрнең зурлыгы да калкып чыга. Хәер, әле без яшьрәк чакта бу дөреслек тә ничектер җайланып алган кебек иде. Тик бар нәрсәдә һәрчак үсештә була алмый ахрысы. Шуңа да бүгенге җитеш тормыштан да кәнәгатьсезлек бөреләнә.

Яшьләрнең әйтер сүзләре дә юк, үзләре протест белдерергә тырыша диючеләрне күп очратырга туры килә. Әйтер сүзләре дә юктыр, әмма олыларның тормышын күзәтеп, билгеле бер нәтиҗә ясый алар. Димәк, ризасызлык белән урамга чыгалар икән, безнең яшәеш үзе бу адымны ясый дигән сүз. Без үзебез сабырсыз, күп кирәк кешеләр булып чыгабыз. Ә менә үзебез күрсәткән сабырлык ул безнең әти-әниләрнең төпле акылы, сабырлыгы. Һәр яңа буын алдагы буынның яшәү рәвешен, тәрбиясен (тәрбиянең булмавы да үзе бер тәрбия), үрнәген тормышка ашыра. Катлаулы формула бу... Шулай да яшьләр дулкынына кушылгач аңлашыла башлый.

Айсылу Имамиева

Фото:https://pixabay.com/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading