16+

Тортның яртысын юк иткән “ябыгучы” хатынына карап Айрат елмаеп куйды

Үзен белә-белгәннән бирле артык авырлык белән көрәште, ябыгырга тырышты Дәнирә.

Тортның яртысын юк иткән “ябыгучы” хатынына карап Айрат елмаеп куйды

Үзен белә-белгәннән бирле артык авырлык белән көрәште, ябыгырга тырышты Дәнирә.

Әле булачак ире белән очрашып йөргән вакыты иде. Йөргән кызына кафелар тирәсендә ризыкларның исен генә иснәтеп йөрергә күнеккән егет аны кафега чакырды. Бер күренекле артист исеме белән аталган диетага кергән генә көне иде Дәнирәнең. Үзбәк кафесында бер ашап чыгу өчен кайтамы соң инде җиң сызганып тотынган уеннан Дәнирә – егетнең тәкъдименнән баш тартты.

И ялынды, и ялынды Айраты – кызны уеннан кайтара алмады. Егетнең уйлары изге булган икән – шул кафеда кызга тәкъдим ясау ниятеннән, кафе хезмәткәрләрен дә килештереп, залны шарлар белән бизәгән, торт эченә сөйгәненә дип алган йөзеген дә яшереп куйган булган, бахыр... Шулай итеп, йөзек кызга башка шартларда бирелде.

Ә менә бүген иртән эшкә барганда автобус кондукторы Дәнирәне җитәкләп диярлек үз урынына алып барып утыртты: “Сез йөкле бит, әйдәгез, әйдә, минем урынга утырыгыз” – дип әйдәде. Хурлануыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булып кызарса да, “Юк, юк, корсаклы түгел мин, бары симердем генә”, – дип җавап җирергә батырчылык итмәде, якын-тирәдә таныш-белешләр күренмиме, дип як-ягына каранып алды да Дәнирә, кондуктор күрсәткән урындыкка барып утырды.

Дөрес, моңа кадәр дә җәмәгать транспортында үзеннән яшьрәкләрнең урын биргәләгәннәре бар иде, әмма моның кадәр үк “зурлаганнары” юк иде әле. 
“Иртәгәдән точно ябыгам!” – дип карар кылды Дәнирә. Ап-ак биткә зу-у-ур хәрефләр белән нәрсәләр ашарга кирәклекне күрсәткән менюны язып, иң күренә торган җиргә – суыткыч ишегенә үк элеп куйды, бер нөсхәсен телефонының экранына саклап куйды. Бик танылган блогер ханым шушы диетада “утырып” кына үзенең яшьлеген, гүзәллеген, матурлыгын саклый икән. Ник, мин шул блогердан ким мени, бик җиңел генә диета, дип фикер йөртте Дәнирә.

Шулай итеп, иртәгесе көнне Дәнирә диетага керде. Үзе белән контейнерларга тутырып, эшкә тозсыз-тәмсез тавык ите, төш вакыты җиткәнче ашыйсы килгәнне басар өчен кимереп торырга сельдерей сабагы алды. Әмма көне буе офиста тәмле-тәмле шоколадлар, конфетлар белән чәй эчәргә күнеккән организм тиз генә диета йогынтысына бирешергә теләмәде. Өстәле яныннан үткән-сүткәннәр Дәнирәнең эченең быгырдап яфалавының шаһитләре булдылар. Ул да түгел, күрше өстәлдә утырган Зилә Дәнирәне үзе пешереп алып килгән тәмле печеньелар белән чәй эчәргә чакырды. Бу ымсындыргыч тәкъдимнән дә матур итеп кенә баш тартты Дәнирә.

Шул арада офиска елмаеп-көлеп Дәнирәнең үткән атнадагы клиенты килеп керде. “Ай рәхмәт сезгә, документларымны сез тутырып бирмәсәгез эшемне башкарып чыга алмас идем”, – дип, рәхмәтләр укый-укый Дәнирәгә бер капчык тәм-том биреп калдырды. Боларны да ашамыйча котылды хатын – хезмәттәшләренең чәй өстәленә тезеп салды, әмма үзе орынмады, сельдереен кимереп утыруында булды. Үзенең тотрыклылыгы өчен горурлану хисе булса да, торган саен көче кими барды Дәнирәнең. “Нәрсәгә кирәк инде бу диета миңа, ирем мине болай да ярата ич”, – дигән уйлар башына кереп-чыгып йөри башлады. 

Кичкә Айрат эштән кайтканда зу-ур торт күтәреп кайтты. Ул тортның аппетитлылыгын күрсәгез! Катлы-катлы коржлар арасыннан “мине аша, мине аша” дип мулдан ягылган кремнарга чикләвек кисәкләре дә өстәлгән, өстенә мулдан шоколад сибелгән, җиләкләр белән бизәлгән... ммм, телеңне йотмалы булып ымсындырып тора! Дәнирәнең авызыннан сулар килде. “Юк, ашамыйм! Ябыгам булгач ябыгам!” – дип уйлады ул.

Айратның: “Әнисе, бер генә кисәген ашап карыйсыңмы соң әллә?” – диюенә каршы нык һәм каты итеп: “Юк!” – диде. Бу сүзеннән, үзенең тәмле тортны гына түгел, үз-үзен җиңү тойгысыннан горурлык хисе уянды хәтта. “Менә бит, чынлап теләсәң, искиткеч тәмле күренгән тортны да ашамый була икән”, – дип уйлады ул. Иренә һәм улына дип әзерләгән кичке аш урынына кыяр кимереп утырды ул, күзләре әйләнеп чыкканчы су эчте.

...Төнлә кемнеңдыр кыштыр-мыштыр килүенә, чапы-чопы итүенә, савыт-саба шалтыравына уянып китте Айрат. Хәерсез мәче тагын өстәлгә менгәндер, дип, йокылы күзләрен уа-уа аш бүлмәсенә чыкса, ире кичтән алып кайткан торт белән Дәнирә чәй эчеп утыра иде. Төнге ике дип тормыйча, тортның яртысын юк иткән “ябыгучы” хатынына карап Айрат елмаеп куйды.

Ландыш Тимерова
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading