16+

Ту-154 самолеты һәлакәтендә гомере өзелгән Ралинә Гыйльманованың укытучысы аның турында: «Ул башкалардан аерылып торды»

Кичә Казанның Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясендә 2016 елның 25 декабрендә булган авиаһәлакәттә гомере өзелгән Ралинә Гыйльмановага багышланган хәтер "почмагы" ачылды. Чарада гимназия укучылары, Ралинәнең укытучылары катнашты.

Ту-154 самолеты һәлакәтендә гомере өзелгән Ралинә Гыйльманованың укытучысы аның турында: «Ул башкалардан аерылып торды»

Кичә Казанның Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясендә 2016 елның 25 декабрендә булган авиаһәлакәттә гомере өзелгән Ралинә Гыйльмановага багышланган хәтер "почмагы" ачылды. Чарада гимназия укучылары, Ралинәнең укытучылары катнашты.

Гимназия җитәкчелеге "почмак" ачылышына мәрхүмәнең әти-әнисе, сеңлесе Эльвинаны да чакырган, тик алар чарага килә алмады. "Әтиләре хастаханәдә ята, ә әнисе белән сеңлесе әле һаман хәсрәт ачысыннан айный алмый. Алар мондый искә алу чараларында катнашу үзләре өчен бик авыр булуын әйтте", - диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кадрия Габбасова.

Ралинә Гыйльманова 2001 елда 15 нче гимназиягә беренче сыйныфка укырга килә. 2007 елга кадәр биредә белем ала. Аннары Казан хореография училищесына укырга керә, аны тәмамлый. Аннан соң "Кострома" балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр. Параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

"Почмак" ачылу чарасы 22 яшьтә гомере өзелгән Ралинә хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланды. Аннары гимназия директоры Фәнит Харисов сүз алып: "Ралинә гимназия өчен бик тырышты. Ул, кая гына барса да, нинди генә чарада катнашса да, үзен җаваплы, өлгер укучы итеп күрсәтте. Без аны һәрвакыт истә тотабыз, ул һәрвакытта безнең күңелебездә булыр", - диде.



Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Динә Садыйкова чарада катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп, Ралинә Гыйльманованы аларга үрнәк итеп күрсәтте, Ралинәнең уку алдынгысы булуы турында сөйләде. "Мәктәп елларында бирелгән грамоталар, рәхмәт хатлары да шул хакта сөйли", - диде ул.

Ралинә Гыйльманованың беренче укытучысы Әлфия Рәхимова, гимназиягә эшкә керүгә, беренче итеп Ралинә классын ала. "Беренче сыйныф балалары барысы да самими кебек, тик Ралинә араларында барыбер аерылып торды. Уку алдынгысы булды, класстан тыш чараларда актив катнашты, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән дә күңелне җәлеп итә иде", - дип белдерде укытучы.

Рус теле укытучысы Мәүлия Габдуллина, бию серләренә беренче булып төшендергән остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алевтина Феоктистова чыгышлары да йөрәккә үтеп керерлек булды. Аларның сүзләрендә Ралинә белән нык горурлану, аны сагыну хисләре ярылып ята иде. Бу чыгышлар гимназия укучыларын битараф калдырмады: балаларның күзләренә яшь тулды. Укытучылар, балаларга мөрәҗәгать итеп, гомернең кадерен белергә киңәш итеп, "Ралинә почмагы"на сакчыл карауларын сорады. Мәүлия Габдуллина 5 нче сыйныфта "Иң яхшы дәфтәр" бәйгесендә Ралинәгә тиңнәр табылмавын искә алды. Ә Алевтина Феоктистова 1,5 ел эчендә Ралинәнең бию программасын тулысынча үзләштергәнен, төрле халык биюләрен бик тиз отып калуын билгеләп узды.



Ралинә, укыган вакытта, бию түгәрәгендә генә түгел, "Сәйлән" ансамблендә җырлау белән дә шөгыльләнгән. "Сәйлән"нең бүгенге укучылары уен коралларында "Уракчы кыз" һәм "Умырзая" көйләрен уйнады. Бию ансамбленә йөрүче 4 нче сыйныф укучылары татар халык биюен башкарды.

Алып баручылар Ралинәнең Татарстан варислар берлегенең "Тамчылар" балалар оешмасында тәрбияләнүе турында әйтеп үтте. Бу елларда аның күңеленә көчле рухлылык, туган илен, туган халкын ярату, кадерләү хисләре сеңдерелгән. Хәрби ансамбльдә эшләү теләге дә шуңа ишарәли кебек. Ралинә гастрольләр белән бөтен Европаны йөреп чыга. Күп тапкыр Александров ансамбле "кайнар нокта"ларда - Чечня, Әфганстан, Таҗикстан, Югославиядә Россия солдатларын рухи азык белән рухландырган. Сириягә Яңа елга багышланган концерт куярга очу нияте генә тормышка ашмый кала.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 25 нче декабрендә Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты, Сочидан кузгалып китеп, 20 минуттан соң радарлардан югала. Ул Кара диңгезгә килеп төшә. Очкыч бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен дә кертеп, барлыгы 92 кеше булган. Алар барысы да вафат була. Артистларның хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен Сириядәге "Хмеймим" авиабазасына барышлары булган.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading