Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң зур эз калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.
Язучының иң зур мирасы – үлмәс шигырьләре, поэмалары. Габдулла Тукайның мирасын галимнәр бүгенге көндә дә өйрәнүләрен дәвам итәләр. Аның һәрбер шигыре үзенчәлекле, кызыклы, һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә сер яшеренгән.
Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә табигать образлары, халык авыз иҗатына якын образлар аерым урынны алып тора. Игътибарны “Ай һәм кояш” шигыре җәлеп итте. Аның бу шигыре XIX гасыр ахыры XX гасыр башында иҗат иткән Александр Федоровның «Колыбельная песня» шигыренә охшаган. Гүзәл Юнысова үзенең “ История одной колыбельной” мәкаләсендә Тукай бу шигырьгә охшатып язган дип саный, чөнки Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә рус авторларының фамилияләрен күрсәтмәгән, бары “русчадан” дип, язу белән генә чикләнгән.
Габдулла Тукайның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән. “Ай һәм
кояш” шигыренең дә русча тәрҗемәсе бар. Бу шигырьне С. Олендер һәм В.
Думаева-Вәлиева русчага тәрҗемә иткәннәр.
В. Думаева- Вәлиева шигырьнең соңгы юлларында Ай белән Кояшны абый һәм сеңел белән чагыштыра.
...Так Луна и Солнце, словно брат с сестрою ,
Делят день и вечер дружно меж собою.
Ә Габдулла Тукайда “ике туган агай-эне” диелә.
...Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.
Бу юкка гына түгелдер. Әгәр дә Ай һәм Кояш турындагы көнчыгыш халыкларның һәм һиндларның мифларын карасаң, анда аларның “берсе - кыз, берсе – малай” дип язылган.
“Дөрес, дөнья халыкларында бу образны төрлечә сурәтлиләр: грузиннарда Ай – ир-ат, Кояш –хатын-кыз; Дагстандагы тау халыкларында Ай –кыз, Кояш –егет; абхазларда Ай – ир-ат, Кояш – Хатын-кыз...”
Ә татар халык әкиятәрендә Ай хатын-кыз кыяфәтендә күз алдына килеп баса. Бәлки, В. Думаева – Валиева моны истә тотып тәрҗемә иткәндер... Тәрҗемә рус телле укучыларга да сөекле шагыйребезнең иҗаты белән тирәннәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.
“Ай һәм кояш” шигыре 1909 нчы елда язылган. Язылганга бер гасырдан артык гасыр үтсә дә, ул балаларның иң яраткан шигырьләренең берсе булып кала бирә. Чыннан да, Г. Тукай - нәниләр психологиясен, аларның уй-фикерләрен, теләкләрен белүче бөек шагыйрь. Еллар үтсә дә, аның иҗатына булган кызыксыну кимеми. Киресенчә, кешеләр аның шигырьләрен укып, үзләренә юаныч, күңел тынычлыгы, рухи азык таба. Ә шигырьләре... Галимнәр, шигырь яратучылар өчен мавыктыргыч бер дөнья булып кала бирә...
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Сайты интернета – www . yandex . ru
Татар мифлары. Беренче китап.- Казан: Татар. кит. нәшр. , 1996.- 388б.
Татарско-русский словарь: Под ред. Ф.А. Ганиева.- Казань: Татар. книж. изд., 1988.- 462 с.
Тукай Г. Избранное. Казань, Татарское кн. изд-во, 1978.- 272 с.
Яковлева Роза Анатольевна,
Казан шәһәре 82 нче мәктәпнең
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар