16+

«Туктагыз, шашмагыз, сугыш чыгарга тора, хәзер атагызны алып чыгып китәләр»

Дөнья турында уйлыйм әле, әни! Хәзерге дөньяларыгыз ничек соң дисеңме?

«Туктагыз, шашмагыз, сугыш чыгарга тора, хәзер атагызны алып чыгып китәләр»

Дөнья турында уйлыйм әле, әни! Хәзерге дөньяларыгыз ничек соң дисеңме?

Ничек дип әйтим икән? Начар дисәң, кайсы җире начар, диләр.

Бик шәп бу тормыш, без үскән, балалар үстергән заманның төшенә дә кермәгән дөнья дисәң, син әйтмешли, тагын виноват буласың инде, кайсы җире рәхәт диләр. Андый вакытта күрше Маһи тәтә "Незнай мычитъся, незнай кричитъся" дия иде.

Маһи тәтә урысча белә иде, әни. Ул бит яшь чагында Гәрәе белән Хабаровскийларга кадәр чыгып китеп, бәхет эзләп йөреп кайткан.
Бәхетнеме? Юк, әни, тапмаган ул аны анда да, сагынуына чыдый алмыйча кире әйләнеп кайткан. Бару белән үк кире кайтмаганнардыр, чөнки Маһи тәтә урысча өйрәнеп кайткан аннан. Искеавыл Дарьяның тозлаган кәбестәсен сатулашып алып бирә торган иде бит. Дарья түти чиләк белән тозлы кәбестә күтәреп аларга килә иде. Ә кәбестәсе шәп, кетертәп тора торган, авыздан сулар китерә. 

Бу кәбестә сүз арасында гына, Маһи тәтәнең урысча белүеннән генә кереп киткән сүз булды. Әни, син үзең дә урысчаны бераз белә идең бугай, име.
Зерә генә Искеавыл алпавытына урак урганмыни? Кулларың талганчы тирбәтеп йоклаткан оныгың син борылуга бишегендә торып утыруын күргәч, яратып кына орышып ала идең: "Вәйт, җәбәтнек, яңа йоклаттым бит, ни арада торып утырдың" дип. Безнең татарда мондый сүз юк, русларда да юк.

Ул сүзнең мәгънәсенә еллар үткәч кенә төшендем әле, мөгаен, ябедник дигән сүзне кемнәндер ишеткәнсеңдер инде, шуннан "оборотка" кертеп тә җибәргәнсең. Ул синең безне ачусыз гына, яратып кына орыша торган сүзең иде.

И, әни, бу җәбәтнекләрең дә картаеп беттеләр. Гомер бик тиз уза икән шул. Ә чынлап орыша торган сүзләрең дә бар иде бит әле.

"Җәфрәтилләр". Ну монсы инде чама белмичә азынып китсәк, Гарифәттә әйтмешли, "Упшый умрил" итеп, барыбызга бергә "эләктерә" идең. Күп тә идек бит инде без җәфрәтилләр. Ул сүзнең мәгънәсенә барып җиттем мин, әгәр дә ялгышмасам. Ефрейтор дигән сүз булгандыр дип уйлыйм. Монысын армиядән кайткан берәр солдат авызыннан ишеткән булгансың, ахры. Ачу килгәндә әйтә торган булгач, ефрейторы турында бик матур фикер әйтмәгәндер инде ул солдат абый.
Әй, әни, шулай ул дөнья, аның тыныч торганы юк. Әле дә сугыш эчендә якты дөнья. Без үскән заманда да тыныч түгел иде.

Тарихка "Салкын сугыш" дип кереп калган, дөнья менә-менә сугыш уты кабына дип тетрәнеп торган заман иде ул. Без балалар аны бөтен нечкәлеге белән аңламаганбыз да, балачакта синең өчен өлкәннәр уйлый, өлкәннәр кайгыра бит. Син дә без чамадан тыш шаяра башласак, "Туктагыз, шашмагыз, сугыш чыгарга тора, хәзер атагызны алып чыгып китәләр" дип әйтә идең. 

Менә шулай, әни, бу арада синең белән сөйләшәм әле. Сөйләшәм дип, мин генә сөйлим, күңел түремне бушатам. Мин дә бит инде ай-һай шактый күп яшәдем. Күргән-кичергәннәр дә хәйран гына. Яңа, яшь буын сине белми, әни, мине дә бер вакыт белмәсләр...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading