16+

Тыныч йокылар сезгә...

Бүген - бөтендөнья йокы көне. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә икән. Йокы вакытында бездә ми активлыгының минималь дәрәҗәсе һәм түбән реакцияләр күзәтелә.

Тыныч йокылар сезгә...

Бүген - бөтендөнья йокы көне. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә икән. Йокы вакытында бездә ми активлыгының минималь дәрәҗәсе һәм түбән реакцияләр күзәтелә.

Озак вакыт дәвамында йокыгыз туймаса, бу тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Юмор хисе югала, ярсынучанлык, үз - үзенә бикләнүчәнлек, бер үк проблемаларга йомылу барлыкка килә. 

 4 сәгатьлек йокыгызны югалтасыз икән, реакция 45% ка кими, дигән сүз. Хәтер начарая, төрле авыруларның кискенләшүе мөмкин. 

Табиблар инсультларга, инфарктларга, гипертониягә һәм башка җитди авыруларга начар йоклау сәбәпче, диләр. 

Шул ук вакытта йокы туйдыру - йөрәк-кан тамырлары һәм күп кенә башка авыруларны, симерүне профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулларның берсе. Белгечләр раславынча, йокы җитмәү эшкә сәләтлелекне киметеп кенә калмый, ә нервлар бозылуга да китерә. Йокы баш миенә кирәк булмаган нейрон кушылмаларыннан котылырга ярдәм итә.

Тиешле йокы өчен берничә гади кагыйдәне үтәү дә җитә. Йокыгызны туйдырырга киңәш итә табиблар.

 Йоклар алдыннан алкоголь һәм кофеинлы продуктлар кабул итәргә кирәкми - алар нерв системасына тискәре йогынты ясый.Шулай ук йокы сыйфатына зыян ач килеш яки киресенчә, ныклы итеп ашау да зыян китерергә мөмкин. Кичке аштан соң йокыга ятар алдыннан 4 сәгатькә якын вакыт узарга тиеш.

Галимнәр фикеренчә, өлкән кеше йокысының дәвамлылыгы - тәүлегенә 7-8 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Кайбер белгечләр хатын-кызларга өстәмә йокы сәгатьләре кирәк дип тә саный, чөнки алар хисчәнрәк. 

Организмның нормаль эшләве өчен балаларга тәүлегенә 10 сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк. Туйганчы йоклау аларда игътибарлылык һәм гиперактивлык синдромы чагылышын киметергә һәм үз-үзен тотышын яхшыртырга ярдәм итә. Бу бәйрәм үз сәламәтлегеңә, үз -үзеңә игътибар итү өчен тагын бер сәбәп булсын. Тыныч, сәламәт, тулы кыйммәтле йокы сезгә, дусларыбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading