16+

Уены-чыны бергә: «Син миңа дупной паста алып кайттыңмы?»

Хәзер яшәү күңелсез, диләр. Алдагы көнең ничек булыр?.. Белүче дә, әйтүче дә юк. Телевизор “алга таба барабыз”, ди. Үсеш сизелми...

Уены-чыны бергә: «Син миңа дупной паста алып кайттыңмы?»

Хәзер яшәү күңелсез, диләр. Алдагы көнең ничек булыр?.. Белүче дә, әйтүче дә юк. Телевизор “алга таба барабыз”, ди. Үсеш сизелми...

Хезмәт хакы шул килеш. Ачу кабара ник шулай? Аптыраш. Әйтергә ярамый, хәтта теш шыгырдатырга да!

Теш дигәннән, беркөн кибеткә кергәч, уйланып йөрим. Киштәләре шыгырдап тулган – җаның ни тели. Менә монысы – әйе, үсеш! Ипиләр рәтеннән үтәм. Кискәләп тә саталар, урталае элекке тулы бәясе хәтле итеп куелган. Истә әле, элекке Тула прәнникләре шуның зурлыгында иде. Колбасалар шул килеш тора.

Элек чират торып алышлы иде бит. Тамак туя иде бер кисәген ашап куйсаң, хикмәт инде! Ә хәзер? Нинди генә мәзәкләр тумый аның туклыклылыгы турында. Имеш, аның составында ит юк, песигә бирсәң, песи ашамый икән. Шуңа күрә җитештерүчеләр җаен тапканнар, колбаса дигән нәрсәгә тычкан ите кушып чыгара башлаганнар. Хәзер халык кырылып ашый шуны. Билләһи, ышанмас җиреңнән ышанырсың, кыйбат дип тә тормыйлар, ди.

Инде күзем теш пастасы киштәсенә төште. Ниндие генә юк, очсызлы 100 сумлысыннан башлап, 300-350 тәңкәлекләренә кадәр масаеп тора. Әле кайчан гына теш пастасының очсызлысы да, колбасаларның “мясная”сы сыман ике мәртәбә арзанрак иде түгелме? Зуррак иде лә тюбигы да. Алмыйча нишлисең инде, ачудан теш шыгырдатыр өчен дә, тешеңнең чиста, таза-сау булуы өчен дә кирәк.

Ярар, акча кызганып сукранып йөрүем түгел, ләкин бит яшәешебезгә хилафлык өстәлүдән уфтану бар. Каядыр күтәреләбезме без, әллә төшәбезме, тәгәрибезме, бетәбез яки дөмегәбезме? Бездән хәзер хыял, өмет, ышаныч, дигән төшенчәләр качып бара түгелме?..

Элек тә шулай иде, дисәм, ялгышмамдыр. Шул уңайдан бер булган хәл турында да язып үтим әле. Узган гасырның 70 нче елларыдыр... Бер төркем дуслар белән концерт бригадасы җыеп, гастрольләргә чыгып киттек. Җырчылар, баянчылар, нәфис сүз осталары. Арабызда Әхмәт Кәримов та бар. Ул хәзер Татарстанның атказанган артисты, танылган музыкант, Камал театрының төп баянчысы. Извил исемле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җырчысы да безнең белән, гомере буе шунда җырлап, лаеклы ялга чыкты. Әлеге ансамбельдән гүзәл затларыбыз – биючеләр дә бар. Һәм фәкыйрегез – мин. Концерттан соң, уңышлы чыгышыбыз хакында сөйләшеп, бераз “кәефләнеп” утырабыз.

Извил шунда бик тә зур горурлык хисендә әйтеп салды:
- Менә озакламый ансамбльне Япониягә чакыралар.
Шаккатудан безнең күзләребез маңгайга менде. Берәүләребез: “Ай-яй!”, - диеште, кайберләребез: “Вот это да!” - дип бот чабып куйды. Тагын берсе: “Әйдә, шул хөрмәткә!” - диде дә, тост тәкъдим итте.

Извил: “Кемгә нәрсә алып кайтыйм?” - дип, юмартлык белдерде. Ул вакытта бит инде дефицит әйберләр күп иде илдә. Әхмәт: “Мөмкин булса, Извил, син миңа теш пастасы алып кайт әле яме?” - дип үтенечен әйтте.

Извил заказлар җыеп тормыйча: “Ярар, һәрберегезгә нәрсә дә булса да табармын”, - дип, кырлы стаканына салган шәрабен готгылдатканнан соң, иреннәрен ялап алды. Аңа барыбыз да хәерле сәфәр теләдек.

Ансамблебезнең олы җиңүләр яулап кайтканлыгы турындагы хәбәрне дустыбыз Извил аша, озату кичәсендәге кебек, зур табын артында ишеттек. Әй, шаклар катып, аны бөек җырчы буларак тоеп тыңладык Япониядәге маҗараларын.

- Менә, - ди, - балаларга, хатынга, туганнарга гомерләренә җитәрлек кием-салым алып кайттым. Цветной телевизор һәм видео сатып алдым. Сезне өйгә чакырып, “парнуха” карарбыз.

Кая әллә нәрсәләр карау, ул сүзне ишеткәнебез дә юк. Шул вакыт Әхмәт аны бүлдереп: “Син миңа дупной паста алып кайттыңмы? - дип әйтеп салды, русчасының чамалырак икәнлеген яшермичә.
- Мишәйт итмә әле, Әхмәт, сөйләп бетерим. 

Извил иреннәрен ялый-ялый, күзләрен йома-йома һаман хискә бирелеп мактана бирде. 
- Аннан соң, постельный кирәк-яраклар, балаларга уенчыклар...
Извилның сүзен тагын бүлдерде Әхмәт. 

- Ярар, анысы әйбәт булган. Син миңа дупный паста алып кайттыңмы?
 Ну, Әхмәт, алай ук теңкәсенә тимәскә иде инде. Күренеп тора бит, алып кайтмаган берни дә. Үзе безнең өстәлдәге нигъмәтләрнең кемнеке икәнлеген сорамый-нитми, рәхмәт тә әйтмичә, ура гына.

Фикеремнең йомгагында менә нәрсә әйтмәкче булам. Һәр чорның үз хикмәтләре. Әхмәт дустымның “дупной паста”сын теш пастасы дип әйтүдән бер нәрсә дә үзгәрми. Чатаклыклар гына өстәлә. Минем уйлавымча, Япониядә теш пастасы бәясе һаман шул килештер, ә менә бездә ул гел арту ягында. Бездәге “үсеш” дигәннәре менә шуннан гыйбарәт, ахырысы...

Алмаз Хәмзин

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading