16+
#Төрлесе 14 июня 2025, 12:04 Уку өчен 2 минут
4116
0
1

Урамда кечкенә балаларны күрсәм дә, күземә яшьләр килә

14 июня 2025, 12:04
4116
0
1
Уку өчен 2 минут

Булачак ирем белән югары уку йортында таныштык. Кызык кына очрашу булды бу.

Урамда кечкенә балаларны күрсәм дә, күземә яшьләр килә

Булачак ирем белән югары уку йортында таныштык. Кызык кына очрашу булды бу.

Беренче курска укырга килгән көнне иртән ашханәдә кассирның миңа кайтарып бирергә акчасы булмады, биш сум акча сорады, ә минем юк, шунда артымда чиратта торган егет  ярдәмгә килде, сөйләшеп киттек. Аның безнең группадашыбыз икәнен, хәтта бер тулай торакта торуыбызны белгәч,  бөтенләй сөендем. Менә бу язмыш, ә бәлки безнең киләчәгебез дә уртак  булыр. Бу уйларым Ходайның “Амин” дигән сәгатенә туры килде бугай. Диплом алуга без өйләнештек. Күңелле генә туй уздырдык. Ярты төркемебез туйның кунаклары иде. Кыскасы, тату гына яши башладык. Мин мәктәпкә эшкә урнаштым, физика фәненнән укытам, ирем исә бер оешмага компьютерлар буенча белгеч булып урнашты. Социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чиратка бастык. 

Иремнең беренче көннән үк миңа балага узмас өчен сакланырга кушуы гына гаҗәпләндерде мине. Баксаң, ул фатир алганчы бала булуын теләми икән. Ул чакта мин дә аның белән килешми булдыра алмадым. Әле 23 яшьтә, нинди бала, торыр урын юк. Кыскасы, мин дә бала турындагы уйларымны онытып тордым. Тик урамда кечкенә балаларны күрсәм дә, күземә яшьләр килә иде. 

Ике ел чиратта торганнан соң ипотека белән фатирлы да булдык. Шөкер, инде бүлмәбезгә евроремонтлар ясаттык, заманча  җиһазландырдык. Мин кабат бала турында сүз кузгатып карадым. Ул исә тагын үзенекен кабатлады:
~ Безгә әле иртә, карьера ясарга, акча тупларга, үзебез өчен яшәргә  кирәк.

Миңа хәзер 27 яшь. Ирем миннән ике яшькә кечерәк. Киенәсен киенәм, теләгәнемне ашыйм, фатирыбыз да бер дигән, эшемдә дә барысы да уңай бара, тик күңелем китек. Нидер җитми, гел моңсулана башладым. Бик нык әни буласым килә. Тик ирем каршы. Берсендә хәйләләп: 

– Әллә мин авырлы инде, күңелем дә болгана, - дип шаярткан идем, ул шундый нык ачуланды. Тавыш куптарды. Андый нәрсәләр белән шаярырга ярамый имеш, узсаң, абортка барырсың... Бу сүзләреннән соң мин куркып ук калдым. Әллә ирем беркайчан да бала булуын теләмиме икән? Миңа нишләргә? Яшем бара бит, минем кимендә ике бала табасым килгән иде. Ә монда әле 27 яшемдә беренчесе дә юк. Иремә баланың бәхет китерәчәге, мәхәббәт җимеше икәнен ничек аңлатырга? 

Алинә С. 
Яшел ҮЗӘН


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading