16+

Вәсилә Фәттахова арабыздан китте

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 37 нче яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты.

Вәсилә Фәттахова арабыздан китте

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 37 нче яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты.

Әле гыйнвар урталарында гына аның турында социаль челтәрләрдә "үлгән" дип таралган хәбәрне укып, аның хак булмавын белгәннән соң: "Аллага шөкер!" дигән идек тә бит...

2015 елның 27 декабрендә икенче баласын - кызын тапканнан соң , Вәсиләнең сәламәтлеге начарланып китә, берничә операция кичерә. Табиблар соңгы минутка кадәр аның гомере өчен көрәшә. Тик ул кичә, 26 гыйнвар төнендә, вафат була.

Аның "Туган як" җыры хит буларак татар һәм башкортлар арасында гына түгел, хәтта руслар арасында да популярлык казанды. Шуңа күрә аны белмәгән, тыңламаган кеше юк иде.

Вәсиләнең якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Ходай сабырлык бирсен сезгә...

Җырчы белән саубуллашу иртәгә Уфаның Башкорт дәүләт филамониясе бинасында (Гоголь ур., 58) сәгать 10да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading