Хатын-кызларны һәм ир-атларны ниндидер бер аерым-аерым төркемгә бүлү дөрес булмас.
Беренче очрашу – тормышта иң мөһим вакыйгаларның берсе, килешәсезме? Кеше синең турында нинди нәтиҗә чыгаруына карап, алдагы мөнәсәбәтләр корыла яки, киресенчә, корылмый кала. Ир-атлар һәм хатын-кызлар тәүге очрашуда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итә һәм бу алар өчен нигә шул кадәр мөһим? Хәзер барысын да ачыкларбыз!
“Юла” сервисы оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, ир-атлар тәүге очрашуда беренче эш итеп гүзәл затларның фигурасына (26 процент), йөз чалымнарына, макияжга (25 процент) һәм пөхтәлеккә (23 процент) игътибар итә. Хатын-кызлар өчен капма-каршы җенес белән танышу вакытында сөйләшү өчен уртак темалар (37 процент), әңгәмәдәшнең пөхтәлеге (34 процент) һәм ир-атның ягымлы сыйфатлары (32 процент) иң мөһим факторлар булып чыкты.
Әлеге саннарны күргәч, егет-кызларның фикере белән танышу теләге уянды. Югарыдагы сораштыру нәтиҗәләре белән аларның җаваплары кисешәме-юкмы икәнен бергәләп тикшерик.
Зәринә Асылкаева, җырчы:
- Беренче чиратта егетләрнең үз-үзләрен тотышы күзгә ташлана. Харизма, сөйләшү манерасы, киенү рәвеше мөһим фактор минем өчен. Ир-егетләрең сүгенгәнен җенем сөйми. Шулай ук хатын-кызларга, бигрәк тә элек очрашып йөргән кызларына карата ихтирамсызлык күрсәтсә, моны “кызыл әләм” дип санарга була. Ир-ат ачык йөзле, ярдәмчел, җаваплы булырга тиеш. Беренче күрешкәндә үк ир-егет синең кешеме-юкмы икәнен ачыклап буладыр. Бары тик “Аның белән аралашуы уңайлымы?”,- дигән сорау биреп карарга кирәк үзеңә.
Байбулат Фәсахов, алып баручы:
- Башта нинди максат белән танышканны ачыкларга кирәк (көлә). Болай, әлбәттә, кызларның тыйнаклыгына, татарча сөйләшүенә, тышкы кыяфәтен истә тотып, ничек киенүенә игътибар итәм. Әйтик, гомерлеккә тормыш итәргә дип гүзәл зат эзлисең икән, ничек кенә баналь булмасын, кешенең шулай ук ничек киенүенә, пөхтәлегенә, үз-үзен тотышына игътибар итәсеңдер инде ул. Иң мөһиме – сөйләшү, диалогның баруы, әгәр темаларны сыгып-сыгып чыгарасың икән, бу синең кеше түгел икәнен аңлап була. Шулай ук мин-минлекле кешеләрне яратмыйм, гадәттә, гап-гади авыл кызлары шулай үз-үзләрен әллә кем итеп күрсәтергә ярата. Андыйларны читләтеп узам.
Рәзилә Газизова, кибер куркынычсызлык аналитигы:
- Хәзер сөйгән ярым булгач, егетләргә игътибар бирмим, әлегрәк ничек булганын сөйлим. Тәүге очрашуда, әлбәттә, беренче эш итеп киенү рәвеше күзгә ташлана. Аннан исеменә игътибар итәсең, әгәр урыс егете икән, ул кеше шунда ук минем горизонттан югала, мөселман булмавы – шунда ук “Red flag” (көлә). Шулай ук хушбуй исенә игътибар итә идем, егеттән тәмле ис бөркелеп торса, бу инде зур плюс, һәм кара чәчле егетләр приоритетта иде минем. Гомумән, бераз аралаша башлагач, танышкач, кире этәрә торган билгеләр ул: беренчедән, миңа тик торганда кагылу, артык тактильлекне яратмыйм; икенчедән, кешенең смс-хәбәрләргә бик озак җавап бирүе; өченчедән, бик күп кызлар белән аралашуы, һәм танышу кушымталарында утыруы. Андыйлардан сакланырга кирәк!
Данис Хисмәтуллин, Татарстан Милли музееның фәнни хезмәткәре:
- Беренче очрашуда кызның төс-кыяфәтенә, хушбуена, үз-үзен тотышына, сөйләменә, дөньяга карашына игътибар итәм. Гомумән, кеше гадилек чәчәргә тиеш, минемчә, ә кирәкмәгән пафос түгел. Үзенә үзе төзегән бер көнлек дөньяда яшәүче кыз белән аралашуны дәвам итмәс идем, чөнки андыйлар белән алга таба нидер төзүдән мәгънә юк.
“Кызыл әләм”нәр:
- Пафос
- Максатсызлык
- Беркөнлек (фахишлеккә мөкиббән кызлар)
Ир-атлар ни өчен күзләре белән ярата, ә хатын-кызлар – колагы белән? Бу сүзләр, гомумән, дөресме? Беренче очрашуда болар роль уйныймы? Әлеге сорауларга җавапны психолог Вәсилә Шәмсевәлиева ачыкларга булышыр.
- Бу сүзләр белән килешеп бетмәс идем. Әйе, капма-каршы җенес вәкилләре дөньяны төрлечә танып белә, ләкин бу индивидуаль әйбер. Хатын-кызларны һәм ир-атларны ниндидер бер аерым-аерым төркемгә бүлү бу очракта дөрес булмас. Миңа калса, тәүге очрашуда кешенең тышкы чалымнары төп роль уйнаса, берничә минуттан, үзара аралаша башлагач, аның дөньяга карашы, үз-үзен, әйләнә-тирәне танып-белүе беренче планга чыга. Аңсыз рәвештә, ягъни уйлаудан, фикерләүдән, тышкы танып-белүдән бигрәк, эчке күңел халәтенә нигезләнеп барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр туа. Бездә моңа кадәр җыелып килгән аңсыз тәҗрибә бар һәм биредә гадәти мантыйкның астында яткан психологик халәт, күңел дөньясы зур роль уйный. Кешенең сөйләшүе, үз-үзен тотышы, карашы... Шушы берничә билгенең бергә кушылмасы мөнәсәбәтләрне тудыра да инде. Беренче очрашудан соң хатын-кыз һәм ир-ат арасында бөтенләй берни дә килеп чыкмаска мөмкин. Тора-бара кешене танып-белү нигезендә барысы да җайланып китә ала. Шуңа күрә без – кешеләр беренче очрашуда тышкы чалымнар, сөйләм зур роль уйный, дип уйласак та, психологик яктан үзебез дә сизми, белми торган мөһим факторлар бар. “Күңелләр очраша” дип әйтәләр, ике күңел, ике йөрәк очрашу нәкъ менә шушыңа нигезләнә. Алга таба бу мөнәсәбәтләргә үсәргә мөмкинлек бирәбезме-юкмы, анысы инде акылыбыздан тора. Мәсәлән, күңелем белән ул кеше миңа якын, ләкин уйлап карасам, ул минем таләпләремә туры килми (йөз-кыяфәт, матди хәле һб). Бу очракта беренче эш итеп йөрәкне тыңларга киңәш итәр идем. Кеше беренче чиратта эчке дөньясын, күңелен ишетергә тиеш!
*“Red flag”, “Кызыл әләм” – сленг. Кызыл төс хәвеф-хәтәр турында кисәтә, ә әләм – үзенә күрә борчулы кисәтү, бу кеше белән аралашуны башламау яки дәвам итмәү яхшырак, дигәнне аңлата.
Илүзә Касыймова әзерләде
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар