16+

Әй, әллә заманында без тутырмадыкмы ул тутырманы?

Нәкъ Тукай абый әйткәнчә, шушы интернетка килеп керсәм, язарыма азык табам инде мин дә. Әллә кайчан хәтер тузанына күмелгәннәр калкып чыга. Менә бу арада тутырма тутырып мәш киләләр әле монда.

Әй, әллә заманында без тутырмадыкмы ул тутырманы?

Нәкъ Тукай абый әйткәнчә, шушы интернетка килеп керсәм, язарыма азык табам инде мин дә. Әллә кайчан хәтер тузанына күмелгәннәр калкып чыга. Менә бу арада тутырма тутырып мәш киләләр әле монда.

Әй, әллә заманында без тутырмадыкмы ул тутырманы? Тутырдык инде малай җаным, тутырдык. Әнә хәзер ничек җайлы гына тутыралар, шаккатарсың адәм баласындагы башка да. Электр иттарткычына җайланма көйләгәннәр дә, тутырманың эчлеген салып кына торалар, этәсе юк, төртәсе юк, үзеннән-үзе тула да куя. Ә без тутырма тутырган теге гасырда аның андый иттарткычы да юк иде бит. Эчәгенең башына теге литр ярымлы шешәнең баш ягын урталай кисеп, очын эчәге башына тыгасың да чыбык белән этә-төртә тутырасың. Эчлеккә фарш, дөге, тоз-борыч, сарымсак инде, тагын шул массаны су белән сыеклыйсы да әле. Эчәгене әйләндереп юасы, маен бөтенләй алып бетерәсе түгел, тутырма майлы булса тәмле була.

Ну менә шушының бөтенесен әзерләп бетергәч, эшнең иң мөһименә – тутырма тутырырга тотынасың инде. Тутырдык без дә, бабай белән икебез.
Ул вакытта инде Ләйсән Казанда укый, ә Алмаз андый бик "важный" эшләрдән читтәрәк калырга тырыша, аның аннан да мөһимрәк эше чыга. Иртәнге чәен эчте дә: “Ярар, дуслар, көннәр бик суытканчы тиресләрне чыгарып керим әле”, – диде дә, теге суга киткән бүреләр шикелле китте ул. Без калдык, бер ләгән тутырма эчлеге дә бер чиләк эчәге һәм бер Хәмзә дә бер Рәйсә.

Ярар, тутырманы тутырабыз без аны, шешә башын да көйләдек, чыбык белән дә төрткәлибез, ну менә шпагат белән бәйлик кенә дисәк, эчәгебез өзелә дә китә, өзелә дә китә. Һе, теге кызу Бәхтигәрәй малае нишлиме? Теге бер малай әнисе янына йөгереп чыккан бит әле: "Әни, әти люстрага эләгеп калды", – диеп. Әнисе: "Әтиең нәрсә дип әйтте соң?" – дип сорагач, малай: "Теге матур сүзләрен әйтеп күрсәтимме соң?" – дип сораган. Әнисе: "Юк, улым, аларын әйтмә", – дигәч, малай: "Алайса әти берни дә әйтмәде" дип җавап биргән. Шуның шикелле безнең хуҗа абзый да берни дә әйтмәде. Мин инде андый вакытта гүпчим молчу, теге безнең авылның берәү әйтмешли, файдасы юк. Менә шулай, кичкә хәтле азапландык без беренче елны ул тутырма белән.

Ашамасам ашамыйм, бәлешеңне ясамыйм, диярлек булды ул. Эшләрне бетереп, пробага дигән тутырма пешеп җиткәндә генә Алмаз да кайтып керде. Акыллы кеше әнә шулай була ул, тирес тә чыгарган, югары очларның хәлләрен дә белеп төшкән. Ә мин монда аның "люстрага эләккән" атасы белән тутырма тутырдым. Ачуың да чыкмаслык түгел шул инде, тутырып кына бетерәсең, ә ул өзелә дә китә. Теге беренче коймак төерле була, диләр бит әле, шуның шикелле без дә икенче елны эшнең рәтен аңладык. Без эчәгене кайнарлап кырганбыз да, эчәге юкарган, безнең авылда әйтмешли, чәрексезләнгән. Башка елларны эчәгене берничә кат кайнарлап югач, эшләр җайланды. Хужа абзый да "люстрага эләгеп" калмады. Имәндә икән чикләвек диярсең.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading