16+

«Яхшылыкның зурысы һәм кечкенәсе юк»

Актанышка барабыз, юл озын. Күңелдәге бөтен йомгакларны сүтеп, хәтер сандыгын актарырга вакыт җитәрлек. Ниндидер эшләр, очрашулар искә төшә... Алар арасында уйлап, планлаштырып йө­реп тә, башкарылмыйча калган игелекле эшләр дә аз түгел. Телевизордан әледән-әле өзгәләнеп авыру баласына ярдәм сораучы әти-әниләрне күрсәтәләр. Чын күңелдән, аз гына булса да ярдәм итим, дип тотынасың...

«Яхшылыкның зурысы һәм кечкенәсе юк»

Актанышка барабыз, юл озын. Күңелдәге бөтен йомгакларны сүтеп, хәтер сандыгын актарырга вакыт җитәрлек. Ниндидер эшләр, очрашулар искә төшә... Алар арасында уйлап, планлаштырып йө­реп тә, башкарылмыйча калган игелекле эшләр дә аз түгел. Телевизордан әледән-әле өзгәләнеп авыру баласына ярдәм сораучы әти-әниләрне күрсәтәләр. Чын күңелдән, аз гына булса да ярдәм итим, дип тотынасың...

Я кыннарыбызның, ялгыз танышларыбызның хәлен белергә кирәк дип йөреп тә атна-ун көн узганы сизелмичә дә үтеп китә. Югыйсә авыру кешенең хәлен белү дә бик зур савап икәнен барыбыз да белә. Ярый да әле безнең янәшәдә башкаларга ярдәм итүне үзләренең тормыш формуласы итеп алган кешеләр бар. Актаныш районында яшәүче «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов әнә шундыйлардан. Аның кебекләр бүгенге җәмгыятьтә күп түгел, ә алардан ярдәм сораучылар бихисап. Әңгәмәдәшемә беренче соравым да нәкъ әнә шул турыда булды.
- Фәрит Муллагалиевич, сезгә мөрәҗәгать итүчеләр бик күптер. Шулар арасыннан беркемне дә рәнҗетмичә, мохтаҗын сайлап алу иң авырыдыр сыман.
- Барыбыз да күрәбез: ярдәм сораучылар бүген бихисап. Кем­нәрдер чыннан да мохтаҗ, ә икенчеләре бик кыю, кайчакта артык әрсез дип тә әйтергә була. Әлбәттә, һәрбер мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итеп булмый. Без аларның һәркайсының авыру тарихын, сәламәтләнә алу мөмкинлеген ныклап өйрәнәбез. Кайчакта бик аз гына чыгымнар белән дә баланың савыгып китүенә ярдәм итә алганыңа куанасың, икенче юлы зур күләмдә акчалар бәрабәренә дә бернәрсәне дә үзгәртеп булмаганны аңлыйсың. Әти-әниләргә баладан да газиз кеше юк, әлбәттә, алар, әз генә өмет булса да, аны кулланып карарга тырышалар. Үзебез ярдәм кулы суза алырдай балаларны чиратка куябыз һәм мөмкин хәтле ярдәм итәбез.
- Кайчак, хәйриячелек дигәндә, теге яки бу авыру балага акчалата ярдәм итүне генә күзаллыйбыз кебек.
- Әйе, шулайрак килеп чыга шул. Ә чынлыкта исә хәйриячелекнең бик күп юнәлешләре һәм алымнары бар. Безнең «БлагоДарение» фонды яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүне максат итеп куя.
- Ярдәмең белән икенче берәүнең, бигрәк тә зур тормышка аяк басып килүче яшь кешенең язмышын уңай якка үзгәртеп җибәрә алу зур бәхеттер.
- Баулыдагы «Шатлык» тернәк­ләндерү үзәгенә йөрүче Руслан Евстифеев белән таныштык. Ул бик актив егет, барлык чараларда катнашырга тырыша, аның хыялы фотограф булу икән. Без аңа профессиональ фотоаппарат алып бирдек һәм остаз белән мастер-дәресләр оештырдык. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Русланның беренче күргәзмәсе оештырылды инде. Киләчәктә исә бу аның һөнәре булырга да мөмкин. Яки тагын бер очрак. Шушы ук үзәктә Екатерина Кулагина исемле кыз белән таныштык. Ул шигырь һәм чәчмә әсәрләр яза. Аның иҗаты белән танышкач, фикер тирәнлегенә хәйран каласың. Узган ел Екатеринаның китабын бастырып, аны тәкъдим итү кичәсен үткәрдек. Моннан соң китап бастыруны сорап мәрәҗәгать итүчеләр күп булды. Бик талантлы булсалар да, без һәрбер шигырь язган кешенең китабын бастыра алмыйбыз. Зур сынаулар үтеп тә, күңел матурлыгын җуймыйча, бирешмим, дип яшәргә тырышучы Екатерина Кулагинага бу ярдәм башкаларга караганда ныграк кирәк булгандыр дип уйлыйм.
- Кайчак кешеләргә карата булган игътибар, җылы сүз дә әллә нинди дәвалардан да артыграк булып куя. Күпләрнең күңелендә яхшылык эшлисе килү теләге яши, күпвакыт мөмкинлеген, вакытын табып кына бетерә алмыйлар кебек.
- Безнең «БлагоДарение» фондының бер максаты да шундый: яшьләрнең күңелләренә игелек­лелек орлыклары салу, янәшәдәгеләрнең уй-борчуларына карата игътибарлы, ярдәмчел булу. Яхшылык кылу теләге кеше күңелендә әледән-әле кабынып кына калмыйча, гел шунда яшәргә тиеш. Яхшылык, игелек кылуның зурысы һәм кечкенәсе юк. Әнисе үз эшләре белән йөргәндә, авыру бала белән урамга чыгып йөрү яки колясканы кертергә, чыгарырга булышу... Ялгызларның, картлар йортында яшәүчеләрнең хәлен белү. Без үзебезнең проектлар белән кешеләрне янәшәбездә яшәүчеләргә карата игътибарлырак булырга өндибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading