16+

Яз галәмәтеме? Кемдер акылдан шаша

Бу көннәрдә генә Казанда коточкыч хәлләр булды. Атна башында бер ир-ат үз гаиләсен тоткынлыкка алган.

Яз галәмәтеме? Кемдер акылдан шаша

Бу көннәрдә генә Казанда коточкыч хәлләр булды. Атна башында бер ир-ат үз гаиләсен тоткынлыкка алган.

Әгәр дә наркотик белән спиртлы эчемлек бирмәсәләр, ул өч, сигез яшьлек балаларын һәм хатынын газ баллоны шартлатып үтерәм, дип янаган.
Хокук саклау­чылар әлеге кешене тоткарлый алган. Хәзер аның белән тикшерү комитеты шөгыльләнә.

Казанның Чистай урамында булган вакыйга да күпләрне шаккатырды. Бер хатын, иреннән көнләшүдән, җиде яшьлек игезәк балаларына пычак белән кадаган. Аннары үзен үтерергә теләгән. Бер бала шунда ук вафат булган, икенчесе һәм хатын үзе дә хастаханәдә реанимациядә ята. Күршеләре әйтүенчә, гаилә җитеш тормышта яшәгән, ире – эшмәкәр, хатын – үрнәк әни, ике баласын гел бассейнга йөрткән. Спиртлы эчемлекләр кулланмаган.

Бу хәлләрне ничек тә аңлатыр­га белмәссең. Әллә рәхәткә чыдый алмый кеше, әллә яз галәмәте? Психиатрлар, яз көне кешенең эмоциональ халәте аеруча тотрыксыз була, ди. Бу вакытта кеше депрессиягә ешрак бирелә, тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Быел кыш та кояш нурларына саран булды. Гел болытлы, яңгырлы көннәр шулай ук кешенең психикасына уңай тәэсир итмәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading