16+

Җылылык бирмәсәләр, кая мөрәҗәгать итәргә?

Йортларга җылылык җибәрелгәндә, эш гел көйле генә бармый. Зал йә аш бүлмәсе салкынлыкта кала. Кайбер йортлар, гомумән, «онытыла». Мондый вакытта кая хәбәр итәргә кирәк?

Алмаз Сафин, Казан.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, шәһәрдә җылылык бирү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоннары эшли.

Торак-коммуналь хуҗалык комитетында: 590-96-22; 590-96-23

Казан районнары хакимиятләрендә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы: 519-34-40,

Вахитов һәм Идел буе районында: 277-81-41,

Киров һәм Мәскәү районында: 557-76-10,

Совет районында: 272-16-23; 272-00-65; 272-01-05,

«Иске шәһәр» префектурасында: 221-49-99; 205-35-37.

Республика районнары буенча сораулар килеп туса, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 231-14-10.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading