16+

Ышаныч – бик кыйммәтле нәрсә: аны бер тапкыр акламаган кешегә кабат биреп булмый

Бөтен кеше вакыты җитәр дип уйлый, ә вакыт үтә генә. Беркайчан да бер кешедән дә күңелегез кайтмасын. Могҗиза көн дә булып тора. Кемгә дә булса ярдәм итү мөмкинлеге чыккан саен ярдәм ит һәм сөен: Ходай кемнеңдер ялваруларына синең аша җавап бирә. Дөреслекне белгәнче, бар да яхшы. Бөтен чорга бер кагыйдә:...

Бөтен кеше вакыты җитәр дип уйлый, ә вакыт үтә генә.

Беркайчан да бер кешедән дә күңелегез кайтмасын. Могҗиза көн дә булып тора.

Кемгә дә булса ярдәм итү мөмкинлеге чыккан саен ярдәм ит һәм сөен: Ходай кемнеңдер ялваруларына синең аша җавап бирә.

Дөреслекне белгәнче, бар да яхшы.

Бөтен чорга бер кагыйдә: бәйләнмә һәм ияләшмә.

Күзләр сүзләргә караганда күбрәк сөйли, шуңа күрә авыр булганда, без читкә карыйбыз.
Бирешкәнче, нәрсә өчен башлаганыңны искә төшер.

Беркайчан да: «Беркайчан да!» - димә. Нинди яшьтә дә бер очрашу язмышны үзгәртә ала.
Бер тамчы ялган ышаныч океанын таплый.

Иртәгә нәрсә буласын бервакытта да әйтеп булмый: яңа көнме ул, яңа тормышмы...

Нәрсә белән мактанасың, шунсыз каласың. Бәхет тынычлыкны ярата.

Барысы да син теләгәнчә булачак, көтәргә генә кирәк. Исеңдә тот, шикәр - төптә.

Тормышны үзгәртергә соң булган вакыт (яшь) юк.

Язмышны беркем дә белми. Тыныч яшә һәм үзгәрешләрдән курыкма. Кемдер китә икән, кемдер киләчәк.

Яңа юл табу өчен, иске юлдан китәргә кирәк.

Әти-әниеңне хөрмәт ит. Шул вакытта сине дә балаларың хөрмәт итәчәк.

Ышаныч - бик кыйммәтле нәрсә. Аны бер тапкыр акламаган кешегә кабат биреп булмый.

Кайчан да булса син һич көтмәгәндә кирәкле вакытта кирәкле урында булачаксың һәм миллион юл бер ноктада кисешәчәк.

Бөтен нәрсә юкка чыкты кебек тоелган минутны уздырып җибәрергә өйрән.

Алда уңыш көткәндә, артка чигенергә ярамый.

Тормышны яңадан башлап булмый, әмма аны башкача дәвам итәргә мөмкин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading