16+

"Чыңгызхан" салаты

Туклыклы һәм бик тә тәмле салат.

"Чыңгызхан" салаты

Туклыклы һәм бик тә тәмле салат.

Ингредиентлар:

чөгендер - 2 данә.
кишер - 1 данә.
кара җимеш - 50 гр.
сыр - 75 гр.
тавык ите - 200 гр.
сарымсак - 2 тырнак.
Әстерхан чикләвеге- 75 гр.
тоз

Әзерләү:
Кишер белән чөгендерне пешерегез, чистартыгыз, аннан соң кыргычның эре ягыннан үткәрегез.
Чикләвек һәм сарымсакны ваклагыз.
Караҗимешне 20 минут суда җебетегез, шуннан соң вак итеп турагыз.
Сырны кыргычның эре ягыннан чыгарыгыз. Тавык итен вак кисәкләргә бүлгәләгез һәм үсемлек маенда кыздырып алыгыз, суытыгыз.
Алга таба салатны катламлап җыегыз, иң аска чөгендернең яртысын, чикләвек белән тавык ите, алар өстенә майонез сылагыз. Шуннан соң сыр, майонез, караҗимеш, чөгендер белән сарымсак салыгыз. Әзер салатны бер сәгатькә суыткычка куегыз. Бизәү өчен укроп кулланырга ярый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading