Шул мәлдә Сәйранның мотоциклы Илназның бишекле мотоциклы янына ауды.
Ахыры. Башы: Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәянең өченче өлеше)
– О-о, мотоцикллар кочаклаша. Инде сиңа да минем аска аварга вакыт җиткәнлеген әйтә болар, – дип көлде Илназ.
Ләкин, Сәйран бу шаяртуны кимсетү-мыскыллау сыйфатында кабул итте.
– Син нәрсә, мине тегеңә дә, моңа да авып йөрүче бер сөйрәлчек дип уйлыйсыңмы әллә? Минем янга да әтинең акчаларына кызыгып кына киләсеңдер?
Машинага акчасы җитми икән берәүнең, – дип усалланып сөйләде кыз.
– Әтиеңнең 3 тиене дә кирәкми. Болай акча белән мактанасың икән, үзең дә кирәкмисең, – дип Илназ да сүзне кырт кисте.
Сәйранның җирдә яткан мотоциклын бастырып куйды да, үзенең бишекле мотоциклын кабызып, саубуллашмыйча да китеп барды ул. Үпкә-ачуы чыккан кыз да мотоциклында өйләренә кузгалды, тик капка төпләренә җиткәч, кире борылды. Илназ шундадыр, дигән өмете акланмады кызның. Куыш тал янында җан әсәре дә юк иде. Ике авыл арасындагы каенлыкка җиткәч, Илназ да кире борылды. Сәйран шундадыр, дигән өмете акланмады егетнең дә. Нибары бер-ике минутка соңгарды, Сәйран кайтып киткән иде инде.
Егет белән кызның икесенең дә йокылары йокы булмады әлеге төндә. Кочаклашу-үбешүләре, район үзәгеннән машинада сөйләшеп кайтулары, агачлар куеныннан мотоциклны юл читенә алып чыгулары күз алларында кинофильм шикелле кабатланды.
Икенче көннең кичендә, гадәттә очраша торган сәгатьләрендә, куыш тал төбендәге бүрәнәгә килеп утырды Сәйран. Ул күрше авыл юлыннан күзен дә алмыйча Илназны көтте, ләкин сөйгәне күренмәде. Сәйран күңеле тулып, елап җибәрде. Куыш тал да кызны кызганып, яфрак очларыннан тамчылар тамызды.
Минсара түти: ”Әй, хәсрәт, өйгә кайта белмисең”, – дип карт сарыгын орыша-орыша куыш тал янына якынлашып килә иде.
– И-и, Сәйран балакаем, елап утырасың түгелме соң? – дип сорады карчык.
– Юк, күзләрем генә яшьләнеп китте, – дип башын аскарак иде кыз.
– И-и, бәгырькәем, Илназың килмәде мени бүген? Төннең иң караңгы вакыты таң алдыннан, дигәннәр. Өзгәләнмә, барысы да яхшы булыр. Тырыш гаиләдән ул Илназың. Бәхетеңне бер кулың белән тоткансың инде. Ике куллап тотар өчен, кайчак, тәүге адымны үзеңә ясасаң да гөнаһ түгел, – дип киңәш бирде Минсара түти.
Сәйран:”Авыл халкы һәр адымыңны күреп-белеп өлгерә”, – дип, үзалдына сөйләнеп, карчык артыннан карап калды. Минсара түти:”Әй, хәсрәт, өйгә кайта белмисең”, – дип карт сарыгын орыша-орыша урам борылышында күздән югалды.
Карчыкның киңәше кызның күңеленә тынычлык иңдерде. Илназның: ”Әни якшәмбе көнне чебеш суярбыз диде”, – дип әйткән сүзләрен искә төшереп, мотоциклында атна ахырында Чишмәле авылына үзе юл тотты Сәйран.
Фәния апа кулларына комган белән тастымал тотып, өйдән чыккан мәлдә урам капкасы ачылды. Аннан кара чәчле, зур кара күзле кыз күренде. Хуҗабикә аны әйберләр сатучы чегән кешеседер, дип уйлады.
– Спасибы! Нам ни нады, – дип, русча-татарча сөйләнеп, чегәннән тизрәк котылырга теләде Фәния апа.
– Исәнмесез! Илназ өйдәме ул? Мин Сәйран булам, – диде кыз шактый каушап.
Фәния апа йөзгә танымаса да, улының күрше авыл кызы Сәйран янына барып йөрүен белә иде. Соңгы көннәрдә улларының тирән сагышка батып, моңсуланып калуына да борчылды ата белән ана.
– Сәйран! И, Ходайның рәхмәте. Әтисе, кил әле тизрәк! Кунак кызы бар монда, – дип кычкырды Фәния апа.
Аяклары бәйләнгән чебеш тоткан Фәнис абзый капка янына килде.
– Исәнмесез! – диде кыз.
– Аллага шөкер!
– Илназ яшелчә бакчасында. Бар тизрәк дәш әле, – диде Фәния апа каударланып.
Фәнис абзый хатынының куллары буш түгеллеген күреп, аяклары бәйләнгән чебешне Сәйранга тоттырды һәм бакчага ашыкты. Илназ әтисе әйтүгә, эскәмиягә элгән күлмәген дә киеп тормастан, капка төбенә килеп җитте. Кыз егетнең кояшта каралган гәүдәсенә, көчле беләкләренә игътибар итте. Илназ Сәйранны шулай кинәт күреп бер шатланды, чебеш тотып торуына бер гаҗәпләнде.
– Әти-әни, бу Сәйран. Берәр хәл булдымы әллә? Ни эшләп йөрисең? Үзегезнең чебешне дә алып килдеңме әллә? Әйдә-әйдә кер! – дип, шактый каушап, көлә-көлә сөйләнде Илназ.
– Безнең чебеш түгел бу, сезнең чебеш. Әниеңә ярдәмгә килдем, чебешләр суябыз, дип әйткән идең бит, – дип җавап кайтарды Сәйран.
– Әй, рәхмәт! Чебешләр бер кая да качмас. Коймак туглап куйган идем, хәзер чәй әзерлим. Әтисе, ал инде чебешне, һаман Сәйранга тоттырып торасың аны. Чебешне кире абзарга җибәр, чәй эчкәч керешербез, – дип, җанланып сөйләде хуҗабикә.
Илназ белән Сәйран җимеш агачлары һәм яшелчәләр үскән бакчага узды. Алмагачлар янәшәсенә кечерәк кенә өй салынган иде.
– Мунча бурасыннан калган агачлардан әмәлләп куйдык моны әти белән. Су җылытырга миченә кабызып җибәргән идем, – дип таныштырды Илназ.
Сәйран тәрәзәдән бакча өе эчендә карават та барлыгын күреп өлгерде.
– Э-э, монда яшәргә була икән!
Кыз бер мизгел моңсуланып куйды да сүзен дәвам итте.
– Әни мине әтинең Казандагы дустының улына кияүгә чыгарга үгетли башлады. Чыкмыйм мин ул симезгә. Авызыннан төкрек чәчрәтеп сөйләшүен үк җенем сөйми. Илназ, коткар син мине бу бәладән! – диде Сәйран.
– Малайлар белән барып, кыйнап кайтыйкмы без аны. Адресын беләсеңме соң син аның? – дип, һөҗүмгә ташланырга әзерләнгән әтәч кебек кабарынды егет.
– Кыйнар идеңме?
– Син дигәндә кыйныйм!
– Кыйнарга кирәкми. Кыйнасаң, төрмәгә утыртырлар... Үзеңнеке ит син мине! Хәзер үк үзеңнеке ит! – дип Сәйран сөйгәненә тутырып карады.
Илназ четерекле эшнең мондый сыйфаттагы чишелешен уена да китермәгән иде. Ул чит кеше бакчасына кергән карак шикелле як-ягына каранды.
– Ни бит әле...
–Нәрсә, ни бит? Теләмисеңме мине?
– Телим, бик телим. Мин сине бик яратам, Сәйран! Ике көн күрешми торганда шундый сагындым, – дип Илназ сөйгәнен кочаклады.
– Мин дә бик сагындым! – дип Сәйран егетнең күкрәгенә сыенды.
– Монда саклана торган әйбер юк бит.
– Сакланырга кирәкми. Бәбигә узу минем өчен яратмаган кешегә кияүгә чыгудан котылу ул.
Бакча өендәге тимер карават егет белән кызның шашкын хисләренә “шыгыр-шыгыр” килеп куәт биреп торды. Илназ карават тактасына җәелгән кан тамчылары тамган сөлгене янган мичкә ыргытты. Сәйран җылы су белән чайканып алганнан соң, диварга кадакланган кечкенә көзге каршына басты.
– Пештем мин монда, пешердең син мине, – дип кыз куллары белән битенә һава җилпеде.
Илназ Сәйранны кочаклап, авызыннан һава өрде.
– Гомеремдә дә мин аның хатыны булмыйм.
– Ә минем хатыным булырсыңмы?
– Булырмын! – дип сөенеп җавап бирде Сәйран.
Илназ белән Сәйран кайнар мунчадан чыккан кешеләр кебек кызарышып, өй бусагасыннан атлап керделәр.
– Әти, әни, безнең Сәйран була бу, – диде Илназ.
Ата белән ана бер-берсенә карап, серле генә елмаештылар да, яшьләргә фатихаларын бирделәр.
Комментарийлар