Туган авылының Сабан туенда үзе яшьләрендәге бер хатын килеп “Сәлам, Рәдифә!” дип кочаклап алгач, аптырап калды Рәдифә.
Йөзе таныш та кебек, таныш түгел дә. “Танымыйсыңмы әллә?” диде хатын. “Сания бит мин, хәтерлисеңме, сиксән алтынчы елда синең белән бергә сәяхәткә барган идек...”
Хезмәт юлын күрше авыл мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрде Рәдифә. Яшь кешегә акчаны түләргә атлыгып тормасалар да, эшне өяләр генә бит ул. “Син яшь тә, гаиләң булмагач, буш вакытың да күп”, дип, үз фәнен укытудан тыш вожатый вазифасын да тапшырдылар яңа институт тәмамлап эшкә кайткан Рәдифәгә. Бик яратып, ихласлык белән эшкә кереште Рәдифә. Ал-ял белмичә эшләде, көндезләрен мәктәптә укучылар белән әвәрә килсә, кичләрен китапханәдә матбугат белән танышып, стена гәзитләре чыгарып, агитация-пропаганда ясап, җыелышлар үткәреп уза иде вакыты. Әле ул гынамы! Смотр концертлары була иде бит ул вакытларда!
Трактор арбасына төялеп район үзәгенә концерт куярга йөрүләр кемнең генә йөрәгендә җылы хатирә булып сакланмыйдыр?! Эх яшьлек! Аюны да биергә өйрәткән булырлар иде, тәгаен! Бөтен авыл яшьләре сәхнәгә менде ул вакытта: сәхнә тутырып биеделәр, бөтен авылны гөрләтеп җырладылар, үзәкләрне өзәрлек итеп ялкынланып нәфис сүзләр сөйләделәр...
Биш ел әйдаман булып эшләде Рәдифә, бөтен күңелен бирде ул эшкә. Бер көнне, һич уйламаганда, район үзәгенә чакыртып алдылар кызны: биш көнлек ялга путевка бар икән, шунда җибәрергә телиләр. Көтелмәгән тәкдимнән югалып кала яшь укытучы. “Атаклы вожатыйлар бар бит, алар барсын” дип тә карый Рәдифә. Әмма аны ишетергә дә теләмәделәр: “Сине сайлап алдык, син барасың” дип, җыенырга куштылар. Соңыннан гына аңлый Рәдифә: алар сәяхәт иткән якларда атом станциясендә шартлау була, “атаклы вожатыйлар”ны шуңа анда җибәрмәгәнәр, мөгаен.
Шулай итеп, башта Казанга, аннары Мәскәүгә, яңадан гына сәяхәт итәсе шәһәргә юл тота Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган 30 кешелек төркем. Мәскәүдән поезд көткән арада Кызыл мәйданда йөреп, мавзолейга да кереп чыгарга өлгерә алар.
Әзерне ашап, әзерне эчеп, ашаган тәлинкәңне алып та куймыйча, ял итеп кенә йөрү – бик сәер тоела эшләп үскән авыл кызына. Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кабыгыннан әрчеп ашарга кушалар – нурланыш булмасын, дип шикләнәләр. Урамгы чыгып кергән саен бөтен тәнне юарга киңәш итәләр. Бер экскурсиядән кайтканда исә үлчәү приборлары автобуста нурланышның чамадан тыш күп булуын күрсәтә. Шул сәбәпле, бөтен кешеләрне ул автобустан төшереп, икенчесе килгәнен көтеп торырга да туры килә.
Шулай бер кибеттә әйбер алырга чират торганда алар янына бер егет килеп сүз ката: аларны татарча аралашканнарын ишетеп алган икән. Үзбәк егете, телләр охшаш булгач, аларны якын итеп эшдәшә. Кызлар татарча, егет үзбәкчә сөйләшеп, аңлашалар. “Татарга тылмач кирәкми” сүзләренең хаклыгын шунда аңлый кызлар.
Бер кичне аларны Киевта концертка алып баралар. Артистларның аллы-гөлле киемнәренә, чыгыш ясау осталыкларына шакката Рәдифә. Ул елларда кытлык вакыты – күлмәкләр, колготки-носкилар, чүпрәк-чапрак әйберләрен бик күп ала, бөтен туган-тумачасына бүләк җыя бу сәяхәтендә Рәдифә. Аның белән Татарстанның башка шәһәреннән килгән бер кыз исә кияүгә чыгарга җыена икән – бирнә әйберләрен хәстәрләп, күпләп алып, өйдәгеләренә почта аша да юллый. Кавышу көннәре якынлашкан кызның күзләрендә бәхет очкыннары биегәнен кем генә күрми калды икән ул вакытта!
... Байтак еллардан соң авыл Сабан туенда очраткан хатын – менә шул туйга әзерләнеп йөргән Сания булып чыга. Республиканың икенче почмагында гомер иткән танышын авылларында очратуга бик гаҗәпләнә Рәдифә.
“Каян килеп чыктың безнең якларга, дип әйтәсең киләме? Иии, Рәдифә, хәтерлисеңме, сәяхәткә баргач, сөенә-сөенә бирнә әйберләре җыеп йөргән идем. Туй үткәрү насыйп булмады бит ул вакытта – егетем фаҗигале рәвештә вафат булды”, - дип тормыш җепләрен сүтә Сания. Күпмедер елдан соң Рәдифәнең сыйныфташы белән танышып, шуңа кияүгә чыккан, инде балалары үсеп килә икән.
Менә шундый очрашулар, гаҗәеп күрешүләр әзерли кайчакта язмыш...
Ландыш Тимерова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар