Шәһри Казан

1 апрельдән электрон больничныйларга күчәбез

Былтыргы нәтиҗәләр буенча, республикада 1 меңнән артык ялган больничный бирелгән. Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге йомгаклау коллегиясендә дә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелде.

Премьер-министр Алексей Песошин, ялган больничныйларга чик куярга кирәк, дип белдергән иде.
Ялган документлар белән көрәшүнең нәтиҗәле юлы – эшкә яраксызлык кәгазьләрен электрон формага күчерү. Электрон больничныйлар 2017 елның 1 июленнән закон нигезендә бөтен ил буенча гамәлгә керде. Барысы да бердәм мәгълүмат системасында башкарыла. Әлеге проект медицина хезмәткәрләренең, иминиятләштерүчеләрнең бухгалтериясе эшен җиңеләйтә, тизләтә.

Реклама

 
– Электрон больничныйларны кулланышка керткәнче, иминиятләштерүчеләр өчен 80гә якын семинар уздырдык, өйрәтү эшләре алып бардык. 159 шәхси медицина оешмасы, республика иминиятләштерүчеләре белән килешүләр төзелде, – дигән иде әңгәмә вакытында Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.
Бүген республиканың 30 клиникасы эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен электрон рәвештә бирә. Аларның күбесе – шәхси оешмалар. 1 апрельдән исә барлык дәүләт учреждениеләре дә электрон формага күчәрләр дип көтелә.
Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлегендә хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала табу очракларын иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова әйтүенчә, эш бирүчеләр арасында электрон больничныйның өстенлекләрен белмәүчеләр җитәрлек.
Бүген Татарстанда өч меңнән артык больничный электрон формада бирелгән. Табиб пациентка больничный тутыру өчен талон бирә. Бу талонны эш бирүчегә тапшырырга кирәк. Шунда ук, больничныйның номерын күрсәтеп, гариза язарга кирәк булачак. Оешма хисапчысы социаль иминиятләштерү фонды системасына мөрәҗәгать итә.

Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, электрон больничныйларга күчү акрынлап барачак. Яңалары барлыкка килсә дә, кеше ияләнеп өлгергән кәгазь варианттагылары да гамәлдә булачак. Закон нигезендә, һәр пациент үзенә кайсысы кирәген сайлый ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: