Шәһри Казан

1 сыйныфка "прописка" аша: элиталы мәктәпкә эләгү ничә сум тора?

Баланы вакытлыча "прописка"га кертү (кимендә 3 айга) 1 мең сумнан, олыларны 3 айга 3 мең, 6 айга 6 мең, 12 айга 8 мең, 2 елга 10 мең сум тәшкил итә.

Нәрсә генә уйлап тапмый бездә халык! Россиядә башкача мөмкин дә түгел инде анысы. Әмма бер кешенең иреге икенченекен, бер кешенең хокуклары башканыкын кысрыклый башласа да әйбәт түгел.

Авыл җирлекләрендә сыйныфларда бала саны бармак белән генә санарлык булса, шәһәрләрдә берәр сыйныфка 40ар бала җыела. Әле алар “А”, “Б”, “В” сыйныфлары гына да түгел, 30 беренче сыйныф туплаган мәктәпләр дә очрый Казан һәм башкала тирәсендәге районнарда.

Белем бирү системасы барлык мәктәпләрдә дә бер төрле булуга да карамастан, әти-әниләр баласын “элиталы” гимназия, лицейларга бирергә омтыла. Андый мәктәпкә беренче чиратта, шул мәгариф учреждениесе тирәсендәге йортларда яшәүче балалар туплана. Әгәр дә сыйныфларда буш урын бар икән, башка районнардан да балаларны кабул итәргә мөмкиннәр.

“Шуңа күрә бездә урыннарга дефицит башлана, чират барлыкка килә. Ул чиратны узар өчен әти-әниләр төрле махинацияләр уйлап таба. Моңа кадәр мәктәпләр билгеле бер территорияләргә “беркетелеп”, территория ягыннан бүленә иде. Нәтиҗәдә, сыйныфларга бала җитми, ә балаларны мәктәп җитәкчелеге үзе ничек тели – шулай кабул итә иде. Хәзер исә беренче сыйныфка кабул итү буенча башка төрле хокук бозулар ачыклана башлады”,- ди

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөзипов.

Реклама

Баксаң, әти-әниләр мәктәпкә эләгер өчен балаларын фиктив рәвештә генә мәктәп тирәсендәге йортларга “прописка”га кертә башлаган икән. “Прописка”ны сатучылары да табылган. Бәяләре дә ярыйсы гына. Баланы вакытлыча "прописка"га кертү (кимендә 3 айга) 1 мең сумнан, олыларны 3 айга 3 мең, 6 айга 6 мең, 12 айга 8 мең, 2 елга 10 мең сум тәшкил итә. Барлый торгач, министрлык вәкилләре Интернетта мондый игъланнарны шактый туплаган. Закон нигезендә, бала мәктәпкә керер өчен вакытлыча “прописка” булу җитә. Шуны истә тотып, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләне закон нигезендә җайга салырга кирәклеген искәртеп, федераль министрлыкка хат юллаган.

“Кайбер мәгариф учреждениеләрендә бер адрес буенча төрле сыйныфларда укучы, бер-берсе белән таныш булмаган берничә укучы теркәгәнлеге ачыкланды. Мисалга, 182 нче мәктәптә бер фатирда шундый берничә бала теркәлгән”, - диде Рәмис әфәнде.

Казанның 185 нче лицеена ике “резина фатирдан” (күп кеше теркәлгән фатирны шулай атап йөртәләр — авт) укучылар укырга кергән. 187 нче лицей, 186 нчы лицей, 179 нчы гимназия буенча да шундый хәл кабатлана. Сүз уңаеннан, “прописка”ларны мәктәпкә керер өчен генә түгел, балалар бакчасына чиратка басар өчен дә файдаланалар.

Яңа уку елына беренче сыйныфка балалары керергә җыенган әти-әниләр документларны дистанцион тапшырырга (быел документлар пакетын тулысынча җибәреп булмый иде) һәм мәктәпкә керүчеләр арасында чиратта баланың ничәнче булып урнашуын күзәтеп барырга да мөмкин булачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: