Шәһри Казан

10 ел элек юл һәлакәтенә очрап аяксыз калган Раил Галиәкбәров: «Мин Ләйсәнгә бер күрүдә үк гашыйк булдым»

Сокланып, «сөбханалла!» дип карый торган кешеләр була. Аларның авырлыклар алдында каушап калмавы, язмыш сынауларына бирешмәве, физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, ихтыяр көчләренең ныклыгы хөрмәт иттерә, мондыйлардан үрнәк аласы килә.

Алар белән очрашкач, тормышка булган карашлар үзгәргәнлеген сизәсең хәтта. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Ләйсән һәм Раил Галиәкбәровлар да минем күңелдә әнә шундый гаилә булып истә калачак.

«Раилнең үҗәтлеге көчле булды»

2008 елның 5 ноябре – Раилнең тормышын икегә аерган көн. Энергетика институтының өченче курсында укыган егетнең бәйрәм ялларына кайткан вакыты була ул. Бу көнне Раил һәм дуслары утырган машина юл кырыена төшеп китә. Башкаларга зыян килми, ә менә 19 яшьлек егет умыртка баганасын сындыра. Нәтиҗәдә, аның аяклары йөрмәс була.
– Авариягә бер-ике атна кала, төш күрдем. Раиль, ике бармагын күрсәтеп: «Әни, чишеп булмый бит», – диде. Ул вакытта йә узган семестрдан «койрыгы» калгандыр, яки киләсесендә бер-ике имтиханы авыр булыр дип юрадым, – ди Раилнең әнисе Әнфисә ханым.
Һәлакәт булган вакытларны Раил үзе тәфсилләп сөйләмәсә дә, ул көннәр әни күңелендә тирән эз калдырган. Сөйләгәндә дә тыныч кына искә ала алмады.
– Авария турында иртәнге дүрттә шалтыратып әйттеләр. «Үзе исән, калганын килгәч күрерсез», – диделәр. Хастаханәгә баргач, табиб шунда ук: «Арка миенә зыян килгән. Аягына басмаска да мөмкин. Әзер булыгыз», – диде. Берничә операция кичерде. Ашый алмаган, күзгә генә карап яткан баланы простыня белән күтәреп йөрттек. Табиблар, шәфкать туташлары игътибарлы булсалар да, бер кеше дә кереп, мондый авырулар белән үзеңне ничек тотарга, ничек эшләргә кирәклеген аңлатучы булмады. Хастаханәләрдә мондый хәлдәге авыруларның якыннары белән эшләүче белгечләр дә булса иде дигән теләк бар, – ди ул.

Әнисе әйтүенчә, Раилнең үзенең үҗәтлеге көчле булган.
– Үҗәтлеге аркасында шушы дәрәҗәгә җиткәндер инде ул, – ди Әнфисә ханым. – Хастаханәдә ятканда, урамда кар яуды. Түшәмгә генә карап ята торган баланың беркөнне кар күрәсе килә башлады бит. Ял көне иде. Палатада кеше күп түгел. Караватын тәрәзә төбенә кадәр алып бардык та, артын күтәртеп куеп, Раилне утыртып, урам күрсәттек. Тормышка теше-тырнагы белән ябышуы шул көннән башланды аның, – ди Әнфисә ханым.

Хастаханәдә өч ай ята Раил. Аннан чыккач та, ятып тишелгән урыннарын тугыз ай буена дәваларга туры килә. Шуннан соң гына Боровое Матюшинодагы тернәкләндерү үзәгендә дәвалана.
– Башка бервакытта да аякка басмаячакмын бит инде мин, дигән төшенкелеккә бирелү булмады. Үз хәлемне чынлап торып аңлау бераздан – авырлыклар белән күзгә-күз очраша башлагач кына килде. Кыенлыкларны, киртәләрне уза-уза, акрын гына алга атлый башладым. Аяксыз тормышка җайлашу җиңел булмады, тик миңа шифаханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә үзем кебекләр белән аралашу ярдәм итте, – ди Раил.

Яңа тормышка җайлашкан вакытта әти-әнисенең, дусларының, туганнарының, төркемдәшләренең, бөтен бистә халкының ныклы таянычын, ярдәмен тоя ул. Шактыйдан инвалид арбасында утырган Азат абыйсының киңәшләре дә, озак еллар Шәмәрдән бистәсендә баш табиб булып эшләгән, инде мәрхүм булган олы йөрәкле Радик Борһановның массажлары да, Раилгә ярдәм итәр өчен оештырылган хәйрия концертлары да булыша. Галиәкбәровлар үзләренә авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле.

Спортка килү

Мөмкинлекләре чикле булса да, елмаеп кына торучы әлеге ачык һәм мөлаем егет турында «инвалид» дип әйтергә тел дә әйләнми, чөнки бүгенге көндә ул – спортта зур уңышларга ирешкән кеше. Егетнең профессиональ спортка килүендә әтиләре Илнур абыйның роле зур булганлыгын аңладым.

– Әти мине дә, энем Ниязны да кечкенәдән спорт белән кызыксындырып үстерде. Ул спортка бик зур әһәмият бирә иде. Әле дә ишегалдыбыз гантельлар белән тулы. Мәктәптә укыганда да төрле спорт төрләре белән мавыктым. Шуңа күрә коляскага утыргач та, спорт белән кызыксынуым сүрелмәде. Башта чаңгыда шуу белән мавыктым. Махсус чаңгыларны баштагы мәлләрдә үз кулыбыз белән ясадык. Аннан соң Татарстанның Инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина һәм паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова өебезгә килеп, чаңгы бүләк итте, аңарда ничек шуарга кирәклеген өйрәтте, – ди Раил.

Моннан тыш, алар өч тәгәрмәчле, кул белән әйләндерә торган велосипед та бүләк итә. Бераздан Галиәкбәровлар машиналарын да кул белән идарә итүгә көйлиләр. Тик Раилнең төп уңышы чаңгы шуу спортында түгел, ә теннис уйнау буенча.

2012 елда Боровое Матюшинода тернәкләндерү узганда, вакыт уздырыр өчен генә, теннис уйный башлый ул. Теннисның үзенеке икәнлеген аңлаган егет шул ук елны тренер Фаргод Исмаилов белән шөгыльләнә башлый. Озак та узмый, спорт белән шөгыльләнер өчен актив арба да кайта. Шуннан соң ул Россия турнирына чыга. Шунысы игътибарга һәм хөрмәткә лаек: ярышлар буенча барлык мәгълүматны да интернеттан үзе табып белешә.
Бүгенге көндә Раил – бик күп халыкара һәм Россиякүләм дәрәҗәдәге уңышларга ирешкән профессиональ спортчы, Россия спорт мастеры.

Реклама

«Киртәләр башта гына!»

Хәзерге вакытта Раил зур спортта уңышларга ирешкән кеше генә түгел, ул сөйгәне Ләйсәнгә терәк булырдай гаилә башлыгы да. Ләйсән белән дә алар 2012 елда Сабадагы ярыш вакытында танышкан. Ул чагында кызның лагерьда шәфкать туташы булып эшләве була.
– Мин Ләйсәнгә беренче күрүдә үк гашыйк булдым, – дип елмая Раил. – Бу сау-сәламәт кыз миңа карамас, инвалид икәнлегемне күреп кире кагар дигән икеләнү, шик күңелгә кереп тә карамады.
Егетнең үзенә төбәлгән үткен күз карашын кыз да сизә.

– Дөресен генә әйткәндә, аның арбада утыруына игътибар да итмәдем, хәтта күрмәдем дә. Мин Раилнең үзен ошаттым. Ул – позитив, ышанычлы кеше. Безгә бергә рәхәт, – ди Ләйсән.
Улының матур гаилә коруына әниләре дә сөенеп бетә алмый.

– Раил белән бу хәл килеп чыккач, киләчәктә гаилә коруы турында уйламадык та. Шулай да, кичен аякларына массаж ясаганда: «И улым, юлыңда медицинаны аңлый торган берәр кыз очраса иде. Коляскада булса да ошатыр идек. Бер-берегезне, авыруыңны аңлап яши торган кеше булсын иде», – дип теләгәнем булды.

Ходайның рәхмәте белән, ананың чын күңелдән теләгән теләкләре кабул була бит. Иң кызыгы шул: Ләйсән шәфкать туташы булып эшли.
Теге танышудан соң яшьләр языша, аралаша, очраша башлыйлар. Ә инде берничә очрашудан соң Раил Ләйсәнне әниләре белән таныштыра.

– Ләйсән белән өч ай очрашып йөргәч, Раил «өйләнәм» дип кайтты, – дип күз яшьләре аша елмаеп искә ала ул көннәрне әниләре Әнфисә апа. – Әтисе белән югалып калдык инде. «Әти-әниләре сау-сәламәт кызларын безгә бирергә теләрме? Оялмыйча, ничек кыз сорарга барыйк? Безне куып чыгарсалар, оятын кая куярсың?» – дип уйлаштык. Шуңа күрә: «Юк, әле өйләнмисең, сабыр итегез», – дидек. Бәлки аерылышырлар йә соңрак кушылырлар дип уйлаштык. Өч елдан соң барыбер кавышырга насыйп булды балаларга. Кодагыйлар да, балалар да уйлашкан инде. Һаман каршы төшсәк, безгә үпкәләрләр дип, кыз сорарга бардык.

Ләйсәннең әниләре дә яшьләрнең хисләрен аңлап кабул иткән.
– Әнием гомер буе балалар йортында эшләгәнгә күрә, барысын да бик тиз аңлады. Каршы килмәде, – ди кыз.
Шулай итеп, яшьләр өч ел элек гаилә корып җибәргәннәр. Гөрләтеп, бик матур итеп туйлар да уздырганнар.
– Туйга кадәр дә оялу хисе бетеп бетмәгән иде әле, – ди Әнфисә ханым. – Балаларыбызны, безне хөрмәт итеп, мәҗлескә 120 кеше килде. Шуннан соң гына: «Инвалид арбасында булса да, балабыз хөрмәткә лаеклы икән», – дип тынычландык.

Гаилә корганнарына өч ел уза, тик яшьләрнең балалары гына булмый. «Иртә торсак та, кич ятсак та, бер бәби булса иде дип теләдек», – ди әниләре. Табиблар: «Балагыз булмаячак», – дигәч, яшь пар ЭКО ясатырга чиратка баса, ләкин ул килеп җиткәнче, тикшеренүләр һәм дәваланулардан соң, Ләйсән үзенең бәби көтүен белә. Бик тиздән, яшьләрне дә, әти-әнисен дә бәхетле итеп, бу гаиләдә яңа җан аваз салырга тиеш.

Могҗиза дими ни дисең? Мәхәббәт көче, әти-әниләрнең теләге әнә шундый могҗизалар эшләргә сәләтле шул ул! Егетнең исән калуы, авырлыклар булса да тормышта да, спортта да үз урынын табуы, сау-сәламәт кызга өйләнеп, табиблар диагнозына карамыйча, бәби көтүләре могҗиза түгелмени?

Әле әни кешенең тагын бер могҗизасы тормышка ашасы бар.
– Мин һаман да могҗиза көтәм. Нәрсәдер булып, улым үз аяклары белән йөреп китәр, дигән өметем бар әле минем, – ди ул.
Бирсен Ходай! Хыялларның тормышка ашуына һәм могҗизаларга ышанырга кирәк.

– Кеше, сау-сәламәт булып та, югалып калырга мөмкин. Минем исә дусларым бөтен җир шары буенча таралган, дисәң дә була. Рөстәм Нәбиев белән дә күрешеп сөйләшкән бар. Дусларым, әти-әнием, гаиләм бар. Кунакларга, бассейннарга йөрибез. Киртәләр башта гына ул. Шуны алып атарга һәм барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк, – ди Раил үзе.

Саба, Шәмәрдән

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2018 - 22:58
    Без имени
    Гаиләгезгә, әти-әниләрегезгә озын гомер, нык сәламәтлек телим! Аяклы кешеләр дә мондый үрләргә ирешә алмый! Бәхетле булыгыз! Сабыегызны исән-сау алып кайтып, тигезлектә үстерергә язсын 🙏
  • 10 ноябрь 2018 - 15:42
    Без имени
    Молодцы сез бик матур бехетле пар , туачак балагызны исенллекте , тынычлыкта устерерге яазсын. Ике яактан эти , эни хермет итеп яшерге , нинди гене авырлыклар булсада аллага ошанып яшерге яазсын.