Спортка артык мөкиббән китмәсәм дә, соңны көннәрдә «Ак Барс» - ЦСКА, Гагарин кубогы дигән сүзләр бик еш колакта яңгыраганга, ял көнне кичке биштә телевизорны кабызып куярга булдым. Янәсе, өй тирәсендә кайнаган вакытта комментаторларның такылдавы менә дигән интершум булачак.
Ул ирләр генә хоккейны диван өстендә бот күтәреп карый ала. Хатын-кызлар өч период дәвамында керләрен юып, үтүкләп, бер атналык ашарга да пешереп куярга өлгерә. Шулай да бер күз телевизор экранында булды ул көнне. “Карадыңмы?” дисәләр, күкрәк киереп “карадым!” дип әйтерлек булсын, янәсе!
Дөресен әйтим, башта, гомумән, берни аңламадым! Ун кырынмаган ир бозның әле бер, әле икенче ягына чабып йөри. Ул алка дигәннәрен бераз зуррак ясап булмый микән аның? Эзли-эзли күзем арып бетте. Менә футболда ичмасам, туп булса да күренә, тиктомалга гына чабып та йөрми алар. Ә монда?! Шулай да карый торгач, күз ияләште. Кайдадыр бәрелешәләр икән, димәк, алка шул тирәдә.
«Ак Барс», хуҗа команда буларак, бозга чыгуга ук ЦСКА капкасына һөҗүм итә башлады. Ниятләре – беренче минутларда ук Мәскәү кунакларына гол кертү иде. Ләкин бу көрәш озакка сузылмады. Уенны кунаклар тиз арада үз кулына алды. Безнекеләр көндәшләргә җиде тапкыр һөҗүм итсә, ЦСКА «Ак Барс» капкасына 21 тапкыр “бәрде”. Күп очракта алка бары безнең капка тирәсендә генә йөрде. Нәкъ менә бу уенда “Ак Барс” чемпион булыр дип кем уйлаган? Ни дисәң дә, соңгы елларда Кубок безгә бик тәтемәде бит. Сезон башында да “Ак Барс” өметле түгел”, “Билялетдинов уены искерде инде”, “хоккейга дәртле, авырлыклардан курыкмый торган яшьләр кирәк” дигән имеш-мимешләр күп йөрде. Ләкин Континенталь хоккей лигасында иң әзерлекле команда нәкъ менә “Ак Барс” булып чыкты.
Беренче периодта счет ачылмагач, дулкынландыра башлады. Мин инде өйдәге бөтен эшемне ташлап телевизорны кочаклап диярлек утырам: бер кулымда валерианка, икенчесендә телефон. Ә хоккейчылар бигрәк салкын канлы кешеләр, сакаллары астыннан ник бер борчуларын күрсәтсеннәр. (Бәлки алар шуңа сакал кырмыйдыр, курыкканны күрсәтмәс өчен?!). Хәтта бәхәсләшергә яраткан спортчылар да бу юлы хөкемдарларның кисәтүен тыныч кабул итте. Ләкин уен ахырына таба хоккейчыларның да нерв кыллары тартыла башлады. Бәрелешүләрдән тамашачыларны аерып торган бортлар шыгырдап куйды. Командалар хәтта үз спортчыларын да кызганмады. Сизелеп тора, берсенең дә Кубоксыз каласы килми.
Титулы гына түгел, саллы гына акчасы да була бит җиңүчегә. Ишетүем буенча, зур ярышларда җиңү яулаган клубларга акча кызганмыйлар хәзер. Интернет күрсәтүе буенча Россиянең иң бай хоккейчылары СКА белән ЦСКАда икән. ЦСКА бу сезонга хоккейчыларның хезмәт хакына гына да ике миллиардтан артык акча тоткан. Ә “Ак Барс” хоккейчылары бераз “ярлырак”. Бу сезондагы хезмәт хакы өчен аларга ни бары 1,5 миллиард сум гына акча күчерелгән. V нче сыйныфта укучы энекәшем хоккейчы булам дип белми әйтми икән. “Аларның бер капкачылары сезон буе эскәмиядә утыра, шуның өчен акча ала, мин дә капкачы булам!” дип йөри сабый.
Ниһаять, «Ак Барс»ның Канада спортчысы Клинкхаммер беренче гол кертте. Ул вакытта бу алканың беренче һәм соңгысы булуын уйламадым да. Бу голдан соң армеецлар тагын да тырышыбрак безнең капкага ташландылар. Ләкин казанлылар чын барслар кебек үз территориясен саклады. Мин инде бу вакытка аз-азлап уенчыларны исемләп таный башладым. Аеруча да күңелгә капкачы Эмиль Гарипов хуш килде. Үзебезнең татар егете булуы аңа карата хөрмәтне тагын да арттырды. ЦСКА безнең капкага һөҗүм иткәндә ниләр генә кыланмады егет. Ул капка саклап төрле кыяфәтләргә килгән саен, минем йөрәк сикереп куйды. Бер яктан, егетне жәллим, икенче яктан, безнең капкага алка кертүләрен теләмим.
Уенның соңгы өч минутында, гомумән, йөрәк күкрәк читлегеннән чыга дип торам. “Барслар” шлемнарын бозга ташлап сикерә башлаганда да әле озак кына җиңүебезгә ышанмый тордым. Ә бу җиңү шатлыгы икән. Нихаять, Гагарин кубогы безгә кайтты! Кайтты дип әйтәм, чөнки 2009, 2010 елларда да Кубок безнеке булган иде. Ниһаять сигез елдан соң “Ак Барс” кабат чемпион!
Тагын бер хоккейчыны беләм икән әле мин – Данис Зарипов. Әле җәй көне генә аны допинг кулланды дип спорттан куганнар иде. Ләкин “Ак Барс” мондый шартларда да Зариповтан баш тартмады. “Татнефть» юристлары допинг куллану яласын кире алганчы Зариповны яклады. Гадәттә, башка клублар мондый спортчыдан баш кына тартыр иде. Янәсе, бездә түгел “Металлург”та кулланган бит ул допингын. Ләкин “Ак Барс” үз спортчысын какмады. Һәм менә нәтиҗәсе дә бар. Зариповның булуы ук инде командага көч биреп торды. Сериядә тугыз нәтиҗәле пас ясап, ике гол кертүе дә, бу Кубокта Зариповның өлеше зур булуы хакында сөйли. Сүз уңаеннан, Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” өчен бу өченче җиңү булса, Зариповның бу инде бишенче Гагарин кубогы. Ун кубокның яртысын ул откан дигән сүз бит бу! Ни дисәң дә – тере легенда инде!
***
Гагарин кубогы – беренче космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган. Нәкъ менә ул Россия халкы өчен иң югары күрсәткеч, җиңү, беренчелек символы булып тора икән. Оештыручылар сүзләренчә, хоккейда җиңү космоска очуга тиң булырга тиеш.
Алисә Шәрәфиева
Фото: vk.com/hcakbars
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар