16+

100 яшьлек Майтап әби: «Әни кеше өчен балаларының дус-тату яшәгәннәрен күрүдән дә олы бәхет юк»

Апаста Зәйнетдиновлар нәселен һәркем хөрмәт итә, аларга соклана. Бергә җыелышсак, бер авыл булабыз, ди алар үзләре. Чынлап та, очрашалар икән – 60тан артып китәләр. Үзләренең традиция­ләре дә бар. Гаилә Сабан туен уздыралар: үзара төрле ярышларда көч сынашалар, милли уеннар оештыралар.

100 яшьлек Майтап әби: «Әни кеше өчен балаларының дус-тату яшәгәннәрен күрүдән дә олы бәхет юк»

Апаста Зәйнетдиновлар нәселен һәркем хөрмәт итә, аларга соклана. Бергә җыелышсак, бер авыл булабыз, ди алар үзләре. Чынлап та, очрашалар икән – 60тан артып китәләр. Үзләренең традиция­ләре дә бар. Гаилә Сабан туен уздыралар: үзара төрле ярышларда көч сынашалар, милли уеннар оештыралар.

Нәселдә иң хөрмәткә лаек кеше ул – Олы Бакырчы авылында яшәүче 100 яшьлек Майтап әби. Безгә сер итеп кенә әйтте: 100 түгел – 101 яшь икән инде аңа. Янгын вакытында документлары көл булгач, әтисе кызын бер яшькә яшәртеп паспорт ясаткан.
Шөкер, 100 яшь бирмәссең әле үзенә! Күз генә тия күрмәсен – быел суганнарны да үзе җыеп кергән ­Майтап әби ашарына да пешерә, ялгызы гына яши. «Балаларыгыз янына китеп яшәмисезме соң?» – дигәч: «Өйдә рәхәт», – дип елмая. Бәйрәмме, ял көнеме, оныклары, балалары барысы да әбиләре тирәсендә җыела.

«Үзебез дә ун бала үстек, үзем дә ун бала таптым», – дип яшьлек елларын искә ала әңгәмәдәшем. Тормышның әчесен-төчесен кичерергә, авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән аңа. Урманнан ат белән утын да ташыган, торф чыгаруда да катнашкан. Ире сугыштан аяксыз кайткач, иң авыр эшләр аңа эләккән. Хәзер Майтап әбинең юанычы – алты улы, өч кызы, оныклары, оныкчыклары. Кызы Гөлинә күршесендә генә яши. Озак еллар элемтә бүлегендә эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар – умартачылар. Безне дә яңа суырткан бал белән сыйладылар. «Шөкер, безнең кортларыбыз үлмәде быел, бал уңышы да яхшы булды. Күрше-тирә районнардан, хәтта Чувашиянең Урмай авылыннан да килеп алдылар», – ди Гөлинә апа.

Равия апа – Майтап апаның тагын бер кызы. Ул Катарун авылында яши. Гаилә 200ләп чебеш үстерә. «Өч гаиләгә бергә алабыз да, бергәләп эшкәртәбез. Өч ай дигәндә, чебиләр суярлык булып өлгерә. Тиз өлгерә торган ит», – дип елмая Равия апа. Фәтхелислам абый белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр: Радик белән Рамил бүген эшмәкәрләр. Әнә Кече Бакырчы авылында әтиләренә багышлап Фәтхелислам мәчете төзетеп куйганнар. Бакырчылылар, авылларын мәчетле иткәннәре өчен, аларга зур рәхмәтле.

Майтап апаның тагын бер кызы – Әлфиясе Казанда, даруханәдә эшли. Әгъзамы да гомерен медицинага багышлаган, Казанда баш табиб, Фәрите – Яшел Үзәндә теш табибы. «Медицина белгечләре янәшәдә булгач та рәхәт», – ди Майтап апа. Кайт­кан саен балалары әнисенә киңәшләр бирә, иң кирәкле дарулар, уколлар белән тәэмин итеп торалар икән. Төпчек улы Рифкать – газ тармагында эшли. Майтап апа балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергән. «Беркайчан да кеше әйберен алмагыз, үзегезнекен булдырыгыз, иң мөһиме – бердәм булып яшәгез дип өйрәттем», – ди. Бу сүзләр нәселләрендә алтын кагыйдә кебек.
Нишләсәләр дә бергә алар. Бер елны Мисырга да 25 туганы бергәләшеп ял итәргә барган. Йорт сала башласалар да, бер-берсенә ярдәм итәргә килеп җитәләр. «Әни кеше өчен балаларының дус-тату яшәгәннәрен күрүдән дә олы бәхет юк», – ди гасыр кичкән әби.

Майтап апаның яраткан эчемлеге – мәтрүшкәле чәй. Кунак килгәнне бик ярата икән. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга була. Теле телгә йокмый. Нәселләре белән ачык, кунакчыл Зәй­нетдиновлар. «Тагын күрешергә язсын», – дип озатып калды безне Майтап апа.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading