Озак яшәүнең сере – үз-үзеңне кайгырту, юк-барга борчылмау дип саный шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Балтач авылында яшәүче Рауза әби Мөхәммәдиева. «Чын йөрәктән сөенмә дә, чын йөрәктән көенмә дә», – ди ул. Тик тормыш шартлары гына сөенерлек түгел...
Газы да юк, суы да
Әңгәмәдәшем 80 яшенә кадәр сарыклар асраган. Хастаханәнең нәрсә икәнен дә белми, күз тимәсен үзенә.
– 100 яшендә булса да, инвалидлык буенча группада түгел, сырхауханәгә баргач, медицина карточкасы да булмавы ачыкланды, – ди оныгы Ренатның хатыны Илсөяр апа.
Рауза апа догасын калдырмый, тәсбихе һәрчак кулында. Шигырьләр дә яза әле. Элегрәк хисләрен аерым дәфтәргә теркәп барса, хәзер күңелендәгесен җырга салып көйли. Шигырьләрендә яшьлеге, бар тормышы чагыла. Ә узган гомере җиңелләрдән булмаган аның. Ире Мингазиз белән бәхет эзләп Мәскәүгә киткәч, сугыш башлана. Газиз яу кырында ятып кала. Тол хатын киредән туган ягы Балтач авылына кайта, бердәнбер улы Ирекне аякка бастыра. Төрле эшләрдә эшли: тәрбияче, умартачы, гади эшче... Ул оста тегүче дә. Гомер буе үзенә кием-салым теккән.
Улы Владивостокка хезмәт итәргә киткәч, шунда гаилә кора, әмма тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый. Өч баласын, ирен калдырып, Ирек абыйның хатыны фаҗигале төстә һәлак була. Сабыйларын ятим итәргә теләмичә, Ирек абый әнисе янына авылга кайтып төпләнә. Балаларның иң олысына да биш кенә яшь була ул чакта, Рауза әби аларга әниләрен дә алыштыра, яраткан дәү әниләре дә була.
Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе. Рауза әбинең җиде оныкчыгы, оныкчыгының ике баласы бар инде. Алар гел әбиләренең хәлен белеп торалар. Әби бүген улы Ирек белән яши. Ирек абый үзе дә 77 яшендә, күзләре начар күрә, сәламәтлеге какшаган. Яшәү шартлары мактанырлык түгел. Агач өйгә газ кермәгән, мич ягалар, суны колонкадан ташыйлар. Ярый әле оныгы Ренат хатыны Илсөяр белән ике йорт аша гына яши. Алар әбиләренә ашарга пешерә, өенә су китерә, идәнен юа, мич яга.
– Безгә кереп яшә дип ничә тапкыр алып чыгарга теләдек әбине – юк. Мине өемә чыгарып куегыз, ди. Башка оныклары Казанга да алып китәселәр иде – китми. Уңайлы шартлар булмаса да, үз йортында яши. Без исә кеше сүзеннән арыдык, 100 яшьлек карчыкны тыңлата алмыйсыз диючеләр дә бар. Нишләтик, аның теләгенә каршы килә алмыйбыз бит инде... – ди Илсөяр апа.
Үз өемдә – үз көем
Рауза Мөхәммәдиева ветеран хатыны буларак дәүләт программасы буенча районнан торак алган алуын. Ләкин әлеге дә баягы туган нигезеннән китәргә теләмичә, район үзәгендәге йортына барып яшәмәгән. Соңрак, үзем исән чагында аз булса да ярдәм булыр, дип, аны сатып, акчасын оныкларына бүлеп биргән.
Кама Тамагы районы башлыгы бу хәлне белә. Рауза әбине 100 яшьлеге белән котларга килгәч тә, аның нинди шартларда яшәвен күреп, канәгатьсезлек белдергән. Район хакимияте бу проблеманы җайга салырга вәгъдә итә. Тик дәүләт үз вакытында бер тапкыр ярдәм иткәч, күпкә өмет итеп булмас, мөгаен.
100 яшьлек әбиләренең газсыз, сусыз йортта яшәве өчен оныклары уңайсызлана. Дәү әниләрен биш куллап үзләрендә яшәтергә әзерләр дә, Рауза әбинең генә үз туксаны туксан. Аны йортыннан чыгарып булмый. Сөбханалла үзе, яшәү дәрте ташып тора. Бер колагы гына начаррак ишетә башлаган. «Тагын 100 ел яшисе иде әле», – ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Эйе,ботен кеше хокумэтне торги аннан,квартир да,акча да балалардан артмый шул.
0
0