16+

104 миллион сум акчасы барлыгын күрсәтергә “оныткан”. Янә ришвәтчелек турында

Татарстанда ел башыннан ришвәтчелеккә кагылышлы законнарны бозуның 62 очрагы ачыкланган, шуның өчен 52 кеше дисциплинар җавапка тартылган. Сәламәтлек саклау тармагында инвалидлык өчен ялган белешмәләр бирү, төзелештә һәм коммуналь тармакта ялган килешүләр кабул итү фактлары күзәтелгәли.

104 миллион сум акчасы барлыгын күрсәтергә “оныткан”. Янә ришвәтчелек турында

Татарстанда ел башыннан ришвәтчелеккә кагылышлы законнарны бозуның 62 очрагы ачыкланган, шуның өчен 52 кеше дисциплинар җавапка тартылган. Сәламәтлек саклау тармагында инвалидлык өчен ялган белешмәләр бирү, төзелештә һәм коммуналь тармакта ялган килешүләр кабул итү фактлары күзәтелгәли.

“Ышаныч”ны югалту бик яман

Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов үзенең сүзләрен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның узган атнада ясаган чыгышында милли иминлекне ныгытырга, коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә һәм законнарның катгый үтәлешен тәэмин итәргә чакыруын искәртүдән башлады.
- Сәламәтлек саклау тармагында инвалидлык өчен ялган белешмәләр бирү, төзелештә һәм коммуналь тармакта ялган килешүләр кабул итү фактлары күзәтелгәли. Былтыр ел дәвамында 2 хезмәткәр генә “ышанычны югалту” нигезләмәсендә вазифасыннан азат ителгән иде. Андый кешеләр соңыннан 5 ел дәвамында хакимият органнарына эшкә кабул ителми. Быел инде 3 хезмәткәр “ышанычны югалту” тамгасы белән эшеннән җибәрелде. Яшел Үзәндәге бер депутат декларациясендә 104 миллион сум акчасы барлыгын күрсәтергә “оныткан”. Актаныштагы депутат декларация тапшырудан баш тарткан. Түбән Камадагы депутат 250 мең сум бәяләрдәге сәүдә алыш-бирешен “10 сум” итеп күрсәткән. Декларацияләрнең дөреслеге җентекләп тикшерелә, законнарны бозу барыбер фаш ителә, - дип кисәтте Салават Рәхимов.

Ришвәтчене утлы табада “кыздырырга”

Республиканың икътисад министры урынбасары-социаль-икътисади мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов сөйләгәнчә, Татарстанда коррупциягә каршы чаралар 2024 елга кадәрге чорга исәпләнгән республика программасы, Татарстан Президенты Указы һәм Хөкүмәт карары нигезендә алып барыла. 
- Даими рәвештә сораштырулар үткәрелә. Кешеләр анкета тутырганда беренче чиратта бәяләрнең югары булганлыгына зарланалар, хезмәт хакының аз икәнлеген әйтәләр. Ришвәтчелекне бетерү өчен законнарны нык кырысландырырга кирәк, дип тәкъдим итәләр, - диде Роман Әмирханов.

-Яңа бәрәңге белән кишергә бәяләр кискен күтәрелде. Монда коррупция төслере юкмы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Узган елгы яшелчә запасы бетте. Бәя күтәрелү вакытлыча күренеш, яшелчәләр өлгергәч, бәяләр тотрыклыланыр, - дип җавап кайтарды икътисад министры урынбасары.

Укытучылар да акчага кызыга

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, балалар бакчаларына, ВУЗларга урнашканда ришвәтчелек мисаллары булгалый.
- Республикада тагын 17 балалар бакчасы, 8 мәктәп төзелә. Балалар 1 нче сыйныфларга электрон исемлек аша кабул ителә. Ата-аналардан мәктәп ихтияҗы өчен акча җыешырга ярамый, - дип искәртте Рәмис Мөҗипов.

“Халык контроле” адресын онытма

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев “Халык контроле” мәгълүмат системасыннан актив файдаланырга чакырды. 
- ”Халык контроле” адресына тугыз елда 359 мең 070 мөрәҗәгать керде, шуның 314 мең 507се уңай чишелеш тапты. Мөрәҗәгатьләр хакимият органнарына, муниципаль берәмлекләргә җибәрелә, эш контрольдә тотыла. Мөрәҗәгатьләрдән соң, мәсәлән, Минзәләдә юл салынды, Әлмәттә велосипед юлы төзекләндерелде, Казанның Адоратский урамындагы  йорт ишегалдына скәмияләр урнаштырылды, - диде Рөстәм Низамиев.

Җәмәгатьчелек көче

Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы норматив документларны белү һәм өйрәнү мөһимлеген әйтте. 
- Идарәче компанияләр эш-гамәленнән риза булмаган очракларда безнең җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде Дмитрий Романов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading