Шәһри Казан

11 октябрь Татарстанда матәм көне дип игълан ителде

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Минзәләдә җиңел моторлы самолетта һәлак булучыларны искә алу йөзеннән 11 октябрь Татарстанда матәм көне буларак игълан ителде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга урынында оператив штаб утырышында җиткерде. Хәбәр иткәнебезчә, фаҗигада 16 кеше һәлак булды, алтысы хастаханәләргә озатылды.

Реклама

Татарстан Президенты шулай ук фаҗиганең бер сәбәбен дә атады: самолетның бер двигателе эшләми башлаган, ә җиргә төшкәч, самолетның бер канаты Газель машинасына килеп бәрелгән. Шуннан самолет әйләнеп капланган. Тулысынча биредә: https://t.me/c/1509444572/1212

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: