16+

15 төрле кайнатма ясап сатучы Гөлшаһидә Озсой: «Рецептларны үзем уйлап табам»

Питрәч районында бик үзенчәлекле һәм файдалы кайнатмалар ясауларын белә идегезме әле? Гөлшаһидә ханым Озсой 2014 елда ук биредә кайнатма ясау белән шөгыльләнә башлый. 

15 төрле кайнатма ясап сатучы Гөлшаһидә Озсой: «Рецептларны үзем уйлап табам»

Питрәч районында бик үзенчәлекле һәм файдалы кайнатмалар ясауларын белә идегезме әле? Гөлшаһидә ханым Озсой 2014 елда ук биредә кайнатма ясау белән шөгыльләнә башлый. 

“Бу – Казан татарларының чәй эчү традициясенә нигезләнеп эшләнелгән продукция. Казан татарлары төрле җимешләр белән чәй эчәргә ярата бит. Өрек, кара җимеш... Шуңа да безнең кайнатмаларыбыз составына алты төрле әйбер кергән: кара җимеш, кызыл җимеш, йөзем, фундук, әстерхан чикләвеге һәм миндаль. Нарат күркәсен кайнатып, аның сары суын алабыз. Шул судан шикәрле сироп ясыйбыз. Сиропны шул 6 ингредиент өстенә агызабыз һәм кайнатмабыз әзер була”, – дип серләре белән уртаклашты Гөлшаһидә ханым.

Хәзергә алар 15 төрле шундый тәмлүшкә ясый, шуларның 12се составында төрле чикләвекләр бар. Мисалга, чикләвек ассортие, наратның яшел күркәләреннән ясалган кайнатма, кедр чикләвегеннән, мендальдән, әстерхан чикләвегеннән һәм башка төрле кайнатмалар җитештерәләр.

Чикләвекләрне төрле төбәкләрдән сатып алсалар, күркәләрне Яшел Үзән, Мари якларыннан, Урал ягы төбәкләреннән җыеп җибәрәләр икән. Сүз уңаеннан, кайнатма өчен теләсә нинди күркә ярамый. Аны май аенда, өлгереп җиткәч кенә җыярга мөмкин. Моның өчен ике генә атна вакыт бар, ди Гөлшаһидә ханым.
Дөрес, әлеге төр продукцияне сату җиңел түгел. Шуңа да Гөлшаһидә ханым маркетплейслар белән эшне көйләгән. Корпоратив бүләкләр дә бар. Бүләккә алырга теләүчеләр өчен берничә төр кайнатмадан җыелган тармалар да тәкъдим итәләр.
“Безнең кайнатмаларны башка төбәкләргә кунакка, командировкаларга киткәндә күчтәнәчкә алып барырга мөмкин. “Казан тәме”, “Иске Казанның татлы мизгелләре” яисә әниләр өчен аерым эшләнелгән җыелмалар бар”, – ди җитештерүче ханым.
Бу татлы күчтәнәчләрнең тагын бер үзенчәлеге – һәр банкага кечкенә-кечкенә китапчыклар беркетелгән. Аларда исә Казанга, татарларга кагылышлы тарихлар чагылыш тапкан. Мисал өчен Борынгы Болгар, Сөембикә манарасы, Кабан күле һәм башкалар турында мәгълүмат бирелә.
“Проектның менеджеры – үзем. Рецептларны да үзем уйлап табам. Хәзер санкцияләргә бәйле рәвештә, күпләр, кыенлыклар кичерәбез, диләр. Безне санкцияләр киресенчә, сөендерә генә. Чөнки эшләр өчен мөмкинлекләр ачыла, сату нокталары киңәя. Безнең проект нигезендә генә дә төрле-төрле татлы ризыклар әзерләргә була. Мәсәлән, татар халкының ширбәте бар, как ясарга, лукумнар чыгарырга мөмкин. Эчемлекләргә килсәк, газлы сулар китә, без компотлар чыгара алабыз. Безнең урман җиләкләребез, кура, мүк җиләге, нарат җиләгеннән табигый эчемлекләр чыгарырга була”, – дигән фикердә Гөлшаһидә ханым Озсой.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading