16+

"18 ел буенча Башкортстанда гастрольләр белән йөреп, мондый көнгә калганым юк иде"

Башкортстанда килеп чыккан хәлдән соң Фирдүс Тямаев “Шәһри Казан”га биргән интервьюсында күрше республиканың “кара исемлегендә” Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов та бар дип әйтте.

"18 ел буенча Башкортстанда гастрольләр белән йөреп, мондый көнгә калганым юк иде"

Башкортстанда килеп чыккан хәлдән соң Фирдүс Тямаев “Шәһри Казан”га биргән интервьюсында күрше республиканың “кара исемлегендә” Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов та бар дип әйтте.

Бу сүзләрне раслап, Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә видео урнаштырды.

“Фирдүс Тямаев белән булган хәлләрдән соң мин дә үз фикеремне белдертәсем килә. Әйе, бүгенге көндә андый проблема бар. Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан Республикасы районнарына концертлар белән керә алмыйбыз. Көн ала алмыйбыз, гәрчә халыкны 100 процент кертергә дигән Указ чыккан булса да.

Без районнарга мөрәҗәгать итәбез, керәсебез килә дип, бездән “путевый лист” сорыйлар. “Путевый лист” сорап мөрәҗәгать итәбез дә, шул ук вакытта без андый документны бирә алмыйбыз диләр. Шул ук вакытта без күреп торабыз: спорт чаралары үтеп тора, коллегалар гастрольләр белән йөреп торалар. Бернинди дә чикләр юк кебек, ләкин без керә алмыйбыз.

Күптән түгел генә без Стәрлетамак шәһәрендә булдык. Мең урынлык залда концерт куйдык, бездән “путевый лист” сораган кеше булмады.

Тиздән минем Уфада концертлар булырга тиеш, Аллага тапшырган, нәрсә булып бетәр. Апрель башында Миякәдә ике көн концерт, анда барыргамы икән дигән сорау туа монда. Электр утлары бармы икән, безне кертәчәкләрме?

Без бернәрсә дә аңламыйбыз. Башкортстан тамашачысыннан бик күп сораулар килә: сез “йолдызландыгыз”, безне оныттыгыз, диләр. Юк, кадерлеләрем! Безнең бик киләсебез килә, без килә алмыйбыз!

Хөрмәтле җитәкчеләр! Без кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез! Бәлки безгә кемдер ярдәм итә алыр? 18 ел буенча Башкортстанда гастрольләр белән йөреп, мондый көнгә калганым юк иде. Мин чынлап та нәрсә эшләргә икәнен белмим һәм сәбәбен дә аңлата алмыйм”, - ди Илсөя Бәдретдинова. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading