16+

1978 елны да чикләвек ишелепләр уңган иде... Узган елда да...

Иии, җәмәгать, борынгылар: “Халык әйтсә, хак әйтә”, – диеп бик белеп әйткән шул. Элек халык гасырлар буена җыелган, әби-бабайдан килгән тәҗрибәгә таянып яшәгән, безнең шикелле интернетка кереп карап, синоптиклар ни әйтә дип һава торышын күзәтеп түгел инде, җаныкаем.

1978 елны да чикләвек ишелепләр уңган иде... Узган елда да...

Иии, җәмәгать, борынгылар: “Халык әйтсә, хак әйтә”, – диеп бик белеп әйткән шул. Элек халык гасырлар буена җыелган, әби-бабайдан килгән тәҗрибәгә таянып яшәгән, безнең шикелле интернетка кереп карап, синоптиклар ни әйтә дип һава торышын күзәтеп түгел инде, җаныкаем.

Чикләвек күп булган елны кыш салкын була дип әйтеп калдырганнар икән, димәк ки, зәмһәрир салкыннарын көт тә тор инде. Быелгы кыш үзенең холкын күрсәтеп алды инде, ә безнең якта үсә торган куак чикләвеге шактый мул булды, диләр быел. Ә менә 1978 елны чикләвек ишелепләр дә уңган иде. Ул елны халыкның җыйган чикләвеге, Пүләнкә тәтә белән җизнинең җыеп киптереп оек кунычына тутырган чикләвекләре икенче кышка кадәр дә җиткән иде. Ну кышы да, малай, әмма да рәхимсез булды, декабрьнең унсигезләре тирәсендә кисәк кенә салкынайта башлады, Яңа еллар җиткәндә суыклар 56 градусларга кадәр җитте һәм бер-ике көнгә генә түгел, ай буена сузылды бугай.

Кыш никадәр генә тартышса да, вакыт җиткәч китмичә булмый шул инде. Ул елны да шаулап-гөрләп безнең якка да ямьле яз килде. Чынлап та шаулады  ул яз. Язгы суларның гөрләгәне әкәмәт тә булды инде ул елны. Кары да күп булгандыр инде, элек кышлар карлы була иде бит, аннары җирдә туң катламы бик тирән булгач, кар сулары җиргә сеңә дә алмагандыр. Кайбер эссе җәйләрдә бөтенләй саегып беткән Бөр елгабыз ул елны тулып-ташып та карады инде, безнең авылда әйтмешли, малай җаным, мин сиңа әйтим. Авылга кадәр менеп җитте, диңгез кебек җәелде, хәттә Мәчкәрә белән Тәмәй арасындагы ике ут багананасын да кубарып алган, диделәр. 

Кукмара районының иң ерак почмагында урнашкан районның иң зур авылы безнең Мәмәшир Бөр ташыганда чып-чын изоляциядә кала торган иде, ә ул елны бөтен болын су эчендә ярты җәйгә кадәр утырды.  Сабантуен да Бай тавында ясадылар. Безнең авылның бөтен газабы болай да юлсызлык бит инде.

Бөрдә боз китү, су арту бик матур күренеш. Тик менә авыл халкының Бөрдә су киткәнен көтеп утырырлык кына җае булып тормый шул гел, йә Кукмарага йомыш төшеп куя ул, йә Пүләнкәгә. Аның бит әле авыл советы белән колхоз конторасы да Күкшелдә. Ә юл юк, су артканда теге якка каек белән чыгасы, әле бит мәктәп укучылары да бишенче класстан башлап Мәчкәрәгә йөреп укыган заманнар да бар. Каек белән күп йөрдек, Аллаһы Тәгалә саклады, бер бала да батып харап булмады. Ә бит малай-шалай халкы шаян, каекка кереп тулуга, берәрсе шуны аермачык атындырып җибәрә. Хәзер уйлап утырам, шуның кадәр бала-чаганы каекка төяп алып чыккан ул Шәйдулла абый, Гәләветдин абыйның йөрәкләре әллә бер генә булмады микән, Ходаем? Гөлсем апа да йөртте безне каек белән, хатын-кыз башы белән. Нишлисең, дөнья кирәге йөрткән инде барысын да, аяк-куллары кычытканга йөрмәгәннәрдер. Белгән догаларын ничә кат укыганнардыр инде алар?

Ничектер, бөтенесен кызык итеп языйм әле, бер ябылган күңелләрне ачып, диеп тотынган идем, юк икән, былтыргы марттан бирле бик күтәрелми икән әле ул күңелләр, интернетка кереп яңалыклар белән таныша башласаң, бик күңел күтәрерлекләре юк шул әле, дуслар. Ә елларның төрлесе булды инде, гомер елларының төрлесе булган кебек, табигатьтә дә еллар төрлечә шул.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading