Шәһри Казан

2018 елның 1 гыйнварыннан чүп җыю буенча яңа тәртип кертелә

Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Россия Федерациясе буенча әле 2019 елда гына 25 төбәктә «чүп» программасын сынап карау ниятләнелә. Безнең республика инде, һәрвакыттагыча, әйдаман. Казанда 2013 елда Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы вакытында көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю тәртибе кулланылып каралган иде. Кызганыч, ияләшкән гадәттән бер көндә генә арынып булмый шул. «Пыяла», «кәгазь», «пластмасса» дигән язулы контейнерлар катнаш чүпләр белән тулды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, Казанда бер елда 550 мең тонна көнкүреш калдыклары җыела. Әлеге массаның 31 проценты – полимерлар, 25 проценты – ашамлык калдыклары, 20 проценты –кәгазь-картон, 5 проценты – агач, 3 проценты – иске кием-салым һәм янә 3 проценты – металл.

Казан, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю буенча 2013 елдагы имтиханда сынатса да, максатыннан баш тартмады.
– Башкалада 35 мәйданчыкта чүпләр төрләргә аерып җыела. Пластик калдыкларны тутыру өчен, 1200 урынга челтәрле контейнерлар куелды. Бу башлангыч казанлыларда яклау тапты. Быелның ун аенда 140 тонна пластик җыелды, – диде Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә.

Самосыр полигоны да телгә алынды. Андагы 32 гектар җиргә 45 миллион тонна чүп-чар тупланган инде. Самосыр полигоны ябылды, томалау эшләре тәмамланганнан соң, җир өслегеннән 45 метр биеклектәге «чүп тавына» агачлар утыртыла.

Реклама

– «Батарейка тапшыр – керпене коткар!» – дип, үзенчәлекле шигарь игълан итте Искәндәр Гыйниятуллин. – Бер батарейка 20 квадрат метр туфракны зарарлый. Шушы кишәрлектә ике сукыр тычкан, бер керпе һәм 1 меңгә якын суалчан яши алыр иде.
Казан мэры Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю мәсьәләсенең гаять җитди бурыч булуын искәртте.

– Батарейка тапшырып, керпене саклап калырга чакыру елмаю тудыра, әлбәттә. Ләкин без көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю буенча озын һәм әһәмиятле юлга кузгалдык, – диде мэр Илсур Метшин. – Иң тәрбияле саналучы немецлар да бу юлны гади генә узмаган. Ун ел элек чүпләрне төрләренә аерып җыю турында сүз дә юк иде. 25 ел элек Совет районы хакимиятендә эшләгән вакытларда кая ул чүп аеру, чүп чыгарырга техника җитми иде. Әлеге чорларны уздык. Көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю юнәлешендә дә бизнес, хакимият һәм халык белән берлектә, Казанның үрнәк булуына ирешик.
Италиядәге шәһәрләрнең берсендә яшәүче Казан кызы: «андагы тормышка ияләшүнең иң авыры – фатирда көнкүреш чүпләрен төрләргә аерып тутыруга гадәтләнү булды», – дигән. Без әлегә кайсы төстәге контейнерның нинди чүпләр өчен билгеләнгәнлеген хәтергә сеңдерә торыйк.

Гади тәртип: сары һәм соры төсләр. Сары контейнерлар – утильләштерергә, ягъни икенчел кулланырга мөмкин булган чүпләр өчен. Соры контейнер – утильләштереп булмаган, ягъни катнаш чүпләр өчен.

Шәһәрләрдә төсле контейнерлар күбрәк куела, димәк, «катлаулы» тәртипкә ияләшергә туры килә. Сары һәм соры контейнерларга зәңгәр, яшел, кара, кызгылт-сары төсләр өстәлә. Зәңгәр контейнер – кәгазь-картон өчен. Яшеле – пыялага, карасы – ашамлык калдыкларына һәм кызгылт-сары төстәгесе – терекөмешле лампаларга, батарейкаларга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: